Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роза Семёнова: Ә шулай да, күңел унсигездә, «Җырла, моңлан», — дип тибә йөрәк

Тукай районының Мәләкәс авылында гомер итүче Роза Семёнованың үзен дә, иҗатын да Зәй ягында яхшы беләләр. Чөнки Мәләкәстәге «Питрау» фольклор ансамблендә 30 елдан артык җырлаучы Роза Петровна — Зәй ягындагы Әхмәт авылы кызы. Ул үзенең гомерен балаларга белем бирүгә һәм халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлады.

Сүзләрен дә, көен дә
Роза Семёнова керәшен көйләрен кабатланмас моңлы тавышы белән башкарып, төрле конкурсларда, фестивальләрдә призлы урыннар яулады. Туган авылына багышлап, сүзен дә, көен дә үзе язган "Әхмәтем"не сәхнәләрдә, Сабан туйларында җырлый ул (андый үз җырлары унлап аның). 

Моннан ун ел элек, 2013 елның маенда авыл халкы җыелып, Әхмәтнең элекке чиркәве урынына Кач кую тантанасы уздырылды. Казаннан Тихвин керәшен чиркәве настоятеле Павел Павлов һәм, шулай ук, хатыны Татьяна Григорьевна белән Николай Дунаев та кайтканнар иде. Иманнар укыганнан соң, кунакларны авыл мәдәният йортында чәй әзерләп кунак иттеләр. Роза Семёнова үзе язган "Туган авылым«ны җырлаганда олы кунакларның күзләре яшьләнде:

Чит җирләрне дә күрдем,
Туган яктан кадерлерәк
Урын юклыгын белдем.

Роза ул җырның сүзләрен дә, көен дә җанга үтеп керерлек итеп язган. «Шигырьләрне, көйләрне җылый-җылый язам», — ди ул. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтеп керә шул.

«Шул ук елның ноябрендә, Галина Казанцеваның Зур концертлар залындагы юбилей концертына Тукай районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Роза Тимофеева безнең Мәләкәстән мине дә алып барган иде. Николай дәдәй Дунаев һәм Татьяна җиңги белән янәшә утырдык, авыл хәлләре, туганнар турында сөйләштек. Николай дәдәйнең әнисе Ульяна түти белән минем әти яклап Трофим бабам — бертуганнар. Уртак истәлекләр күп», — дип сөйли Роза Петровна.

Өч каенана белән
Үз тормыш юлында Әхмәт кызы Роза Князеваның Мәләкәс ягын сайлавы совет чорындагы яшь белгечләрнеке шиклле үк. Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлагач, юллама буенча, 1975 елны Мәләкәс клубына эшкә килә һәм шушы авылда яшәп кала. Николай Семёнов белән тормыш коралар. Бер түбә астында өч каенана белән яши яшь килен. Өйдә каенана белән каенатадан тыш, каенатаның олы яшьтәге туталары Анна белән Лиза һәм әле бер каенсеңел дә була. Ул берьюлы барысы белән дә уртак тел таба. Бер-бер артлы туган өч баланы бергәләп тәрбиялиләр. Ул вакытларда декрет яллары хәзерге кебек озын булмый. Яшь чакларын, олылар белән яшәгән вакытларын ул гади генә итеп искә ала: «Мин — аларның холкына, ә алар минекенә җайлашты, тату яшәдек. Алар җайлап кына миңа эш тәртибен өйрәттеләр, гаеп табарга тырышмадылар. Балаларыбызны да бик яратып үстерделәр. Рәхмәттән башка сүзем юк». 

Училище белеме белән генә чикәнми Роза Петровна, читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтында югары белем ала. Һәм Мәләкәс урта мәктәбендә 30 елдан артык укытучы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, тагын 5 ел буе мәдәният йортында хормейстр була. «Питрау» фольклор ансамбленең 30 еллыгын бәйрәм иткәндә Казаннан мәртәбәле кунаклар — Людмила Белоусова, Геннадий Макаров та килә. Дүрт төркем фольклор чыгышын, авылның урта һәм өлкән буын түтиләре әзерләгән керәшен туе күренешен кунаклар да, тамашачылар да ошаталар. Әби-бабайларның моңлы җыруларын балаларга өйрәтүгә дә зур әһәмият бирә Роза Петровна. Ул өйрәткән җырулар белән, «Питрау»лылар районда гына түгел, Россиянең күп төбәкләрендә чыгыш ясап, җиңү яулап кайталар. 

Тормышның авыр еллары
Розаның әнисе, Борды авылы кызы Аннаның (1923 елгы) балачагы авыр елларга туры килә. Аның әтисе, йорт-җире төзек булган балта остасы Филиппның колхозга керәсе килми. Тугыз бала белән аларны өйдән мунчага куып чыгаралар. Хатыны Дарья 1938 елда үлгәч, Филипп аның сеңлесенә өйләнә. Тегермәнче булып эшли. Район вәкиле, хәйләләп, бер капчык он алып китә дә, Филиппны судка бирә. Аны Минзәлә төрмәсенә ябалар. Үсмер Александра әтисе янына төрмәгә бара, күрешеп сөйләшәләр. «Кызым, син шаһитлар эзлә, өч кеше кирәк, шуларга, шуларга бар, алар мине аңларлар, булмаса, мин монда бетәрмен,» — ди әтисе. Кызы, әйткән сүзне үтәп, кирәкле кешеләрне табып, гозерне аңлата. Судта Филипп аклана. Бу вакытта Анна Казанда бухгалтерлар техникумында укый, тик сугыш башлангач, укыган өчен акча түләү кертелә дә, аңа ташларга туры килә. Анна, үз тамагын үзе туйдыру өчен, Үзбәкстан якларына юл тота. 

Булачак ире Петр белән алар шунда танышалар. Петр — Зәй ягындагы Әхмәт авылы егете. Әтисе бик иртә үлеп китә, әнисе Марина Михаил исемле кешегә тормышка чыга, тагын ике бала туа. Үз көнен үзе күрергә теләп, Петр Үзбәкстанга барып, эшкә урнаша. 1942 елда сугышка китеп, 1947 елда гына әйләнеп кайта. Керәшен егете Петр белән керәшен кызы Анна ерак Үзбәкстанда гаилә коралар. Балалары Рая тугач, алар Пермь шәһәренә (Молотов) күченәләр. Петр химия заводында эшләгәндә сәламәтлеге бик нык какшый. Гаилә Әхмәткә күченеп кайта. 1955 елны игезәкләре Роза белән Юрий дөньяга килә. 

14 ноябрьдә, Әхмәт авылының пристол бәйрәме булган Көҗмә Димианда авыл гөрләп тора, кышкылыкка итлек маллар суела, рәт ашлары башлана. Ул вакыттагы бәйрәм ашлары, әтисе белән әнисенең, килгән кунакларның табында җырлашып утырулары, борынгы керәшен җырулары кечкенә Розаның күңеленә гомерлеккә уелып кала. 

Розаның әтисе Петр дәдәй комбайнда эшли. Урак өстендә иң күп ашлык суктырып, районда күп еллар беренче урынны яулый. Намуслы хезмәте өчен аңа 1965 елда костюм-чалбар бүләк итәләр. 

«Безне папа киендерде, — дип искә ала Роза Петровна. — Җәй көне, су юлы буйлап, пароходта Пермь ягына йон сатарга китә. Зур чемодан белән кайтып керә. Ир башы белән безнең размерларны белә иде ул. Бик матур күлмәкләр, кофталар алып кайта. Матур ал йон күлмәк, зәңгәр җирлеккә мәк чәчәкләре төшерелгән крепдишин күлмәк, матур аяк киемнәре, иң кызык, иң күңелле вакытлар, балачакның матур хатирәләре булып һаман күз алдында тора».

Сугышта алган яралары, зарарлы химия заводында эшләве аркасында, Петр дәдәй кызы Роза белән улы Юрийга 25 яшь тулган көнне бу якты дөньядан китеп бара. Хатыны Анна түти, иреннән калып, ике генә ел тора. Еракта яшәүче олы кызлары Рая төп йортны буш тотмый — гаиләсе белән авылга күченеп кайта... 

Келәүгә — Поповкага
«Әнием Әхмәт авылына кайткач, сыер савучы да, бозау караучы да булып эшләде, басуда чөгендер утау, алу эшеннән дә калмады. Авылыбызда бик дини, гадел Унычыя (Анисия Барсукова) түти бар иде. Әни аны үз туганыдай якын итте. Дин тыелган совет заманында уразалар, дини бәйрәмнәр туында авыл халкына алдан әйтүче, йолаларны аңлатып, Ходай йортына күчүчеләрне йола буенча укып озатучы да шул Унычыя түти иде. Иртә таңнан, урман аша, 8 чакрым ераклыктагы Поповкага келәүгә йөрде. 1973 елдан башлап, әнием дә аның белән бергә келәүгә бара иде. Атна көннәрендә, дини бәйрәм көннәрендә, Бишөйле урманындагы Бүре елгасы буенда яшәгән Егор Глухов та Поповкага килеп, Аграфина Ксенафонтовна йортында барысы бергә келәү иткәннәр, Ходайга инәлгәннәр. Гөрпи түти олыгаеп караучысыз калгач, гомеренең соңгы елларында аны Түбән Биш участок больницасында тәрбияләделәр. Больница хезмәткәрләре, изге күңелле Унычыя түти һәм барлык Әхмәт халкы, Гөрпи түтине авылыбыз зиратына җирләделәр. Әнием Унычыя түтидән бик күп иманнарны дәфтәргә күчереп язып, өйрәнде. Чиркәү җырларын өйрәнеп, Поповкада бергәләп келәүләрдә дә җырладыылар. Хәзерге көндә дә ул иманнар язган дәфтәрне әниемн истәлеге итеп кадерләп саклыйм», — дип әнисе Аннаның динле тормышында турында да сөйләде Роза Петровна.

Ярдәмчел Нина
Роза Петровна хәзер үзе дә, әнисе кебек, бу елларда (әлегә Мәләкәс авылында чиркәү төзелеп бетмәгән) 22 чакрым ераклыктагы Федот авылының Казан Алла Анасы иконасы чиркәвенә келәүгә йөри. Әнисе Анна түтинең, «дин кешегә беркайчан да авырлык китерми, чиркәүгә аяк үзе тартып тора, күңел үзе келәүгә ашкына», дип әйткән сүзләренең чынлыгын тормыш үзе раслый аңа.

«Чыннан да, шулай. Чиркәүгә килгән саен мин үземә якын булган авылдашларым, туганнарым белән очрашам. Арабыздагы изге күңелле кешеләрнең берсе — Туңылҗа авылыннан Нина Васильевна. Ул һәр атнакөнне һәм бәйрәм көннәрендә Түбән Биш авылыннан Мария түтине, Әхмәттән минем Рая тутамны һәм Галина Николаевнаны, хәзерге вакытта улы махсус хәрби операциядә булган Римма Барсукованы өйләреннән алып, үзенең шәхси машинасына утыртып, шушы Федот чиркәвенә алып килә. Келәү беткәч, һәрберсен үз өйләренә кайтарып куя. Шуннан соң, тагын 32 чакрым ара үтеп, үзләренең Туңылҗа авылына кайта, — дип сүзен дәвам итте Роза Петровна. — Ходай Үзе: „Икәү яки өчәү Минем исемнән җыелса, Мин дә алар белән булырмын“, — дип әйткән бит. Ходай белән аралашып, бергәләп иман укып, җирдән киткәннәрнең урыннары оҗмахта булсын, сугыш бетеп, балаларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын, илебездә тыныч тормыш булсын, барыбызга да җан тынычлыгы булсын иде дип, Ходайга инәлеп, бергәләшеп теләкләр телибез». 

Гөсләче оныгы
2006 елда «Җырлыйк әле» тапшыруында керәшен җыруын башкаргач, Розага Татарстанның атказанган артисты Раиса Тимофеева шалтырата.

«Кызым, керәшен җыруын матур итеп җырлавың өчен рәхмәт, — ди олы җырчы. — Синең Филипп бабаң минем әтинең туенда гөсләдә уйнап җырлаган. Ул вакытларда халык иртәрәк яткан, таң белән торып эшкә тотынган. Әтием туйга чакырырга килгәндә, Филипп бабаңнарның капкалары бикле булган. Капка өстеннән кереп, синең Филипп бабаңны уятып алып чыккан».

Раиса Григорьевнаның әйткән сүзләрен дә, Филипп бабасын искә алуын да күңелендә якты истәлек итеп саклый Роза Петровна. Аныңп Филипп бабасы сарык тиресен киптереп гөслә ясаучы оста булган. Үзе гөсләдә матур итеп уйнап, җырлаган да. 

Җырлый да, яза да...
Узган ел Менделеев районының Иске Гришкин мәдәният йортында уздырылган «Җәмне Җураш буйларында» фестивалендә Роза Петровна I дәрәҗә дипломга лаек булды. Ул анда Минзәлә районының Мәлкән авылы керәшеннәре көен башкарды. Ә ул җыруны аңа ватсап аша җибәргән булганнар. «Керәшеннәрдә җырлар туганлык, дуслык, татулык турында, аларны әллә ничә төрле көйгә кушып җырларга була. Безнең керәшен җырулары табында туганнар белән кара-каршы җырларга бик тә көйле, сүзләрен теләсә кайсы куплетка кушарга була», — ди Роза үзе.

Җыруга гына түгел, сүзгә дә оста әле ул. Тукай районының Түбән Суыксу мәдәният йортындагы «Супер әби» ярышында ул үз шигырен укый: 

Инде күпме гомер узылган,
Чәчләр көмешләнгән, сирәкләнгән,
Маңгайга да эзләр сызылган.
Ә шулай да, күңел унсигездә,
«Җырла, моңлан», — дип тибә йөрәк.

Маутр-матур хикәяләр дә яза. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурста рус телендә язган «Разговор с прадедом» дигән хикәясе өчен диплом белән бүләкләнде. 2020 елда «Зәй шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен укый» бәйгесендә үзе язган шигырьләрне сәнгатьле укып та, дипломга лаек булды.

Роза Петровна аш-суга да бик оста, чәкчәк, тәмле тортлар белән якыннарын гел сыйлый. Яңа салган йортлары да ул үстергән чәчәкләр арасында балкып тора. Озак еллар бергә гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап яшәүче, кешелекле һәм сабыр Роза белән Николай Семёновларның бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк. 

Әхмәт кызы Роза киләчәктә дә үзенең җыр-моңы, шигырьләре белән дөньяга матурлык өстәп һәм авылыбыз горурлыгы булып, иҗатта янып-ялкынланып яшәсен...

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Усад авылы, Лаеш районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев