Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия герое Додосовның батырлыгын ил белә

Телевидениенең “Звезда” каналында Россия Герое Иван Додосовка багышланган тапшыру күрсәтелгән иде. Тапшыру барышында Питрәч егете Иван үзенең сугышчан хәрби хезмәте, тормышы турында сөйләде.

Подполковник Иван Додосовны Россиядә иң танылган танкист буларак беләләр. Утыз яшендә ул танк батальоны командиры итеп билгеләнә. Махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә аның танкистлары Луганск халык республикасының Попасная шәһәрен азат итүдә катнашалар. Башта әле алар мөмкин булмаганны эшлиләр – Бөек Ватан сугышы Герое, танк гаскәрләрендә хезмәт иткән Иван Кобяковның батырлыгын кабатлап, өч танклары белән дошманның тулы бер ротасын юк итәләр. Махсус хәрби операция барышындагы батырлыклары өчен, 2022 елның августында оборона министры Сергей Шойгу Иван Додосов күкрәгенә Алтын Йолдызны үзе беркетеп, Россия Герое исемен бирә.

 “Геройлар чоры” тапшыруында  Иван Додосов үз җитәкчелегендәге танкистларның дошманга каршы батырларча сугышуы турында хәрбиләрчә кыска гына итеп сөйли: “Безнең алга хәрби бурыч куелды – дошман гаскәрләренең көчсез урынын табып, Луганск республикасының Попасна шәһәрендәге оборонасын өзәргә”.

Дошман оборонасы ул зонада катлаулы хәлләр башланган сигез ел дәвамында бетон киртә белән ныгытылган була. Каршы як көчләре ике мәртәбә күбрәк тә була әле, өстәвенә. Безнең гаскәрләр турыдан бәреп кермәкче булсалар да, барып чыкмый. Шуннан соң Додосов танкистлары хәйләгә бара – ВСУ оборонасына урман аша якыная. Танкларда урманны ерып үтеп, дошман тылына чыгалар. Анда каршы якның танк ротасы урнашканы алдан ук билгеле була. Безнең нибары өч танкка каршы дошманның ун танкы сугыша. Әлбәттә, безнекеләрне дә ут яңгыры читләтеп үтми.

 “Без 3 танк белән 10 танкка каршы чыктык. Дошман аңына килгәнче яшен тизлегендә алга ыргылып, туп-туры атакага бардык. Җиңдек, югалтулар булмады. Бу бәрелештә каршы якның 7 танкы сафтан чыгарылды, 2сен трофей итеп алдык, 1се яндырылды”, – дип тыйнак кына сөйли подполковник Додосов үзләренең җиңүе турында.

Урман эченнән танклар салган юл БМПда мотоукчылар батальонына да үтү мөмкинлеге бирә. Алар Додосовлар яулаган чиктә урнашалар һәм бу – алга таба Луганскины азат итүгә дә ныклы нигез була.

Сүз уңаеннан, Бөек Ватан сугышында бабасының әтисе хәрби шофер Иван үткән фронт юлларыннан ничәмә-ничә еллардан соң, Иван Додосовка да үтәргә туры килгән.

“Танк ул – куәт, көч! Асфальт буйлап 45 тонналык танкны сәгатенә 70 километр тизлек белән куу – бик тә эффектлы. Безнең Т-80не югары бәялиләр. Аны танкистлар да, сөйгән кызларыдай, карап кына йөртәләр. Чөнки танкны ничек әзерлисең, ул сугышта да үзен шулай күрәсәтәчәк. Һәр танкның – үз “позывное”, минем танкныкы – “Казань”, – дип сөйли 33 яшьлек Россия Герое. – Һәр командирның – үз хәйләсе, үз сугыш алымы. 45 кешелек ротаны, командир буларак, 22 яшемдә кабул итеп алдым. Күбесе олы яшьтәге контрактчылар булса да, уртак телне тиз таптык”.

44 танк, 150 кеше дип әйтүе генә җиңел дә, батальон командиры булу да читтән караганда гына җайлы булып тоела. Ә чынлыкта, җаваплылыгы зур булган авыр хезмәт.

Махсус хәрби операциядә сигез ай булган Иван Додосовны Мәскәүгә М.Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга чакырталар.

Үз батальонындагылар белән саубуллашып киткәндә, танкистлар үз командирларына көчек бүләк итәләр. Питрәч егете Иван өенә ике эт белән кайтып төшә – кызы Аняның “йомшак” уенчыгы һәм тере көчек!

Хәрби бурычны үтәү өчен махсус хәрби зонага тиз генә җыенып чыгып киткән Иван Додосов поездга утыргач, сумкасын ача һәм иң өстә кызының уенчык эте ятканын күрә. Телефоннан сөйләшкәндә кызы Аня аңа: “Әти, син ул уенчыкны миңа алып кайтып бирергә тиеш”, – дип әйтә. Герой Додосов кызының сүзен үти – уенчык этне дә һәм чынын да алып кайта. Иван, үзе әйткәнчә, ул “собака-Улыбака”ны үз батальонындагыларны җиңү белән котларга барганда үзеннән калдырмаска уйлый.  Ул көн тизрәк җитсен дә, махсус хәрби операциядәгеләрнең барысына да үз якыннарын кочакларына алырга язсын.

Россия Герое подполковник Иван Додосовның: “Үзеңнең якыннарың, туганнарың һәм дусларың, аларга шатлык бүләк итеп, бәхетле елмаюларын күрү өчен генә дә яшәргә була бу тормышта. Ә инде Ватаныбыз күкләренең һәрчак аяз булып, җирдәге тынычлык хакына гомерләр дә кызганыч түгел”, – дигән фикере белән кем генә килешмәс икән?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев