Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Руслан Насыйров: «Бию дөньясына ялгыш кына килеп эләктем»

«Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленең балет артисты Руслан Насыйров биредә инде 10 елдан артык эшли. Гаиләсендә сәнгатькә бәйле кешеләр булмаса да, Руслан сәхнә тормышын сайларга уйлый. Бүгенге көндә ул — тамашачыны үзенең матур биюләре белән сокландыручы артист. 29 апрель — Халыкара бию көне, шул уңайдан Руслан белән сөйләштек.

 

Әнисе яклап туганнар шикелле, Руслан да ветеринар һөнәрен үзләштерергә тиеш булган. Әмма ул бөтен кешене гаҗәпләндереп, кисәк кенә биюче, артист тормышын сайлый. Чыннан да, әти-әнисе гомер буе Казан оптика-механика заводында тир түккән эшчеләрнең баласы сәнгать юлын сайлавы аяз көнне яшен яшеннәгәндәй була.

— Бию дөньясына мин ялгыш кына килеп эләктем шул. Гаиләдәгеләр минем ветеринар академиясенә укырга керүемне көтте. Әниемнең энеләре, сеңелесе — ветеринарлар, алар юлы буенча китәргә тиеш идем. Әмма язмыш башка юлга алып кереп китте — биюгә мәхәббәтем көчлерәк булып чыкты, — дип сөйли башлады Руслан.

Бу аңлашыла да, чөнки Руслан 13 яшеннән бию түгәрәгенә йөри. Аңа кадәр ул дзюдо секциясендә шөгыльләнгән, баянда уйнарга да өйрәнгән. Әнисе Сәрия кече улын Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараендагы «Салават күпере» бию түгәрәгенә илткәндә, аларга Руслан да иярә. Бию түгәрәгенә малайлар җитмәгәнме, әллә Русланның буй-сыны биюченекен хәтерләткәнме — малайны бер күрүдә үк, «Салават күпере» җитәкчесе аны түгәрәккә чакыра. Шул көннән бирле Руслан башка бөтен шөгыльләрен ташлап, баштанаяк бию дөньясына чума. Россия төбәкләрендәге төрле конкурсларга, концертларга йөри башлагач, үзенең сәхнә тормышы өчен туганын аңлый ул.

— Мәктәпне тәмамлагач, беркемгә бернәрсә әйтеп тормыйча, тоттым да документларымны мәдәният университетына илттем, имтиханнарны тапшырдым. Заводтагы авыр физик эшкә ияләшкән кеше булганга, әтием баштагы вакытларда бераз каршы иде, «сәхнәдә сикереп йөрисең килдемени», дип тә әйткәләде. Үз көчем белән университетка кергәч һәм күзләремнең янып торуын күргәч, әти-әни башкача каршы төшмәделәр. Ышанганнардыр, күрәсең, — дип искә төшерә биюче.

«Бәрмәнчек»кә Русланны 2009 елда, ул вакыттага баш балетмейстер Григорий Сергеев чакыра. Алар Питрауда танышалар. Руслан озын-озак уйламыйча, ансамбльгә урнаша, әмма бераз эшләгәннән соң, гаилә хәле буенча, аңа аснамбльдән китеп торырга туры килә. «Бәрмәнчек»тән киткәч, ул сәхнәдә чыгыш ясамый, әмма биемичә дә яши алмый. Үзен формада тотар өчен, кайвакыт, «Салават күпере» халык ансамбленә дә йөргәли.

— 2013 елда яраткан «Бәрмәнчек»ләрем янына хәл белергә дип, кунакка килгән идем. Эльмира Кашапова мине күреп алды да, шунда ук ансамбльгә чакырды. Чын-чынлап әйтсәм, мондый тәкъдим көтмәгән идем, аптырап калдым. Өйгә кайткач, хатыным белән киңәшләштек. Ул миңа «син бит сәхнәсез тора алмыйсың», дип әйтте, үзем дә бу сүзләрнең хаклыгын белә идем. Икенче көнне үк барып, «Бәрмәнчек»кә яңадан урнаштым, — дип сөйләде Руслан Насыйров.

Төрле урыннарда, ансамбльләрдә биегән татар егетен керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле үзенә тарта. Аның иң якты хатирәләре дә «Бәрмәнчек»кә бәйли. Руслан әйтүенчә, керәшеннәр белән эшләве аңа бик ошый, «гади, киң күңелле, ярдәмчел кешеләр», ди ул карендәшләребез турында.

— 2009 елны ансамбль белән Мамадыш ягының керәшен авылларына экспедициягә барган идек. Анда без «Чабата» биюен өйрәнеп, концерт программасына да керттек. Бик күңелле вакытлар иде, — дип хатирәләргә дә бирелде Руслан/

Бию Руслан Насыйров тормышында аерым бер урын алып тора. Үзенең булачак хатыны Ирина белән дә аны бию таныштыра. Үзешчән бию коллективында танышып, бии-бии, үз гаиләләрен коралар. Бүгенге көндә Насыйровлар, үрнәк гаилә булып, 3 бала үстерәләр.

— Балаларыбыз да, Аллага шөкер, сәнгатькә тартыла. Алар безне сәхнәдә күреп, бию белән шөгыльләнә башладылар. Аларны үзебез белән репетицияләргә дә алып барабыз. Эстрада стиленә исләре китми, халык биюләренә тартылалар. Сихри бию дөньясында үсәләр, — дип сөйли Руслан.

Артистларның җырчылар белән банкетларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясауларын еш күрергә була. Яшьрәк вакытта биючебез банкетларда, төрле мәҗлесләрдә аерым биюче буларак йөргән, ә менә җырчылар гострольләргә еш чакырсалар да, чыкканы булмаган.

— Башта ук «Бәрмәнчек»тә эшләгәнлектән, ансамбль тормышы, халык биюләре күпкә якынрак. Төрле артистлар, җырчылар яртышар елга гострольләргә дәшә иде, чыкканым булмады. Ансамблебезнең, шөкер, чыгышлары җитәрлек, соңгы арада концертларыбыз, аеруча, күп. Безне беләләр, таныйлар һәм яраталар, — диде ул.

Сәхнәдә очынып кына йөрүче биючеләрне карап утыруы күңелле. Әмма икешәр-өчәр сәгать буе елмаеп-көлеп, дәртләнеп бию өчен күпме көч, тырышлык кирәклеген артистлар үзләре генә аңлыйдыр. Кәефе бармы-юкмы, кайгылы-борчулы чагымы, тормышта чишелмәс проблемалары килеп туганмы — балет артисты үз күңел халәтен тышка чыгармыйча, тамашачыны үзенең искиткеч оста биюе белән сокландырыр көчкә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев