Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Покрау чыңы» — яшьләр бәйрәме

Казан шәһәренең Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Покрау чыңы» концерты булды.

Соңгы еллардагы традиция буенча, «Покрау чыңы» концерты белән, берьюлы, кайсы да булса якның керәшеннәре айлыгы да туры килә. Бу юлы ул, Яңа Чишмә ягындагы карендәшләр ункөнлегенә йомгак ясау буларак та үткәрелде.

Бәйрәм сәхнәсендәге тантанада

Шушы берничә елга күз салсак, 2020 елда әле Җәкәү йортында уздырылган «Покрау чыңы»на кунак булып, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов җитәкчелегендәге карендәшләр килгәнен күрербез. Ә инде 2021 елда «Покрау чыңы» беренче мәртәбә Татарстан халыклар дуслыгы йортында һәм тагын да зурлабрак уздырылды. Анысында Зәй районының Сәвәләй һәм Баграж авылларыннан килгән ансамбльләр бәйрәм сәхнәсе түрендә булды. 2022 елдагысына — Әлмәт ягындагы Кәләй авылының «Кәләем», ә узган елгысына Алексеевск районындагы Кр. Бараннан килгән «Бәрәнҗәр» ансамбле чыгышы үзгә бер бизәк булып өстәлде.

Бәйрәм сәхнәсенә чыккач, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белосуова да сүзне шуңа юнәлтте:

«Покрау чыңы»н шушы Халыклар дуслыгы йортында дүртенче елын үткрәбез. Бу — безнең яшьләр проекты. Ел саен Покрау бәйрәмендә кайсы да булса районны кунакка чакырабыз. Бу инде традиция. Октябрь аенда Җырчы Җәкәү йортында Яңа Чишмә районы керәшеннәре декадасы бара. Ни өчен декада? Чөнки Яңа Чишмә районында бердәнбер керәшен авылы бар. «Покрау чыңы»нда Ленино керәшеннәре үз культураларын күрсәтерләр. Бу аларның йомгаклау чыгышы да булачак.

Людмила Даниловна залдагы тамашачыларны уңыш бәйрәме, туйлар чоры булган күңелле Покрау җыены белән котлады.

«Изге кыз Мария, бөркәвече белән, алга таба да безне сакласын, якласын. Табыннарыбыз мул булсын, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, илләребез тыныч булсын», — дип эчкерсез теләкләрен җиткерде.

Яңа Чишмә ягы керәшеннәре ункөнлеген уздырудагы ярдәмнәре, үзара хезмәттәшлек өчен ихтирам белдереп, шул район администрациясе башлыгы Вячеслав Козловка, район керәшен оешмасы җитәкчесе, Ленино авыл җирлеге башлыгы Cветлана Питеркинага һәм Ленино авылының «Сүрәкә» фольклор ансамбленә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Үз чиратында, Яңа Чишмә районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носова да котлау сүзләрен җиткереп, районда барлыгы 300ләп керәшен барлыгын, аларның, башлыча, Ленино һәм Әдәмсә (Утяшкино) авылларында яшәүләрен әйтеп үтте. 

Уены-чыны белән

Концертка килгәндә, «Покрау чыңы» быел, телефон экраныннан аерыла алмаучы яшьләрне дә үзенә җәлеп итәр дәрәҗәдә заманча булды. Бу сәхнәдә музыка яңгыраган беренче минутларда ук күренде. Бәйрәм сәхнәсе түрендәге экранда берсен-берсе алмаштырган шаян язулар, күренешләр... Ул да түгел, микрофонга туктаусыз сөйләүче Дима Баранов җәелеп яткан «тачка»ны этеп Вадим Шрыковның сәхнәгә килеп чыгуы. Ялгыш язу түгел, чын дөресе шул, бакчачы тирес, яшелчә ташый торган «тачка»! Ул да түгел, бу керәшен егетләренең бакча тутырып кабак үстертә, җәй буе чүп утатып, су сиптертә, ә язгылыкта баздагы черегән кабакларны түктереп җәфалаучы әбиләре барлыгын да ишетте залдагылар. Сәхнәдә «әби» (ул рольне «Казансу» ансамбле җитәкчесе Ләйсән Абакаева башкарды) үзе дә күренде. Ул чыкканчы сәхнә тутырып яткан кабакны әбинең «оныклары» урнаштырып өлгергәннәр иде инде. Әби егетләрне җиңелчә генә шелтәләп алды да, үзе пешергән Покрау пируглары белән залдагыларны сыйлады.

Ни кызганыч, пируг кисәкләре тулы подносларны бистәргә куеп, рәт саен таратып йөрүче керәшен киемле чибәрләр безнең янга ук килеп җитә алмадылар. Хәер, янәшәдә утыручы танылган артист Аграфена Васильева янында, таудай булып кабак өелеп ята, пируг пешереп сыйламый калмас әле, дип уйлап, үземне тынычландырдым. Ул кабаклар аңа каян килде, дисезме? «Әби»ләре җитешеп сәхнәгә чыкканчы, Дима белән Вадим сәхнә тутырып яткан кабакны тачкага тутырып кына калмадылар, тамашачыга да тәкъдим иттеләр. Гөрпинә, уены-чыны белән, «миңа» дип әйтергә өлгермәде, егетләр, йөгерә-йөгерә, кабакны аның янына ташып куйдылар.

;

Сәхнә — яшьләрнеке

Залдагы тамашачы бу кичне Покрау пиругы белән сыйланып кына калмады, арадан җитезләре «Кряшен» язулы блокнотка да ия булды. Анысы өчен бәйрәмне алып баручылар әйткән хатын-кыз һәм ир-ат исемнәренең керәшенчә дөрес аталышын белергә кирәк иде. 

Алып баручы егетләр кич буе залдагыларны үз авызларына каратып тоттылар. Сәхнә дә быел яшьләрнеке иде: Амелия Феофонова белән Иван Пугачев; Җәкәү йортыннан «Сәлам» ансамбле (җитәкчеләре Лидия Әхмәтова үзе дә бар иде); КВНчы егетләр аеруча зурлап «Пермь ягы кызы» дип сәхнәгә чакырган Лия Морис;

«Кряшен чибяре-2024» конкурсында катнашкан җырчы Ариана Кадыйрова һәм нәфис сүз остасы Анжелика Иванова; «Җиз кыңгырау» ансамбле. Аларның сәхнәдә бер җыру башкару өчен Түбән Камадан ук килүләренә аптырап калдым. Моны күреп, «Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина: «Безнең «Җиз кыңгырау» — яшьләр фольклор ансамбле. Ә «Покрау чыңы» үзе дә яшьләр бәйрәме бит. Аның сәхнәсенә бер чыгуы гына да ни тора?!» — дип елмайды.

Тамашачы танылган җырчылар Татьяна Ефремова, Римма Никитина, Игорь Дмитриев һәм «Бәрәмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышларын аеруча яратып алкышлады. 

Ленино керәшеннәре дә…

Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан килгән «Сүрәкә» фольклор ансамбленең туй алдыннан кода көйләү күренеше дә «Покрау чыңы»на матур бер бизәк булып өстәлде. Ленино мәктәбе укучылары Аделина белән Руслан бу күренештә килен һәм кияү ролен оста башкардылар. «Сүрәкә» ансамблендәгеләр Ленино авылының үз туй көйләрен җырладылар:

Түгәрәк күлләрнең уртасында үрдәккәйләр лә,
Үрдәккәйләр белән каз гына.
Безнең күчтәнәчләр зурдан түгел, ипикәйләр лә,
Ипикәйләр белән тоз гына…

Алар бу җыруны заманында Анастасия Моисеевадан отып калганнар.

 

 

Быел залда балаларын җитәкләгән яшь әниләр дә шактый күренде. Буш урыннар булса да, яшьләребезнең дә «Покрау чыңы»на ияләшә башлаулары сөенеч. Кем белә, бәлки киләсе елларда әле керәшен авыллары мәктәпләренең югары классларында укучыларны да оешкан төстә «Покрау чыңы»на алып килерләр. Халыкның үз бәйрәменә балаларны яшьтән үк ияләштерү яхшы бит, килешәсезме?

Тамашачы — Покрау турында

Залдагы тамашачылар арасында таныш йөзләр шактый иде. Концерт башланырга әле бер сәгатьләп вакыт булса да, үз бәйрәмнәрен сагынган карендәшләр җыелып та өлгерде. Алар «Казансу» ансамбле җыруларын тыңлый-тыңлый, 2025 ел өчен «Туганайлар»га да язылдылар. Башка кичәләрдәге шикелле үк, бу юлы да редакция тарафыннан киләсе ел өчен газетага яздырту оештырылды. 

«Туганайлар» газетасында әле күптән түгел генә умартачы Макаровлар турындагы язма чыккан иде. Ирле-хатынлы бу гаиләнең «Покрау чыңы»на беренче килүләре икән. Казандагы «водоканал»да эшләүче Люба Семеновна белән умартачы Петр Сергеевич — Теләче районының Колбагыш авылыннан. «Покрау чыңы» концерты турында эшмәкәр уллары Степан әйтүгә, кичәгә җыенганнар.

Күптәнге танышлар Альбина һәм Алексей Чукуровларның да «Покрау чыңы»н беренче күрүләре. Альбинаның Грециядәге 8 яшьлек оныгының туган көненә үзләренә менә шундый зур бүләк ясаганнар Чукуровлар.

Йортлары янәшәдә генә булган Анна Краснова (үзе Мамадыш районының Владимир авылыннан) белән күршесе, 85нең өске ягындагы Анна түти Родионова (Питрәч ягындагы Кәвәлдән) бер елны да «Покрау чыңы»н калдырмыйлар икән.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан Ольга Вараксина да елның-елында килә. «Олылар элек өйдән-өйгә әртил йөриләр иде. Әбиләр баланнан, чөгендер һәм кишердән бик тәмле итеп пируглар пешерә торганнар иде без бала вакытларда», — дип узганнары сагынып искә алды ул.

Шул ук районның Янсуар авылыннан Зоя Низамиева да ел саен килергә тырыша.

«Дусларга да хәбәр иткән идем. Узган ел кертмәделәр, дип килмәделәр. Ә үзем, эштән кайтышлый булса да, кердем әле менә», — дип сөйләде.

Агравена Васильева да:

«Дусларым белән дә, карендәшләр белән дә шушы бәйрәм көннәрендә очрашабыз. „Покрау чыңы“, ярый әле кичке алтыда, иртәрәк куйсалар, мәктпәтән китеп булмас иде», — дип сөенечен белдерде. 

Флёра Васильевна Афанасеева өчен бу бәйрәм балачагы белән бәйле:

«Ул биеп җырлый торган бәйрәм түгел. Ә табына торган бәйрәм иде. Кая гына юлга чыксак та, безгә нәнәебез Варвара әйтә иде: «Алла Анасы Кыз Мария минем балаларымны үз бөркәвең белән каплап, кайгы-хәсрәтләрдән сакла». Балачактан ук шуны ишетеп үстем. Нәнәй минем балаларны юлга озатканда да шулай дип әйтә иде». 

Залдагы тамашачы арасында үзләренең туганнарыннан уннан артыгына һәр елны «Туганайлар» газетасына подписка бүләк итүче Любовь һәм Николай Кутузовлар да, төрле районнардан килгән мәктәп директорлары, укытучылар да бар иде. Кыскасы, Казан халкын гына түгел, янәшә-тирә районнарда яшәүчеләрне дә үзенә җыйган «Покрау чыңы» тамашачыга киләсе елның Покравына кадәр сагынып сөйләрлек матур кич бүләк итте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев