Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов: «Актер буларак дилбегәләрнең бушаган чагы»

Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов белән интервьюдан өзек.

— Театрны ташлар чиккә җиткән булдымы?
— Юк, алай дип уйлаганым булмады. Хәер, театрга килү юлы да җиңел булмады. Училищеда укыган чакта ук Камал театрында спектакльләрдә уйнап йөрсәк тә, сезнең группадан ике генә кешене алабыз, диделәр. Шунда үҗәтлек кабынды. Эчке сиземләү дигән әйбер дә бар бит әле. Миндә ул көчле, күрәсең. Укыган вакытта ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәткә баручы автобусларны күрсәм дә, йөрәк жу итеп куя иде. Тикмәгә булмаган бит, язмыш шул якларга илтте. Дөрес, Әлмәт театрында күп эшләргә туры килмәде, аннары армия хезмәте, аннары... Тинчурин театрында, Дамир Сираҗиев белән эшләргә ниятләп кенә куйган идем, әни, ялгызымны калдырасыңмыни, дигәч, авылда калдым. Рөстәм Галиев, Түбән Камада театр оештырабыз, дигәч, анда эшләдем. 14 елдан соң гына Камал театры сәхнәсенә аяк бастым. Без, перефириядән күтәрелгән артистлар, теләсә кайсы сәхнәдә дә эшли алабыз, дим мин. Ә менә хәзер башкаладан авыл-районнарга китеп эшли алучылар булса да, бик азлар гынадыр. Уңайлылык, рәхәтлек изрәтә бит ул, аннан чыгулары кыен. Гәрчә хәзер инде бөтен җирдә дә уңайлыклар тудырылган булса да. Театрдан Түбән Камада эшләгән чакта арыган идем анысы. Өсте-өстенә спектакль, артистлар аз булгач, һәрберсенә дә роль була. Шунда Рөстәм Галиевкә: «Нормальный кеше шикелле, спектакль каратып утыртасыңмы мине, юкмы?» — дип әйткәнем булды. Менә хәзер инде җәелеп карыйм. «Театрны ташлар идеңме?» дигәннән, кеше ышанмастай бер хәлне дә сөйлим әле. Хәния Фәрхи белән эшләгән чак иде ул. Аның бер иганәчесе, Хәния командасында эшләү шарты белән, ике бүлмәле фатир тәкъдим итте. Театрны ташлап, әлбәттә. Китә алмадым. Ә эстрада тормышымда барыбер параллель рәвештә барды.

— Актер бәхете — режиссердан, диләр. Килешәсезме?
— Актерның язмышы — режиссер кулында. Сине күреп ала, уеныңны ярата икән, рәхәтләнеп иҗат итәргә генә кала. Мин ул яктан уңдым. Түбән Камада Рөстәм Галиев нәрсә теләсәм — шуны уйнатты. Ничек теләсәм, шулай эшләтте. Камал театрында да килгән шәпкә Фәрит Бикчәнтәев бөтен спектакльләргә диярлек алды. «Телсез күке»дәге Зарифымны мин әле бүген дә сагынам. Бик авыр эшләнсә дә, ә бәлки авыр эшләнгәнгә күрә дә, бик кадерле, бик якын ул миңа. Аннары бер-бер артлы рольләр китте. «Талак-талак» (Хәй Вахит), «Тимер борчак» (Равил Бохараев), «Мулла» (Туфан Миңнуллин) спектакльләрендәге рольләремне шундый яратып уйнадым һәм сагынып искә алам. Театр артисты буларак, уйнамадым, күрмәделәр дип зарлану гөнаһ булыр иде. Дөрес, Камал театрына килеп кергәндә, үземне артист буларак өлгереп җитешкән дип саный идем. Түбән Камада мин үзем «диктовать» итә идем, ә монда миңа шартлар куйдылар (көлә).

— Балаларыгыз актер булам дисә, ни диярсез?
— Кем булам дисәләр дә, аларның теләкләренә каршы килмәячәкмен. Мине әни соңгы сыерын сатып укытты, аңа бик рәхмәтлемен. Балаларымның өчесе дә талантлы, киләчәктә кем булам дисәләр дә, ярдәм итәргә тырышырмын. Беләсеңме, мин бит әти игътибарын күргән, аның тәрбиясен алган кеше түгел. Теләгәнемә үзем ирешкәч, балаларым да теләгәннәрен үзләре эзләп табарга тиеш кебек. Бу җәһәттән башка әтиләрне күзәтәм һәм, кара әле, мин бит үз балаларыма боларны эшләмәдем, дип куям. Балаларга наз дигән әйбер кирәк. Ата назы да, ана назы да. Шуңа балаларга игътибарлы булырга тырышам. Алардан бик разый, бик рәхмәт. Әйдә, гаилә темасын калдырып торыйк, күз тияр.

— Сайларга туры килсә, кайсын сайлар идегез: театрнымы, җыр сәнгатенме?
— Рәхәтләнеп, бирелеп җыр сәнгате белән яшәгән көннәрем. Миңа, театр актеры булгач, бусы нәрсәгә инде сиңа, дип әйткәләгәннәре булды. Кешенең нәрсәгәдер омтылышы булмаса, яшәүнең кызыгы бетә. Менә әле актер буларак дилбегәләрнең бушаган чагы. Чөнки без инде шундый яшькә җиттек, мин аны торгынлык чоры дип тә әйтмим, ну әзрәк син «ни туда, ни сюдарак». Аны бөтен актер кичерә. Инде бу яшьтә 2–3 елга бер әйбәт роль булса, бик яхшы. Шулай икән, нишләп әле җырламаска? Концертларымны авылларда бик җылы кабул итәләр. Казанда да концерт куярга ният юк түгел. Шунысы гына бар: миңа гомер-гомергә оештыру эшләре авыр бирелде. Шуңа күрә дә хыялым тормышка ашмагандыр да.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев