Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз Күл фаҗигасе

М.Гыйләҗевнең "Микулай" пьесасына рецензия

«Микулай» пьесасын драматург Мансур Гыйләҗев 2019 елда яза. Ул күпмедер дәрәҗәдә аның элегрәк язылган «Бичура» пьесасы белән аваздаш. Драматург кабат ташландык авыллар темасын күтәрә, тагын бер кат тамашачыларны хәзерге заман кешесе турында уйланырга чакыра.

Яңа әсәр монодрама жанрында язылган. Драматург кешеләр арасындагы югалту һәм чын мөнәсәбәтләрне табу сюжетын куллана. Безнең алдыбызга озак вакытлы мәҗбүри ялгызлыкка дучар ителгән, авыр (критик) хәлдә калган геройның менталь һәм эмоциональ халәтләренең эзлеклелеге килеп баса. Кыйммәтләрне яңадан бәяләү темасы монодрамада Пол Маккартниның әсәрнең лейтмотивына әверелгән «Yesterday» («Кичә») җыры белән көчәйтелә. Бу җыр дөньядагы иң романтик һәм сентименталь җырларның берсе булып санала, чөнки дөньяда, бүгенгесен каршы алу өчен кичәгеләре белән җиңел генә саубуллаша алган кешеләр юктыр.

М.Гыйләҗев сәнгати концепциясенең асылын укучыга А.Сент-Экзюпериның «Төнге очыш» («Ночной полёт») романы белән әдәби параллельдә җиткерергә тырыша. Француз язучысына ияреп, монодрама авторы да кеше тормышы һәм үлеме хакында уйлана. Романдагы төп фикерне А.Сент-Экзюпери «Ривьера» авиакомпаниясе директоры авызыннан әйттерә: «Кеше тормышыннан да кыйммәтрәк берни юк, ләкин без никтер һәрчак тормыштан да кадерлерәк нидер булган кебек яши бирәбез... Ләкин тормыштан да кыйммәтрәк ни бар соң?» М.Гыйләҗевнең уйланулары реаль тормыш, көнкүреш мөнәсәбәтләре кысаларыннан чыгып китә, автор хәзерге заман кешесенең нинди булуын түгел, ә нинди булырга тиешлеген игътибар үзәгенә куя. «Төнге очыш» романыннан аермалы буларак, «Микулай» авторы бу проблеманы дини яссылыкта да чишә: «Кеше иманын көчләп үзгәртергә ярамый» (5 б.). (Иман өчен шәһит киткән Филипп атакай күренешенә, Микулайның авылда чиркәү ачу хыялына игътибар итегез).

Монодрамада ике төп эчтәлек катламы бар. Микулай тормышын һәм авыл кешеләре язмышын сурәтләгән чын катламга тукталыйк.

Баш каһарман – гомерен Сарсаз Күл авылында үткәргән 60 яшьлек ялгыз керәшен карты. Драматург тамашачыга / укучыга герой гомеренең бер көнен күрсәтә. Монодрама финалында бу көннең аның гомерендәге соңгы көн булуы ачыклана. Безнең алдыбызда хәзерге заманның гадәти «кечкенә кешесе» тарихы ачыла. Микулай белән танышуның беренче минутларында ук без аның сәер һөнәрен – әнисе рәвешендәге зур курчак ясавын күрәбез. Аның әти-әнисе турындагы хатирәләрен тыңлап, без геройның тормыш драмасын аңлый башлыйбыз. Ялгыз кеше гел кычкырып уйлый. Геройның күп кенә монологлары залга адресланган.

Пьесада конфликтның нигезен конфликтның асыл тибы тәшкил итә. Тамашачылар күз алдында Микулай үз эго-тарихында үзбилгеләнү процессын кичерә. Ул үзе – Башка мин – белән очраша, үзен үткәнендә, бүгенгесендә, киләчәгендә күрә. Без исә геройның үзен «танып белүе»нең шаһитлары булабыз.

 

Миләүшә Хәбетдинова

Миләүшә Хәбетдинова

Тулырак: http://kazanutlary.ru/news/d-bi-t-nkyjt/sarsaz-kl-faigase-mgyylevne-mikulay-pesasyna-retsenziya

«Микулай» пьесасын1 драматург Мансур Гыйләҗев 2019 елда яза. Ул күпмедер дәрәҗәдә аның элегрәк язылган «Бичура» пьесасы белән аваздаш2. Драматург кабат ташландык авыллар темасын күтәрә, тагын бер кат тамашачыларны хәзерге заман кешесе турында уйланырга чакыра.
Яңа әсәр монодрама жанрында язылган. Драматург кешеләр арасындагы югалту һәм чын мөнәсәбәтләрне табу сюжетын куллана. Безнең алдыбызга озак вакытлы мәҗбүри ялгызлыкка дучар ителгән, авыр (критик) хәлдә калган геройның менталь һәм эмоциональ халәтләренең эзлеклелеге килеп баса. Кыйммәтләрне яңадан бәяләү темасы монодрамада Пол Маккартниның әсәрнең лейтмотивына әверелгән «Yesterday» («Кичә») җыры белән көчәйтелә. Бу җыр дөньядагы иң романтик һәм сентименталь җырларның берсе булып санала, чөнки дөньяда, бүгенгесен каршы алу өчен кичәгеләре белән җиңел генә саубуллаша алган кешеләр юктыр.
М.Гыйләҗев сәнгати концепциясенең асылын укучыга А.Сент-Экзюпериның «Төнге очыш» («Ночной полёт») романы3 белән әдәби параллельдә җиткерергә тырыша. Француз язучысына ияреп, монодрама авторы да кеше тормышы һәм үлеме хакында уйлана. Романдагы төп фикерне А.Сент-Экзюпери «Ривьера» авиакомпаниясе директоры авызыннан әйттерә: «Кеше тормышыннан да кыйммәтрәк берни юк, ләкин без никтер һәрчак тормыштан да кадерлерәк нидер булган кебек яши бирәбез... Ләкин тормыштан да кыйммәтрәк ни бар соң?» М.Гыйләҗевнең уйланулары реаль тормыш, көнкүреш мөнәсәбәтләре кысаларыннан чыгып китә, автор хәзерге заман кешесенең нинди булуын түгел, ә нинди булырга тиешлеген игътибар үзәгенә куя. «Төнге очыш» романыннан аермалы буларак, «Микулай» авторы бу проблеманы дини яссылыкта да чишә: «Кеше иманын көчләп үзгәртергә ярамый» (5 б.). (Иман өчен шәһит киткән Филипп атакай күренешенә, Микулайның авылда чиркәү ачу хыялына игътибар итегез).
Монодрамада ике төп эчтәлек катламы бар. Микулай тормышын һәм авыл кешеләре язмышын сурәтләгән чын катламга тукталыйк.
Баш каһарман – гомерен Сарсаз Күл авылында үткәргән 60 яшьлек ялгыз керәшен карты. Драматург тамашачыга / укучыга герой гомеренең бер көнен күрсәтә. Монодрама финалында бу көннең аның гомерендәге соңгы көн булуы ачыклана. Безнең алдыбызда хәзерге заманның гадәти «кечкенә кешесе» тарихы ачыла. Микулай белән танышуның беренче минутларында ук без аның сәер һөнәрен – әнисе рәвешендәге зур курчак ясавын күрәбез. Аның әти-әнисе турындагы хатирәләрен тыңлап, без геройның тормыш драмасын аңлый башлыйбыз. Ялгыз кеше гел кычкырып уйлый. Геройның күп кенә монологлары залга адресланган.
Пьесада конфликтның нигезен конфликтның асыл тибы тәшкил итә. Тамашачылар күз алдында Микулай үз эго-тарихында үзбилгеләнү процессын кичерә. Ул үзе – Башка 
мин – белән очраша, үзен үткәнендә, бүгенгесендә, киләчәгендә күрә. Без исә геройның үзен «танып белүе»нең шаһитлары булабыз.

Тулырак: http://kazanutlary.ru/news/d-bi-t-nkyjt/sarsaz-kl-faigase-mgyylevne-mikulay-pesasyna-retsenziya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев