Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Себергә күченеп киткән Андрей Гаврилов: «Бу кайтуым – соңгысыдыр...»

12 яшендә Мамадыш районның Җөри авылыннан Себергә күченеп киткән Андрей Гаврилов туган нигезендә кунакта булды.

Без Татарстаннан читтә – Самара, Башкортстан, Чиләбе, Себер якларында һәм башка өлкәләрдә яшәүче керәшеннәр белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Аларның барысын да уртак максат – туган телне, йола-гадәтләребезне саклау омтылышы берләштерә.

Бу юлы редакциябез кунаклары – Себердән кайткан карендәшләребез Андрей Гаврилов белән аның кызы Светлана. Алар безгә Красноярск краеның Пиров районындагы Комаровка авылыннан кайтканнар. Белгәнебезчә, бу авылны Мамадыш районындагы Кумырык хөрмәтенә атаганнар. Чөнки, Столыпин реформасы чорына караган 1911 елны безнең яктан Себергә китеп төпләнүчеләр шактый була. Мамадышның Кумырык, Җөри авылыннан күченүчеләр ерактагы Комаровка авылына нигез сала.

 

Нык гаилә тәрбиядән башлана

83нче яше белән барган Андрей Александрович ерак юлдан курыкмыйча, үз туган авылын, туганнарын, Татарстанны күрергә кайткан. Ул 12 яшендә әнисе белән Красноярск ягына күченеп киткән. Бүгенге көндә Җөридә туганнан туган энесе яши.

Андрей Александровичның бик тә кызыклы тормыш юлы узган. Ул – авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, совет бишьеллыкларының “сөрү чемпионы” һәм “сөрү гвардиячесе” исемнәренә ия, район депутатлар советының элекке депутаты, “Иң яхшы ветеран утары” төбәк конкурсында җиңүче. Пиров районы газетасының күп кенә мәкаләләр герое да икән әле. Әмма Андрей Александрович һәм аның хатыны Евдокия Николаевна өчен тормышларындагы иң төп байлык – 1969 елда үзләре корган тату, нык гаилә. Гавриловлар – Комаровка авылында гына түгел, Красноярск өлкәсендә дә үрнәк гаиләләрнең берсе.

Хатыны белән танышканда, Андрей дәдәй Германиядә армия хезмәтен тәмамлап кайткан була. Үзеннән 6 яшькә олы, пөхтә, һәрвакыт үтүкләнгән чалбар-күлмәк, галстук таккан матур һәм акыллы егетне Евдокия тиз үз итә.

– Безгә биш кызыбызны үстерергә әти-әни булышты. Балалар бакчалары юк иде ул чакта, ә без көннәр буе эштә. Безне – әти-әниләр, ә балаларыбыз һәм оныкларны без  үзебез хезмәт яратырга өйрәттек, – дип сөйләде Андрей Александрович.

Ул үзе дә, кызы Светлана да гаилә тәрбиясе нигезе – хезмәт, өй эшләрен төгәл үтәү, сәламәт яшәү рәвеше булырга тиеш, дип саныйлар.

– Гаиләнең нык булуы яхшы тәрбиядән тора. Безнең кызлар печән дә чапты, утын да ярды. Авылдашлар аларны хәтта үз балаларына үрнәк итеп күрсәтәләр. Мин хәзер лаеклы ялда, ләкин иртәнге сәгать дүрттә уянам. Авылда эш күп. Кышын – кар көрәү, малларны карау, ә җәен – яшелчә бакчасы. Хатыным, гадәттә, бакча үсемлекләрен утырту белән шөгыльләнә, ә минем бурыч – су сибү, җиләк-җимешне карау.

Без әле дә хуҗалык тотабыз – сыер, үгез, дуңгыз, тавык һәм ике мәчебез бар. Затлы ризыклар артыннан кумыйбыз. Барысы да үзебезнеке. Безнең Себер табигате юмарт. Өстәлдә ел буе кара җиләк (черника) тора. Мин аны күпләп әзерлим. Ул бит витаминнар чыганагы. Бәлки, шуңа күрә без беркайчан да грипп һәм башка салкын тию авырулары белән авырмыйбыз. Безгә коронавирус та тимәде. Көненә ике-өч кашык җиләкне без һәрвакыт профилактика өчен кулланабыз, – дип сөйләвен дәвам итте Андрей дәдәй.

Светлана Андреевна да сүзгә кушылды: “Әти-әни – безнең өчен эталон. Аларга карыйм да, гаҗәпләнәм: кырмыскалар кебек гел кыймылдыйлар, күпме энергия! Бер-берсен ярты сүздән аңлап, килешеп яшиләр, эшлиләр. Шушы яшьләрендә дә безне авыл ризыклары белән сыйлап торалар”.

Язмыш җиле аяусыз

Андрей дәдәй үз әтисен беркайчан да күрмәгән. Әтисе сугыш башланган кырык беренче елның сентябрендә фронтка китә, ә  Андрей Александрович кырык икенче елның апрелендә туган. Шул елны әтисе дә хәбәрсез югала. Ул чакта алар Җөри авылында яшиләр.

– Бик ач идек. 1нче класска яшьтәшләремнән соңрак кердем, чөнки минем парта арасында утырырлык киемем юк иде. Аннары инде сугыштан соң әни белән Себергә күчеп киттек. Анда әнинең бертуган энесе яши иде. Ул безгә күченергә ярдәм итте. “Беркайчан да эчмәячәкмен, тәмәке дә тартмаячакмын, эшләячәкмен, хәерче булмыйм” дип, яшь чагымда ук әниемә вәгъдә бирдем, – дип балачагын, әнисен искә алды әңгәмәдәшем.

Өч кызлары Красноярскида яши. Света һәм Галина сәүдә өлкәсендә эшли, Ә Ольга офтальмология клиникасында шәфкать туташы. Мария – Комаровка авыл советы башлыгы вазыйфаларын башкара. Ә кызлары Зинаида, үзенең ире белән бергәләп, Комаровка мәктәбендә укыталар.

Андрей дәдәй белән сөйләшкәндә, туган-үскән җирен сагынып гомер кичергән кешеләрнең хәлен җаның аша уздыргандай буласың. Ул үзенең Татарстанга кайта алуына, монда күп җирләрдә булып, үзләрен һәркайда кадерле кунаклар итеп каршы алуларына сөенеп бетә алмый. Үз туган җирендә ишеткән-күргәннәрдән, Татарстанда уздырган һәр мизгелдән күзләренә яшьләр тула.

– Ничек итеп, үз туган телебезне, дини бәйрәм-йолаларыбызны, җыруларыбызны онытасың?! Балалар белән дә гел үзебезчә сөйләштек. Һәр бәйрәмне билгеләп үттек. Белеп бетермәгәнне Татарстанга кайткач искә төшерәбез. Элегрәк кайтуларыбызда күреп, тәреләр алып, үзебездә дә аны да булдырдык. Авылыма кайтып, төп пуҗымда булу – зур бәхет. Андагы үзебезнең алмагачлар әле дә исән. Авыл үзгәрсә дә, елгалары, урманнары шул килеш. Андагы һәр сукмак, һәрбер борылыш күңел түрендә саклана. Нигәдер безнең өйдә тәре почмагы кую гадәте юк иде. Казаныбызның гүзәллеге, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булу, керәшен музеендагы экспонатларны күрү һәм редакциягә килеп, үз газетабызны кулыбызга тотып кару – күңелгә шулкадәр якын. Халыкның шәһәрдә генә түгел, авылларда да шәһәрчә яшәвенә чын күңелдән сөендем. Табигате бай булса да, торган җиребездә яшәү шартының түбәнрәк булуына, авылларның газ-су белән тәэмин ителмәвенә кәеф кырылды, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде Андрей Александрович.

Андрей дәдәйләрнең нигә яңадан Татарстанга яшәргә кайтмаулары турында сорагач, ул: “Яшь чакта тормыш мәшәкате белән бу хакта уйламыйсың, эшлисең, балалар үстерәсең, ә инде олыгая башлагач, анда корган тормышны калдырып китәсе килми. Хәзер инде балаларыбыз исән-сау, дөньялар имин булсын, дигән теләк белән яшибез”, – дип тәмамлады сүзен.

Читтә гомер итеп, “туган җирләремә кайтуымның монысы – соңгысыдыр инде, олыгайдым”, дип әйтүче Андрей Гавриловның тагын бер хыялы бар –Ул үзенең зур һәм яраткан гаиләсе турында “Җирдә эзебез” исемле китап-фотогалерея төзергә тели. Аның ул нияте тормышка ашуын телибез.Озын гомер һәм уңышлар сезгә, карендәшебез!

Фотлар:Андрей Гавриловның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев