Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөридәге Питрау бәйрәмнәре тарихыннан

Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында республикадагы һәм тирә-як төбәкләрдәге керәшеннәрне үзенә җыя торган Питрау бәйрәме узган гасыр азагыннан башлап үтә.

Җөридә – Питрау бәйрәме

Җөридә Питрау үткәрүнең үз үзенчәлекләре бар. Ул кичкә таба башлана һәм иртән кояш чыкканчыга кадәр дәвам итә.

Механизатор В.Никитин, “Нократ” газетасы журналисты Н.Михайлов, сыер савучы А.Алексеева бәйрәм флагын күтәрделәр.

Керәшеннәрне бәйрәмнәре белән Мамадыш чиркәве әтекәе Дмитрий котлады, әлеге изге көннең асылын аңлатты, кешеләргә дуслык, бердәмлек теләде.

Питрауга Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул үз чыгышында мамадышлыларның яхшы эшләвен билгеләп үтте һәм халыкны Питрау белән котлады. Республиканың иң югары җитәкчеләреннән берсенең әлеге бәйрәмгә килүе керәшеннәр тормышына игътибар артуын раслый.

Җыенны алып баручылар – Татарстанның атказанган артисты Лидия Әхмәтова һәм район культура бүлеге башлыгы Степан Спиридонов мәйданга – якташларын, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевны чакырдылар. Үзен гади тотучы җырчы керәшен җырларын оста һәм моңлы башкарып, бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрүгә өлеш кертте.

Төрле авыллардан килгән керәшен фольклор ансамбльләре чыгышы да элекке заманаларны хәтергә төшерде.

Җыенда ат чабышы, җырчылар бәйгесе, керәшен чибәре конкурсы, төрле ярышлар да үткәрелде.

Республика төбәкләреннән җыелган батырлар көч сынашты. Чаллының танылган көрәшчесе Айрат Гыйлаевка тиңнәр булмады. Ул Питрауның иң зур бүләге – “Ока” машинасына һәм тәкәгә лаек булды.

Учак ягылды. Бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.

Бәйрәм кунаклары арасында Чаллы шәһәре башлыгы урынбасары Геннадий Емельянов, Казаннан шушы авылда туып-үскән бертуган Иван һәм Валерий Егоровлар бар иде.

П.Емельянов. (“Туганайлар” газетасы, 24 июль, 2003 ел).

 

Әкияттәгедәй гүзәл тамаша

Питрау флагын Социалистик Хезмәт Герое Иван Захаров күтәрде. Гомерен урман хуҗалыгын үстерүгә багышлаган өлкән урманчының хәрбиләрчә төз атлап килүе алкышларга күмелде.

Мәйдан уртасына, Питрауга дип атап әзерләнеп килгән керәшен фольклор ансамбльләре чыга башлады. Алар арасында Мамадышның “Урагай”, Питрәчнең “Миләш”, Алабуганың “Ак каз”, Зәйнең “Сәвәләй”, Иске Гришкинның “Бигәшкәй”, Комазанның “Карендәшләр”, Берсутның “Кәсилә”, Чия башының “Асыл бизәкләр” һәм башкалар бар иде. Барысы да милли киемнәрдән, берсе дә икенчесен кабатламый.

Килгән кунакларны Мамадыш җирендә үскән ашлыктан пешкән ипидән авыз иттерделәр. Фольклор ансамбльләре түгәрәк ясап мәйдан әйләнделәр.

Бәйрәм берьюлы ике урында дәвам итте. Түбәсе ябулы сәхнәдә фольклор ансамбльләре, халык талантлары, танылган җырчыларның чыгышлары таңга кадәр яңыграп торса, түгәрәк аланда төрле уеннар, ярышлар үтте. Себерке бәйләү, иң матур чәчәк бәйләме җыю кебек Питрауга хас ярышларда да тамашачы теләп катнашты.

Сәхнә түренә Питрау чибәре исемен дәгъвалап, иң гүзәл кызлар чыгып тезелгәч, мәйдан “ах” итте. Иң матур кызлар – керәшендә, диләр, дөрес икән бит! Питрау чибәре исеменә Юкәче авылы кызы Вероника Лукина лаек булды.

Татарстан күләменә тиң торырлык бәйрәмне уздыру өчен чыгым күп тотылган. Җөри  җирле үзидарә советы председателе Борис Иванов матди ярдәм күрсәткән спонсорларга рәхмәтле.

– Администрация башлыгы Р.Кәлимуллин, аның урынбасары А.Иванов, азык-төлек комбинаты директоры Т.Павлов, шулай ук, республика финанс министры Р.Мусин, Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Г.Емельянов, Җөридә туып-үскән бертуганнар, “Ак барс” холдинг директоры Иван Михайлович һәм “Трансгазнефть” оешмасы вице-президенты Валерий Михайлович Егоровлар үзләреннән зур өлеш керттеләр, – диде Борис Викторович.

Кояш бәйрәм тамашасыннан канәгать булып, офыкка кереп югалды. Тамашачылар керәшеннәрнең яраткан җырчысы Виталий Агапов һәм “Моңлы Чаллы” ансамбле концертын тыңлап куансалар, көрәш мәйданы тирәсендәгеләр Питрауның көрәше батыры ачыклануын көттеләр. Көндәшләрен җиңеп, батыр исеменә Рөстәм Мухамов лаек булды. Аңа “Ока” бүләк иттеләр.

Бәйрәм ахырына якынлашты. Сызылып килгән таң нурларына Питрау учагы яктысы да өстәлде.

(Р.Михайлова. “Туганайлар” газетасы, 15 июль, 2004 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев