Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Петр Гаврилов – Брест крепостеның хаксызга онытылган Герое

Майор Пётр Гаврилов – Брест крепостеның исән калган иң соңгы сугышчысы. 32 тәүлек буе ул, үзенең сугышчылары белән бергәләп, нацистларның атакаларын кире кайтара. Концлагерьлар тәмугы аша үтә һәм озак еллар дәвамында хаксызга эзәрлекләнелә. “АиФ-Регион” Геройның тарихка әйләнгән тормышы турында искә төшерә.

Төп-төгәл 82 ел элек, 1941 елның 22 июнендә, немецлар СССР территориясенә басып кергәч, берничә сәгатьтән соң ук, Брест крепостен геройларча саклаучыларның геройларча каршы торучы башланган. Цитадель (ягъни крепость — ред.) чик буенда ук урнашканлыктан, беренчеләрдән булып, дошман һөҗүменә дучар була.

Комачаулаучы командир 
Пётр Гаврилов 17 июньдә (яңа стиль буенча) Татарстанның Әлбәдән авылында туа. Әтисез үсә. Аларның семьясы — әнисе Александра Ефимовна, бертуганы Сергей һәм Пётр ярым землянкада яшиләр. Әниләренә көнлекче булып эшләргә — чит кешеләрнең керләрен юып йөрергә туры килә. 8 яшендә Пётрны мәктәпкә бирәләр. Тик ул 4 классны гына укып бетерә — семьяны туйдырырга кирәк була. 14 яшендә Пётр Казанга китә. Биредә ул ишегалды җыештыручы, йөк ташучы була, кара эштә йөри. 

Гражданнар сугышы башлангач, Кызыл Армиягә язылып китә. Фронтта аның чын сугышчы таланты ачыла. Хезмәттәшләре Гавриловны корычтай нык холыклы һәм курку белмәс, башкаларны үз тирәсенә туплый алучы кеше буларак характерлыйлар. Аның алга таба нинди һөнәр сайлаячагы билгеле була инде. Пётр командирлар әзерли торган курска укырга керә, аны тәмамлаганнан һәм офицер званиесе алганнан соң, Төньяк Кавказда хезмәт итә. Хәрби академиядә дә белем алып чыга, өйләнә. Хатыны белән аларның балалары булмый, шунлыктан бер ятим малайны уллыкка алалар. Сугыш башланырга берничә ай алдан Гавриловны Брест крепостена күчерәләр.

Яңа гарнизонда ул офицерлар арасына артык кереп китә алмый. Бөртекчел, төпченүчән Пётр үзенә дә, башкаларга да тынгылык бирми. Политотделдагылар да аңа сагаебрак карыйлар. Чөнки сугышчылар белән әңгәмә уздырганда, майор Гаврилов сугыш таулар артында түгел, Гитлерга СССР белән ике арадагы тынычлык турындагы солыхны өзү берни тормый, дип бер генә мәртәбә әйтми. Гавриловны сугышчылар күңелендә хәвеф, шик тудыруда гаеплиләр, НКВД аны 1941 елның 27 июнендә — партия җыелышында "утлы таба«га бастырганнан соң, кулга алырга җыена. 

Ә Гаврилов хаклы булып чыга: 22 июнь таңында фашист частьлары Көнбатыш Буг елгасын кичеп чыгалар һәм крепостька һөҗүм итәләр. 

Соңгы патронга кадәр сугышалар
Беренче шартлау тавышы ишетелүгә үк, майор сугыш башланганын аңлап ала. Хатыны белән улына подвалга төшәргә куша һәм алар белән саубуллаша. Крепостьтан оборона сызыгына алып чыгу өчен, үзенең сугышчыларын җыя башлый. Әмма крепостьтан төп чыгу урынында инде бу вакытта каты сугышлар бара. Иртәнге 9га немецлар крепостьне боҗралап әйләндереп алалар. 

Пётр Гаврилов 44нче укчы полк командиры була. Бер айдан артык Көнчыгыш форт оборонасына җитәкчелек итә. Гитлерчылар, үз яклары бик нык бомбага тотканнан соң гына фортка керә алалар. 

«Көнчыгыш форт каршылык күрсәтү оясы булып калды, — дип яза 1941 елның 26 июнендә Бресттан немец штабындагы берәү. — Якын бармалы түгел, пуля яңгыры һәм пулемет уты якынлашкан һәркемне аяктан екты». Гитлерчыларга, «Фортта — якынча 20 командир һәм 370ләп сугышчы, хатын-кызлар, балалар. Каршылык күрсәтүче көчнең үзәгендә, янәсе бер майор һәм бер комиссар» икәне мәгълүм була.

29 июньдә немецлар Көгчыгыш фортны саклаучыларга ультиматум куялар: Гавриловны үзләренә бирергә һәм коралны ташларга! Әгәр дә ризалашмасалар, каршылык күрсәтә торган гарнизоны белән бергә, фортны җир белән тигезләячәкләрен әйтәләр. Әмма сугышчыларның берсе дә дошманга бирелми. Майор Гаврилов боерыгы буенча, форттагы хатын-кызлар һәм балалар дошман кулына әсир итеп җибәрелә. Совет сугышчыларының хәрби кирәк-яраклары беткәнлектән, кул сугышы башлана. Көнчыгыш фортны саклаучылар аяусыз штык сугышында һәлак булалар. Контузия алган һәм яралы сугышчылар әсирлеккә төшәләр. Әмма алар арасында майор Гаврилов булмый. Котырынган немецлар крепостьтагы казематларны актаралар, тик юкка гына...

Язучы Сергей Смирнов үзенең «Брестская крепость» китабында сугышның 32нче көнендә немецларның крепостьта әсирлеккә алган cугышчыны китерүләре турында лагерь госпитале табибының сөйләгәннәрен китерә: «Әсирнең киеме теткәләнеп беткән, яралы һәм бик нык хәлсез. Нәрсәдер йотарлык хәлдә түгел иде. Табибларга аны ясалма рәвештә тукландыру кулланырга туры килде. Ә немецлар аның әле бер сәгать кенә элек каземетта ялгызы һөҗүмгә каршы торуы, берничә гитлерчыны үтерүе турында әйттеләр». Бу әсир Гаврилов була. Каһарманлыгына хөрмәт йөзеннән генә аны исән калдыралар. 

Немецлар әсирлегенә эләккән Гаврилов берничә концлагерь аша үтә. Шуларның берсендә генерал Дмитрий Карбышев белән таныша. Фашистлар суыкта ялангач калдырып, өстенә салкын су коеп җәзалап үтергән генерал белән! Карбышев үлә, әмма дошманга буйсынмый.

Пётр Гаврилов та сорау алулар һәм җәзалаулар тәмугы аша үтә. Немецлар аңа, кат-кат, сатлык генерал Власов армиясендә полк командиры урынын тәкъдим итәләр. Ләкин майор дошман белән хезмәттәшлеккә бармый. 

Брест крепостен саклаучылар 1945 елның маенда Кызыл Армия частьлары тарафыннан әсирлектән азат ителәләр. Партбилетын югалганлыктан, Гавриловны партия сафларыннан чыгаралар, ә хәрби званиесен үзенә кайтаралар.1945 еның көзендә аны Себердәге япон хәрби әсирләре ябып тотыла торган совет лагерена начальник итеп билгеләгәннәр дигән мәгълүмат та бар. Анда Гавриловка, хезмәте өчен, берничә мәртәбә Рәхмәт белдерелә. Аерым алганда, хәрби әсирләр арасында тиф эпидемиясе таралуга юл куймаганы өчен.

Тиздән Пётр Михайлович Татарстанга кайта. Туган авылында аны шикләнеп, сагаюлы каршы алалар. Урып-җыю өсте булса да, аны — элекке әсирне эшкә алмыйлар. Техниканы, атны ышанып тапшырырга куркалар. Артыннан черек бәрәңге атып калалар... Гаврилов моңа бик борчыла, авылдашлары белән мөнәсәбәтләрне җайларга тырыша. Әмма юкка! Эш эзләп, район үзәгенә бара. Чүлмәк ясау фабрикасына урнаша. Бер елдан Краснодар краена китә һәм икенче мәртәбә өйләнә. Үзенең беренче хатыны Екатерина Григорьевнаны үлгән дип белә.

Үпкә сакламый
1955 елда радиога «Брест крепосте геройларын эзләгәндә» дигән тапшырулар циклы чыга. Ул тапшыруларның авторы Сергей Смирнов Көнчыгыш форт командиры батырлыгына багышланган китап бастырып чыгара. Шуннан соң Пётр Гавриловка партия билеты бирәләр, Герой Алтын Йолдыз белән дә бүләкләнә. Илленче елларда, Брестка бер килүендә, ул сугышның беренче көненнән соң бер дә күрмәгән һәм үзе инде һәлак булганнар дип исәпләгән беренче хатыны Екатерина Григорьевна белән улы Николайның исән икәнен ишетә. Улы армиядә хезмәт итә. Ә параличланган Екатерина Григорьевна инвалидлар йортында була. Пётр Михайлович икенче хатыны белән барып, Екатерина Григорьевнаны үзләре янына Краснодарга алып кайталар һәм соңгы көннәренә кадәр тәрбиялиләр. 

Гаврилов үзенең туган ягын да онытмый. Әлбәдәнгә еш кайта, якташлары белән хатлар да алыша, күңелендә аларга үпкә сакламый. Җәмгыятьнең, системаның «әсирләр — сатлыкҗаннар» дигән ялгыш карашны халык аңына сеңдергәнен яхшы аңлый ул. 

Пётр Гаврилов үзен Брест крепостеның гарнизон зиратында җирләргә васыять итеп калдыра.

Хәзерге вакытта Әлбәдәндә аның туганнары калмаган. Балалыкка алган улының исән булуы билгеле, оныгы да бар. Әмма үз әтиләренең һәм бабайларының туган җире белән элемтәләре юк. 

Казанда Гаврилов исемендәге урам бар, әмма башкала халкының күпчелеге Гавриловның кем икәнен белми. Гаврилов 14 яшенә кадәр яшәгән Әлбәдән авылында Геройның музее бар. Милләте буенча, Гаврилов — керәшен, шунлыктан, музейдагы экспонатларның бер өлеше бу халыкның культурасына багышланган. Музейда майорның шәхси әйберләре дә саклана: хәрби формасы, сәгатьләре, полкташлары белән язышкан хатлары, документлары, фотосы. Экспозиция үзәгендә — Брест крепостеннан кайтартылган җир, Гаврилов соңгы һөҗүмгә күтәрелгән фортның сугыш уты көйдергән кирпече. Аларны Татарстанга Брест крепосте музее хезмәткәрләре китереп тапшырган...

Ольга ЛЮБИМОВА.
«Аргументы и факты» атналыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев