Нина Агапова: "Кәҗә асрау — табышлы шөгыль"
Кайберәүләр: “Кәҗә — мал түгел”, — дисә дә, аның киресен раслаучылар да бар.
Әйтик, Әлки районы үзәге Базарлы Матакта яшәүче Нина Агапова тормышын сакаллы хайваннардан башка күз алдына китерә алмый. 9 ел дәвамында кәҗә сөтен Казанда агросәнәгать паркында сата. Табигый продуктны дәрәҗәле прокурорлар да, танылган артистлар да ярата, яшь балаларга атап алучылар да очрый.
— Мин — Менделеевск районы Иске Гришкин авылы кызы, — дип сүз башлады әңгәмәдәшем. — Җирне, хайваннарны ярату гаиләдән киләдер. Әтием агроном, әнием сыер савучы булып эшләде. Кәҗәләрне 2011 елда асрый башладык. Фермабыз Түбән Биктимер авылында урнашкан. Иң кызыгы — абзарымда беренче булып ата кәҗә Кузя барлыкка килде. Хәзер аларның саны 60 ка җитте. Шуларны яртысы — бәтиләр. Башта күбрәк “Зааненский” токымлысына өстенлек бирсәм, хәзер “Англо-нубийский”ны кулай күрәм. Дөресен әйтим, аларны алгач, сөт кимеде, аның каравы сыйфат яхшырды. Баштарак кул белән саудым. Өченчесен саварга утыргач, кулларым авыртуга түзә алмыйча, күздән яшь ага иде. Ул чагында каенатам булышты. Озак кына уйлагач, 5 ел элек 71 мең сумга савым аппараты алдык. Аллага шөкер, ул әле дә әйбәт кенә эшли.
— Кәҗә сөтен эчүчеләр аның бик тәмле булуын әйтә.
— Кәҗә юлында очраган теләсә нәрсәне ашамый. Хәтта болынга чыгаргач та, чәчәкне дә сайлап кына каба. Болай ел әйләнәсе печән, люцерна, төрле минераллардан торган катнашазык бирәбез. Кыш көне беркайчан да салкын су эчерткәнебез юк. Үз җиребез бар, печәнне шунда чәчәбез.
Кәҗә сөтенең литры — 150 сум. Аны аллергиядән интегүчеләр, яман шешкә каршы химиотерапия алган кешеләр дә яратып эчә. Сыер сөтен куллана алмаучылар шулай ук кәҗәнекен бик теләп ала. 9 ел дәвамында сату белән бер көн килмичә калганыбыз юк. Буранмы, көчле җил, яңгырмы — без юлда. Чөнки һәрчак даими клиентларыбыз көтә. Сату күләме үзгәреп тора. Әле күптән түгел 2 айлык тәнәфес булып алды. Кәҗәләр ташланды, бәтиләделәр. Сөтнең бер өлеше бәтиләрне эчертергә китә. Кәҗә асрау — табышлы шөгыль. Кәҗә сөтеннән ясалган эремчек, кефирга сорау кыш көне арта. Ләкин ул чорда кәҗәләрнең күбесе “декрет ялы”нда була. Җәен сөт тә арта, тик сатып алучылар ялга, бакчага китә. Мин белгән 3 хуҗалык кәҗәләрен бетерде. Сезонлы эш булгач, күпләрнең түземлеге җитми.
Нина Агапова үз хуҗалыгында 4 кешене эшле дә, ашлы да иткән. Үз эшен тырышып, намус белән башкаручыларны табу кыен, ди хуҗа кеше.
Гадәттә, кәҗәләр кыш айларында — 30-40, җәй көннәрендә 60-70 литр сөт бирә. Агата кушаматлысы хәтта рекорд куйган: көненә 6 литр сөт бирә икән.
Нина апа үз эшен, малларын өзелеп ярата. Заманында хәтта Чехиягә сыр ясау серләрен өйрәнү өчен барган. Сырны ул хәзер үзенчә ясый. Әмма чит илгә чыгып, алдынгы технологияләр белән якыннан танышып кайттым, дип куана. Фермерның 50 баш сыеры да бар. Аларның сөтен шулай ук үзе сата. Гаиләсе — төп ярдәмчесе. Алдынгы, тырыш, максатчан Нина Агаповага алга таба да зур уңышлар телибез. Сатып алучыларга сөтнең һәрчак шифасы тисен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев