Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәмзия Ильина: “Мәхәббәткә ышанам, язмышыма рәхмәтлемен"

Зәй шәһәрендә яшәүче Рәмзия Ильинаның Питрау бәйрәменә багышлап язылган шигыре белән таныштырабыз.

 “Чыгышым белән мин – Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан. Кырык ел инде Зәй шәһәрендә яшим. Сәүдә тармагында сатучы булып эшләп лаеклы ялга чыксам да, хезмәт итүемне дәвам итәм. Үземне белә башлаганнан бирле җырларга яратам. Бала чакларымда койма өсләрендәме, су ташыгандамы – мин һаман җырлый идем. Мәктәп елларым үзешчән сәнгатьтә катнашып, актив узды. Укырга бик яраттым, китапханәдә укымаган китабым калмагандыр.

Шигьрият тә минем күңелдә аерым урын алып тора. Ә менә үзем шигырь язарга күптән түгел, төгәлрәге, быел керештем. Күңел кичерешләремне кәгазьгә төшерәсем килде.

Питрау турындагы шигырем юкка гына язылмады. Андагы теләкләрем тормышка ашты минем.

Уртак никахларга ничек карыйсыз дип сорганнарга, җырдагыча, “әллә ялгышым, әллә язмышым”, – дип җавап бирәм.

Нигә ялгышыммы? Әти-әни өчен авыр булды, чөнки алар намаз кешеләре иде. Без, мишәрләр – бик дини халык. Әмма зирәк акыллы булулары белән мине аңладылар, сайлаган кешемне үз балаларыдай кабул иттеләр. Язмыштан юктыр узмышлар, диләр. Нәкь шулайдыр. Хыялымдагы кара мыеклы чибәр егет – үзенә гашыйк иткән керәшен егете Михаил ирем булды. Мәхәббәткә ышанам, язмышыма рәхмәтлемен. Мин  бәхетле хатын-кыз, чөнки янымда – яраткан ирем, балаларым һәм оныкларым.

Дин бит ул һәркемнең йөрәгендә, күңелендә. Аны тотарга  беркем дә комачаулый алмый, теләк кенә булсын. Якыннарыбыз белән аралашып, ике якның да йолаларын хөрмәт итеп яшибез. Гаиләм – ышанычым, таянычым; ә ике апам, ике сеңелем, ике абыем, ике энем – яшәвемнең яме,  – диде Рәмзия Ильина.

 

Питрау җитте – җәйнең уртасы

“Кырны урап, чәчкәләр жый, кызым,

Булсын алар төрле – унике.

Мендәр асларына салып йокла бүген,

Төшкә кергән яр ул – синеке”, –

 

Дип, әйтә иде әби. Истә алар –

Элеккедән калган йолалар.

Яулыкларым чиккән, сөйгәнемне көтәм,

Төшләремә кер син, насыйп яр.

 

Кояш мина юлдаш, иртә таңнан

Кырлар гизәм, чәчкәләр эзләп.

Кара мыек – хыялымда йөргән егет

Пәйда булды минем каршымда кинәт.

 

Өнемме бу, әллә төштәме?! Телсез калдым,

Тора, каһәр, көлеп каршымда.

Гашыйк булдым коңгырт күзләренә,

Очкын кабынды ике арада.

 

Куллар-кулга бәйләнеште, киттек бергә,

Кырлар буйлап, бәхет иленә.

Аерылмаска вәгьдәләр бирештек,

Безгә карап, күкләр сөенә.

 

Кәккүк тавышы сирәк ишетелә,

Питрау җитте – җәйнең уртасы.

Гөрли авыл, кызу печән өсте,

Җиккән, йортта – бәйрәм арбасы.

 

Изге йола – күкәйләр буялган сарыга,

Сыгыла сыйдан өстәл өсләре.

Таган атына кызлар көлешә-көлешә,

Бәхет тели уттай күзләре.

 

Кульяулыгым әзер, күлмәк теккән,

Чулпылары тора елкылдап.

Питрауларда бер очынып биим әле,

Мәйданга ут чәчеп, тыпырдап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев