Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә кием-салымны чүп-чар бакларына ташлауны тыярга мөмкиннәр

Россия экология операторы РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы белән берлектә кием-салымны гадәти чүп-чар бакларына ташлауны тыярга тәкъдим итә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Известия» газетасына сылтама белән яза.

«Хәзерге вакытта өс һәм аяк киемнәре полигоннарга озатыла, аларны гомуми чүп-чар өеменнән аерып алып эшкәртүе мөмкин түгел», - дип аңлата оператор.

Шунлыктан Россия экология операторы өс һәм аяк киемнәре сатыла торган сәүдә челтәрләрендә махсус контейнерлар урнаштырырга тәкъдим итә. Моннан тыш, оператор бүләкләү системасына басым ясый: кием-салымны махсус бокска тапшырган кешеләргә теге яки бу кибеттә ташлама биреләчәк.

Әмма «Икенче сулыш» хәйрия фондына нигез салучы Дарья Алексеева газетага белдергәнчә, мондый контейнерлар урнаштыру – айсбергның түбәсе генә. Россиядә ел ике миллион тоннага якын текстиль калдыклары хасил була, шуның ун проценты эшкәртүне таләп итә. Аның сүзләренчә, төп бурыч – сортларга аеру, яңадан бүлү һәм кием-салым калдыкларын эшкәртү буенча тулы бер инфраструктура булдыру.

Ваклап сату компанияләре ассоциациясе президиумы рәисе Игорь Караваев билгеләп үткәнчә, эшкәртүнең тулы системасын ваклап сату челтәрләре тырышлыгы белән генә булдыруы мөмкин түгел. Шунлыктан мондый киң колачлы проектлар хакында бизнес, эшкәртүчеләр һәм профиль ведомстволар катнашында фикер алышырга кирәк.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев