Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Павел Минеев: «Багражда халык бердәм»

Зәй районының Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеев 2023 елга нәтиҗә ясап, грантлар, өмәләр турында сөйләде.

Өч грант

— 2023елда безнең Баграж авыл җирлегендә бик күп эшләр башкарылды. Беренчедән, без өч грант оттык. Аның берсе «Татнефть»нең бер миллион ярымлык гранты булып, без аны Сарсаз Баграж авылында яңа скважина казуга тоттык. Аның территориясен, санитар саклау зонасы буларак, койма белән әйләндереп алдык. Электр уты көйләдек. Будка-частотник ясалып, 150 метрлап яңа торба сузып, линиягә тоташтырдык. Скважинадан файдалануга рөхсәт алу буенча документларны рәсмиләшерү бара. Яңа скважинаы тиздән тоташырачакбыз.

Шулай ук, «Агросила» гранты алдык — 700 меңлек. Сарсаз Баграж клубы түбәсеннән яңгыр үтә иде, бигрәк тә, музей белән китапханәгә. Проект ясатып, түбәнең шул сумма җиткән кадәр өлешен яптыра алдык.

Урта Багражга да «Агросила»дан 400 меңлек грант алдык. Шул акчага бу авыл клубының җылылык торбаларын яңадан алмаштырып, өстәмә батареяләр куйдык. Моңа кадәр салкынча булган тамаша залы һәм сәхнә хәзер җылынды.

Менә болар барысы — шул өч грантка башкарылган эшләр.

Үзара слым акчасына

Үзара салым акчасына без инде Сарсаз Багражда Чөкери чишмәсеннән торба сузып, аның суын авылга якынайттык. Халык көн саен суга килә, крещениедә шунда су коенабыз. Керү юлы яз-көз пычрак була иде, ул юлга һәм мәйданчыкка вак таш түшәп рәтләдек. Өстәмә баганалар утыртып, чишмәгә ут суздык. Ял беседкасын, су коену өчен купель эчен такта белән эчләдек һәм тышлап та куйдык.

Зиратка элегрәк часовня җиткергән идек, шуның кырыена ял итү өчен эскәмияләр алып көйләдек. Зиратта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә урнаштырдык.

Урта Баграж белән Югары Багражда урам юлларына вак таш түшәдек — Үзәк урам белән Чишмә урамына, Октябрь урамына. Өч авылда да урам утларын ремонтладык.

Югары Баграж чиркәүле булыр

Иң сөендергәне, Югары Баграж чиркәвен, бик нык авырлыклар белән булса да, мәдәни мирас объектларын саклау программасына кертә алган идек. 2023 елда чиркәүне сүтеп, яңа нигез-фундамент салуны декабрь аенда төгәлләдек. Январь яки февраль айларында чиркәүгә бура күтәрә башларбыз. 2024 елның көзенә инде, Алла боерса, бу чиркәүне җиткереп бетереп ачарбыз дип өметләнәбез.

Өмәләр — традиция

Төп эшләр менә шулар. Аннан, безнең җирлектә зиратларда өмә оештыру традициягә керде. Сарсаз белән Урта Баграж зиратында язын да, көзен дә өмәләр уздырдык. Рәхмәт, авыл халкы безнең чакыруга дәррәү кубып килә. Язгы өмәгә ир-атлар, хатын-кызлар — барлыгы 150ләп кеше җыела. Язын шәһәрдән дә күпләп авыл тумалары кайта. Ватсаптагы авыл группасында 270ләп кеше хәзер. Хәбәр тиз тарала. Ә көзге өмәгә ир затлары гына җыелдык.

Егетләрне онытмыйбыз

Махсус хәрби операциядәгеләрне дә онытмыйбыз. Үзебезнең җирлектән киткән унике егеткә, гуманитар ярдәм буларак, 105 меңлек посылка җибәрдек. Егетләребез үзләре соарган кирәк-ярак, машина аккумуляторлары да... «Посылка җибәрергә» дигәч, авыл халкы тиз арада 170 меңләп акча җыйды. Ул сумманың калганына парафин сатып алабыз, Сарсаз Багражда мәктәп укучылары окоп шәмнәре ясый. Инде 600-700дән артык шундый шәм җибәрдек. Сарсаз Баграж клубында госпиталь өчен эчке киемнәр тегелә. Ә Урта Багражда маскировка челтәре үрәләр. Шул акчага җәтмә белән тукыма сатып алып, үзебезнең егетләргә «именой» маскировка челтәре үрә башлыйбыз.

Фельдшер-акушерлык пункты

2023 елда, махсус программа буенча, Сарсаз Багражда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул халык өчен бик уңайлы урында — авыл уртасында төзелде. Бу эшләрдәге зур ярдәмнәре өчен, районыбыз җитәкчеләренә халык рәхмәтен үзебезнең «Туганайлар» аша җиткерәм.

Еллар кул кысышкан мизгелләрдә

Үзебезнең гаиләгә килгәндә, үтеп киткән елның декабрендә бөтен туган-тумача җыелышып, хатынымның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Безнең гомер кеше арасында, эштә үтә, мәктәптә укучы өч оныгыбыз да, әле бакчага йөрүче бәләкәе дә үзебезгә лаеклы алмаш булырлар, дип өметләнәбез.

Еллар кул кысышкан мизгелләрдә бар кешенең дә күңелендә яхшы теләкләр генә уянадыр. Ә шулай да хәзерге вакытта барысыннан да мөһимрәк теләк: махсус хәрби операциядәге егетләребез үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үтәп, туган якларга исән-сау кайтсыннар. Илләр — имин, гаиләләр —бөтен, халык эшле, ашлы һәм бәхетле булсын.

2024 елда барлык якты уйларыбыз, планнарыбыз тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев