Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пётр Иванов – Чаллының иң яхшы шоферы

Мәскәүдә уздырылган Россиякүләм «Иң яхшы автобус йөртүче» конкурсында да ул махсус призга ия булды.

29 октябрьдә илебез автомобиль транспорты хезмәткәрләр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, чыгышы белән Түбән Биш авылыннан (Зәй районы) булган шофер Пётр Иванов турында язарга булдым.

Дүрт дистә елдан артык ерак араларга йөк ташучы Пётр Иванов Яр Чаллы шәһәрендә яши. Ничәмә-ничә еллар карап-күзәтеп баруыбыздан чыгып, һөнәри осталык ярышларының берсе генә дә Петр Ивановичтан башка үтмидер дигән нәтиҗәгә киләбез.

Быел 28 сентябрьдә, Өлкәннәр көне уңаеннан, Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган “Автобабай” ярышында катнашып, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүен һәм машинаны оста йөртүен күрсәтеп, карендәшебез Пётр беренче урынны яулады. Яр Чаллының ГАИ җитәкчесе җитәкчесе Радий Кадиков аңа җиңүче кубогын, медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Икенче көнне, 29 сентябрьдә, һөнәри осталык буенча Чаллыда ундүртенче мәртәбә уздырылган “Кубок КАМАЗа-2023” ярышы да аңа җиңү китерде. Пётр Иванович “КАМАЗ машинасын иң яхшы йөртүче” исеменә лаек булды. Транспорт логистикасы департаменты директоры урынбасары Евгений Наборщиков КАМАЗ автогигантының 9 бүлегеннән ярышта катнашкан 28 машина йөртүчене тәбрикләп, барысына да уңышлар теләде.

5-7 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән Россиякүләм “Иң яхшы автобус йөртүче” конкурсы да аңа уңыш китерде. Илебезнең 35 төбәгеннән килгән 55 шофер арасыннан Петр Иванович махсус призга ия булды. “Иң тәҗрибәле катнашучы” буларак, Яр Чаллы шәһәреннән Пётр Иванов (63 яшь) махсус призга лаек булды. Пётр Иванов 43 ел автобус һәм йөк машиналары йөртә. Бөтенроссия “Йөк машинасын иң яхшы йөртүче” конкурсларында күп мәртәбәләр призлы урыннар яулады”, дип язып чыктылар аның турында Россия транспорт министрлыгы сайтында.

Болар – карендәшебез Пётрның шушы елдагы уңышлары, җиңүләре. Гомумән, ул Чаллыда һәм илнең башка шәһәрләрендә йөк машинасы шофёрлары арасында оештырылган бәйгеләрдә 18 елдан артык катнаша, призлы урыннар яулый. Беренче җиңүе Түбән Новгородта була, аннан Калининградта узган бәйгедә катнашып икенче урынны ала. Йөк машинасы шофёрларының Симферопольдә оештырылган илкүләм һөнәри осталык ярышында берьюлы ике номинациядә призлы урынга ия була. Йөк машинасын йөртүче иң яхшы шофер буларак, аны Африкага, “Ралли Дакар” марофонына да чакыралар. Биредә ул безнең җиңүче команданы каршы ала. Пётр Иванов шофёрлар арасында үткәрелә торган һөнәри ярышларда әле һаман да катнаша.

Шофёр Пётрның җиңүле ерак юлларына башлангыч Чаллы автомеханика техникумында укыганда ук салынгандыр. Техникумны тәммалап, КамАЗ заводында эшләгәндә армиягә алына. Казахстан космодромында хәрби хезмәт үтеп кайткан егетнең шофер булып, ерак җирләргә йөк ташу, дөнья күрү хыялы тормышка аша. Һәм менә ул инде КАМАЗның сәүдә-финанс компаниясе складыннан 40 елдан артык ерак җирләргә – Россия төбәкләренә һәм Европа илләренә йөк ташый.

Аның әтисе Иван Яковлевич – безнең Кабан Бастырык авылыннан. 1939 елны Алабуга укытучылар техникумын тәмамлап, педагог дипломы ала һәм Югары Шепкә мәктәбендә балалар укыта. Сугыштан соң Түбән Биш җидееллык мәктәбенә мәктәп директоры итеп билгеләнә, физика укыта. 1946 елда Пусташитның иң чибәр кызы Ольга белән гаилә кора. Икесе дә гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлыйлар. Иван Яковлевич 33 ел Түбән Биш мәктәбе директоры булып эшли. Ул җитәкчелек иткәндә мәктәптә бик зур эшләр башкарыла: мәктәп уньеллыкка әйләнә, класс бүлмәләре өчен өстәмә агач бина салына, ат абзары, интернат, җылыту биналары җиткерелә, кирпечтән ике катлы яңа мәктәп бинасы төзелә. Ивановлар гаиләсендә 5 бала үсә: Клара, Валентин, Галина, Лидия, Пётр. Төпчек уллары Пётр яшенле-яңгырлы Питрау бәйрәме көнендә дөньяга килә.

– Әти белән без, “Урал” мотоциклына утырып Чабак тавындагы Питрау бәйрәменә менеп киттек. Мәктәптә гомере буе җыештыручы булып эшләгән Кустар Сандыра (Александра Степанова) түтинең, бәхет кошы тоткандай: “Ивановның Пётры туды!” – дип кычкыра-кычкыра, Питрау бәйрәме уза торган наратлыкка җигүле мәктәп атында өермә өертеп килеп туктаганын хәзер дә хәтерлим. Ул вакытта миңа 6 яшь иде. Питрауда туган балага нинди исем кушасы да инде хәл ителгән иде, – дип әле дә скә ала ул вакытларны Пётрның тутасы Лидия.

Хәзреге вакытта Пётр  үзенең гаиләсе белән, Чаллы шәһәрендә әти-әнисе йортында яши. Гаиләсе белән туган авылы Түбән Бишкә дә еш кайта. Түбән Бишнең быел 22 июльдә уздырылган авылы җыенында да ул 70 тапкыр гер күтәреп һәм, бии-бии, көянтә-чиләк белән су ташып авылдашларын, кайткан кунакларны шаккатырды. Хатыны Мария белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр, биш оныклары үсеп килә. Уллары Иван да үзенең йөк машинасында әтисе кебек ерак араларга йөк ташый. Ә оныклары Леон картинг белән шөгыльләнә.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА, Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев