Нина Агапова: «Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләндем»
Менделеевск районында Иске Гришкино авылында туып-үскән ул.
Базарлы Матакта яшәп, Әлки районының Түбән Биктимер авылында кәҗә һәм сыерлар өчен фермалар корып җибәргән Нина Агапова: «Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләндем», — дияргә ярата. «Хайваннарны, мал-туарны ярату әтиемнән килгәндер, әтием — агроном, әнием савымчы булып эшләде», — дип тә өстәп куя. Авыл хуҗалыгы институтында укыган вакытта булачак ире Валерий белән таныша, уку йортын тәмамлаган яшьләр егетнең туган ягы Әлки районына кайтып төпләнергә булалар.
Безнең халык еш кына “кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел”, дип шаяртырга ярата. Ләкин арада кәҗә асрап табыш алучылар да җитәрлек. Әйтик, Базарлы Матакта яшәүче Нина Агапова үзенең тормышын сакаллы хайваннардан башка күз алдына китерә алмый. Кәҗә сөтен Казанда агросәнәгать паркында сата ул. Нина апа әзерләгән сөт ризыкларын прокурорлар да, танылган артистлар да, яшь бала әниләре дә ала икән.
— Кәҗәләрне 2011 елда асрый башладык. Түбән Биктимер авылында фермабыз урнашкан. Минем абзардагы беренче ата кәҗәнең исеме “Кузя” иде. Хәзер аларның саны 50-60ка җитте. Шуларны яртысы – кәҗә бәтиләре. Баштарак “Зааненский” исемле токымны асрасак, хәзер “АнглоНубийский”га өстенлек бирәм. Дөресен әйтим, аларны алгач сөтләр кимеде, аның каравы, сыйфат ягы яхшырды. Баштарак кәҗәләрне кул белән саудым. Өченчесен саварга утыргач, кулларым авыртуга түзә алмыйча күздән яшь ага иде. Ул чагында миңа каенатам булышты. Алты ел элек 71 мең сумга савым аппараты алдык.
Автор - Руслан Хөснетдиноа.
Акчарлак газетасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев