Пыкрау
Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Кассель поселыгыннан Анна Артемьева керәшен кардәшләрне Пыкрау бәйрәме белән котлап, безгә шигырь язып җибәргән.
Көзләр җитте. Бу җылда да
Ашлыклар тетрәп пешкән.
Җаланнарда эшләр беткән,
Пыкрау багыты җиткән.
Көзге беренче бәйрәм ул -
Пык(ы)рау дигән бәйрәм.
Кемнәрдер кызлар аклашыр:
Көзге эшне бетергән.
Пыкрау көнне өстәлләрдә
Тулып тора җимешләр.
Килеп төшкән кунаклар да,
Уштан таеп, ни эшләр?
Пыкрау пиругын хатыннар
Матурлап, бөгеп ала.
Бодай җармасын, пешереп,
Аның эченә сала.
Пыкрау олы бәйрәм бит ул -
Чиркәү дәшә бәйрәмгә.
Ходай көне бик кадерле -
Эш башларга бәйләнмә.
Бәйрәмнәр бик күп лә алар,
Ходайныкы - күп түгел.
Җөрәгеңә Ходай керсә,
Дөңҗа бетәрлек түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев