Питрау хезмәт кешесен зурлап яшәргә һәм максатларыбызга ирешергә өнди торган бәйрәм
Зәй районының Кашка тау итәгендә җырлы-биюле, җиләкле Питрау гөрләде.
Быел да Питрау Зәйдә үзгә төсмерләргә баетылып, киң масштаблы халык бәйрәме буларак узды. Питрауны, элекке гореф-гадәтләргә тугры калып, Кашка тау итәгендәге сихри аланда, матур табигать кочагында уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быел ул 23 тапкыр үткәрелде.
Аллы-гөлле чәчәкләр, шарлар, төрле төстәге флаглар белән бизәлгән Питрау аланы гүя кияү егетен көтүче кәләш иде. Ә аланга илтүче юл башында ук мөхтәрәм кунакларны "Мирас", “Сандугач” балалар вокаль ансамбльләре матур керәшен җырлары белән, бәйрәмчә киенгән кызлар ипи-тоз, чәкчәк тотып каршы алдылдар.
Питрау кунакларында “Таш мич” экспозициясе аеруча кызыксыну уятты. Әлеге изге урынның тарихы тирәндә. Риваятьләр буенча ул 250-270 ел элек бакыр руднигы буларак барлыкка килгән. Серле һәм шомлы Таш мич нинди генә тарихи вакыйгалар күрмәгән, шаһиты булмаган! Бакыр табу эпизоды театрлаштырылып күрсәтелде.
Бәйрәм шатлыгын зәйлеләр белән уртаклашырга Татарстан Хөкүмәтеннән Зәй кураторы Иван Гущин, Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев, “Татлизинг” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илнар Хафизов, күренекле якташларыбыз, илебезнең төрле почмакларында, төрле өлкәләрдә җаваплы урыннарда эшләүче якташлар кайткан иде. Алар район җитәкчелеге белән бергәләп, иҗат коллективлары хасил иткән тере коридор буйлап атлады. Ә тезелеп киткән чатырларда һәр авыл җирлеге табигать нигъмәтләреннән, милли ризыклардан мул табын әзерләгән. Милли киемле, чәчләрен талир тәңкәләр белән бизәгән, такыялар үреп кигән чибәр кызлар, шаян түтиләр кунакларны сый-нигъмәттән авыз итәргә, Кашка тау чишмәсе суы эчәргә кыстады.
Биредә үк печән өстен, кич утыруларны чагылдырган күренешләр, балыкчыларның күл буенда кармак белән балык тотуларын да күрергә мөмкин иде.
Бәйрәм берничә мәйданчыкта алып барылуы белән үзенчәлекле булды. Инешнең ике як яры да бәйрәм шавына күмелде. Инеш аша салынган агач күперчектән атлап, басу ягына чыгуга балалар мәйданчыгы җәелгән, теләгәннәр сәхнәдә җыр-биюгә сәләтен күрсәтә, төрле уеннарда, аттракционнарда күңел ача алды. Андагы манзара һәр бала күңеленә хуш килде.
Ә төп мәйданда театрлаштырылган матур тамаша оештырылды. Питрау көнендә табышкан парларның гаиләләре аеруча нык була, дигән борынгылар. Бәйрәм “Кыз бирү” йоласын күрсәтү белән башланды. Театрлаштырылган тамаша Казаннан килгән "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле чыгышлары белән үрелеп, үзенчәлекле төс алды. Халкының иң нечкә кылларын уятып, өздерде бәрмәнчеклеләр.
Районыбыз һәм күрше-тирә районнардан килгән фольклор төркемнәр чыгышлары, мәдәният хезмәткәрләре, авылларның иҗат коллективлары әзерләгән бай концерт программасы тамашачы күңеленә хуш килде. Зур мәйдандагы тамашаны олы экран аша карау мөмкинлеге дә тудырылган иде.
Мәйдан уртасында кызыклы уен-бәйгеләр белән бергә җыр-бию дә тынып тормады.
Район башлыгы Разиф Кәримов халыкка бәйрәм котлавын ирештерде:
- Һәммәгезне чын күңелдән халык бәйрәме - Питрау белән котлыйм. Питрау бүгенге көндә район һәм республикакүләм бәйрәмгә әверелде һәм елдан-ел масштабы үсә. Питрау хезмәт кешесен зурлап яшәргә, бергәләшеп алда торган максатларыбызга ирешергә өндәүче бәйрәм ул! Зәйдә 20гә якын милләт вәкилләре бер гаиләдәй, дус-тату яши. Районда аларга мәдәниятләрен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Хезмәтне матур бәйрәмнәр белән аралаштырып яши белгән халкыбыз. Барыгызга да ихлас күңелдән гаилә иминлеге, саулык-сәламәтлек, уңышлар телим, - диде ул чыгышында.
Иван Гущин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Питрау бәйрәме белән котлавын җиткерде.
Разиф Галиевич, Иван Николаевич быелгы Питрау көнендә гаилә корган яшь парлар Дмитрий белән Ольга Рудилар, Сарсаз-Баграж авылының өлкән кешесе Владимир Мартемьянов, 50 елдан артык бергә матур үрнәк гаилә булып яшәүче Роза һәм Василий Ивановларга бүләкләр тапшырдылар.
- Без Мәскәүдә яшибез. Ел да Питрау бәйрменә кайтырга тырышабыз, бик ошый бу бәйрәм. Бәйрәм ул халыкка якынрак булган саен күңел түренә ныграк керә. Питрау бәйрәме барлык гореф-гадәтләрне саклап, бар халыкның актив катнашуын күздә тотып оештырылган. Шулай үткәнебезне онытмыйча, алга матур планнар корып, дус-тату яшик, - диде бәйрәмгә Мәскәү шәһәренән кайткан Светлана Демиденко.
Питрауда балалар “Керәшен җыруы әйтә балалар” бәйгесендә үзләрен сынады. Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрнең киләчәк буыннарга барып ирешүе бик мөһим. Бәйрәмне оештыручылар аның бу ягын да уйлаган иде.
“Питрау чибәре-2022”, “Ак дәдәй”, “Ашамлык”, “Моңлы тавыш 60+” бәйгеләре дә оештырылды.
“Моңлы тавыш 60+” конкурсында Сәвәләйдән Зинаида Антонова, Дүрт-Мунчадан Анна Батаева, Зилира Гыйльфанова, Аксардан Фирдәвес Галиева, Рәсимә Хәмидуллина, Бура-Киртәдән Рәфкать Сәгыйдуллин, Сарсаз-Баграждан Клара Чувашова, район мәдәният йортыннан Роза Зотова, Дания Усманова, Фәридә Маслова, Флера Мингалимова, Роза Кузьмина керәшен җыруы җырлап, осталыкларын күрсәтте. “Ак дәдәй” бәйгесендә Сәвәләйдән Владимир Кашаев, Имәнлебаштан Илгиз Әхмәтҗанов, Сарсаз-Баграждан Илья Белголов, Иске Зәйдән Алексей Малафеев, Кәрәкәстән Гаяз Гыйләҗиев үзара ярышып, “Ак дәдәй” исеменә Дүрт-Мунчадан Александр Филимонов лаек булды. Калган катнашучылар аерым номинацияләрдә бүләкләнде.
“Питрау чибәре-2022” конкурсында уңганлыкта, булганлыкта, иҗатта, тапкырлыкта 7 кыз көч сынашты. Сармашбаштан Рузинә Шәйгәрданова – “Иң зәвыклы кыз”, Резеда Шәйгарданова –“Иң үткен”, Дүрт-Мунчадан Альбина Анисимова -“Иң иҗади”, Югары Шепкәдән Сөмбел Мингалина - “Иң зирәк”, Аксардан Гөлия Абзалова – “Иң мөлаем кыз”, Мирныйдан Марина Лукманова “Иң зифа Питрау чибәре” номинацияселәрендә бүләкләнде. Ә “Питрау чибәре” исеменә Түбән Биштән Яна Зингарова лаек булды.
Спорт мәйданын исә кул көрәше, гер күтәрү, милли көрәш осталары тотты. Биредә тамашачылар Питрау батыры исеме өчен көрәшне түземсезләнеп көтте.
Төп мәйдан уртасында эстрада йолдызлары концерты дәвам итте. Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, Марина Карпова, Ясмин, Алинә Давыдова җырларына халык рәхәтләнеп биеде. Уеннарны Рамил Шәрәпҗан оештырды, җырлады да.
Ә бәйрәмнең иң кульминацион мәле Питрау учагын кабызу булды. Бу гореф-гадәт шулай ук борынгыдан килә. Быел да халык учак тергезүне түземсезлек белән көтеп алды. Учак тирәли җырлап, әйлән-бәйлән уены белән мавыгып, төн уртасы җиткәне сизелмәде дә.
Клара Ермолаева.
Ирина Смирнова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев