Сарсаз-Баграж музее 1937 елда ясалган сүрәкә саклый
Сүрәкә — мәләнчек һәм чигәчә өстеннән киелә торган керәшен хатын-кызларының баш киеме.
Ул укалар белән чигеп, биек итеп тегелгән була. Тантаналы вакыйгалар (бәйрәм, туй һ. б.) уңае белән гадәттә олы яшьтәге хатын-кызлар кигәннәр. Сүрәкә чигүчеләр авылда кадерле һәм дәрәҗәле кешеләр булып исәпләнгәннәр.
Сүрәкә сүзе халык җырларында да еш кулланыла:
Сүрәкәләр чиктем киргесез,
Киреп чиккәннәргә биргесез.
Сайлап җәрне мин сөймәдем,
Сайлап сөйгәннәргә биргесез.
Сүрәкәләр чиктем бизәкләп,
Дүрт ти почмакайын пичәтләп.
Әйтәсе сүземне әйтми калдым,
Алдагы көнемне исәпләп.
Сүрәкә канаты — сүрәкәнең арткы ягына беркетелеп, аркага төшеп тора, кулдан сугып эшләнгән яки ефәк материядән тегелгән була.
Керәшеннәрдәге сүрәкә формасында булган баш киеме русларда (сорока — Фасмер, 1971, 46) һәм мариларда (сорака) бар. Бу баш киеме һәм аны белдерә торган сүз төрки халыкларда башка бәйли торган урама, яулык мәгънәсенә туры килә торган борынгы сүзләр: сарук, саруг, сарик, сарги (Радлов, 1963, т. VI, 321; Егоров, 1964, 179) формаларыннан үзгәртелеп рус һәм угро-фин телләренә кереп киткән дигән фикерләр бар (Мудрая, 1974, 50—52).
“Фотода Зәй районының Сарсаз-Баграж мәдәният йортында оештырылган музейда саклана торган экспонат. Музейга саклау өчен Мальцева Анна тапшырды. Аның әйтүенчә сүрәкә 1937 елларда чигелгән”, дип яздылар Сарсаз-Баграж авылы мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев