Николай Максимов "Татар балалар лидеры мәктәбе" малайлары һәм кызларына да баланы аралашуга этәрүче, төсле рәсемнәр белән бизәлгән "Укыйбыз, сөйлибез, сөйләшәбез" китабы буенча дәрес бирде.
"Быелгы җыенда катнашкан балалар арасында татар телен белмәүчеләр дә бар. Егермеләп бала, бигрәк тә Дагыстаннан, Әстерханнан килгән укучылар татарча аңламый, сөйләшми. Балаларның татар телен өйрәнү теләге зур. "Лидер мәктәбе"ндә уздырылган дәресләрдә, очрашуларда аларның бу теләге тагын да ныгый", - дип ассызыклады бу уңайдан "Идел" Яшьләр үзәге активисты Алсу Хафиз.Николай Максимов "Татар балалар лидеры мәктәбе" малайлары һәм кызларына да баланы аралашуга этәрүче, төсле рәсемнәр белән бизәлгән "Укыйбыз, сөйлибез, сөйләшәбез" китабы буенча дәрес бирде.
"Быелгы җыенда катнашкан балалар арасында татар телен белмәүчеләр дә бар. Егермеләп бала, бигрәк тә Дагыстаннан, Әстерханнан килгән укучылар татарча аңламый, сөйләшми. Балаларның татар телен өйрәнү теләге зур. "Лидер мәктәбе"ндә уздырылган дәресләрдә, очрашуларда аларның бу теләге тагын да ныгый", - дип ассызыклады бу уңайдан "Идел" Яшьләр үзәге активисты Алсу Хафиз.
Саратов шәһәреннән килгән өч кыз - Алия, Адилә, Алинә Туктаровалар - бертуганнар. Алар Саратовның француз теленә махсуслашкан 2нче гимназиясендә белем ала - 10, 9 һәм 6 сыйныфларда укыйлар. "Мин рус, инглиз, француз һәм испан телләрен беләм", - диде иң өлкәннәре - 16 яшьлек Алия. Һәм шул ук вакытта: "Татар телен камил беләм, дип әйтә алмыйм", - дип өстәп куйды. "Әби-бабай, әти-әни татарча белә, сөйләшәләр. Безнең мәктәптә татар теле дәресләре керми. Татар телен яхшырак өйрәнәсе килә, "Татар балалар лидеры мәктәбе"нә Казанга килгәч, телне белмәгәнгә оялдык", - дип сөйләде өч бертуган Туктаровалар беравыздан.
"Бу балаларны мин татарча сөйләшергә өйрәтмичә кайтарып җибәрмим", - дип белдерде Николай Максимов очрашудан соң. "Лидер мәктәбе"нең расланган программасыннан тыш ул якшәмбе көнне үзенең технологиясе буенча балаларга татар теленнән өстәмә дәрес үткәрергә киләчәген әйтте.
"Бүген төбәкләрдә татар теле укытучыларына кытлык зур. Өлкән буын инде китеп бара, тел өйрәтерлек яшьләр бик аз, юк дәрәҗәсендә. Россия төбәкләрендә ана телен белмәгән яшь буын татарлар үсеп килүе - бик җитди, зур борчу уята торган мәсьәлә", - дип билгеләп үтте Николай Максимов.
Ул үзенең телгә өйрәтү технологиясен чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен дә файдалы булачагына ышана. "Моның өчен татар теле укытучыларын сөйләм калыплары нигезендә татар теленә өйрәтү технологиясен файдаланырга өйрәтергә кирәк. Мин укытучыларга семинарлар уздырырга әзер. Әйдәгез, шул ук Әстерханга барып, укытучыларга, укучыларга дәресләр бирик", - дип тәкъдим итте галим "Татар балалар лидеры мәктәбе"н оештыручыларга.
"Татар-информ", Лилия Гаделшина
Нет комментариев