Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Дунаев: “Рәхмәт Зинага! Яки бер күрүдә гашыйк булдым”

Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Николай Дунаевның хатыны Татьяна Григорьевна белән танышу тарихы

Без бер районнан булсак та, булачак хатыным белән беренче мәртәбә Мәскәүдә очраштык.

Инде сөйләгәнем булса да, тагын бер искә төшерим.

Без тирә-як авыллардан җыелган егетләр, кызлар Түбән Биш авылы мәктәбендә белем алабыз. Минем алдымдагы партада Кабан-Бастырык авылы кызы Зина утыра. Көннәрдән бер көнне ул Алабугада библиотека техникумында укучы ахирәтеннән хат алган, хат эчендә кечкенә генә фото да бар икән. Бөтен класс мәш килеп шул фотоны карыйлар. Фотокарточка кулдан-кулга йөри торгач, миңа да килеп җитте. Нәкъ шул вакыт дәрес башланырга кыңгырау шалтырады. Фото миндә калды. Карыйм. Чибәр бит, каһәрең! Тәнәфескә чыгуга, мин моны стена бүрәнәсендәге ярыкка кыстырдым да куйдым. Шулай итеп, фото юкка чыкты. МинЗинадан ул кызның адресын алып Алабугага хат яздым. Җавап килмәде.

Менә инде, мәктәпне тәмамлап, институтка кабул ителү имтиханнарын уңышлы тапшырып, йөк машинасы кузовына утырып, Мәскәүгә, М.С.Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китеп барам. Туры килергә кирәк бит(!) нәкъ безгә каршы килгән йөк машинасында кузов өстендә, әлеге классташым Зина килә.Ул мине күрде дә, машина өстеннән: “Татый да Мәскәүгә китте, шуны озатып кайтып киләм”, – дип кычкырып узып китте.

Мәскәү. Укулар башланды. Таня кайсы институтка керде икән? Кая булсын инде, билгеле, библиотечныйга кергәндер.

Беркөнне якташым вә сабакташым Роберт Батулла белән җыендык та, Левобережныйга, библиотека институтына киттек. Институтны эзләп таптык.

Татьяна  Батаева дигән кыз, әлбәттә, шушы институтка кергән. Очраштык.Ниһаять булачак хәләлемне беренче кат шунда күрдем. Дөресен әйтим, теге кечкенә фото алдамаган. Кыз чынлап та чибәр иде. Безне таныштырган әлеге “шедевр” әле дә исән, әле дә саклана. Ә Таня мине инде ике такыр күргән булган. Беренчесендә Борды авылы Сабан туенда. Аңа мине Зина күрсәткән булган. Икенчесендә Зәйдә практика үтәргә килгәч, үзешчәннәр Олимпиадасының йомгаклау концертын караган булган. Анда мин дә катнашкан идем, ул моны соңыннан сөйләде.

Таня институтны бездән алданрак тәмамлап, Казанга кайтып, Ленин библиотекасына эшкә урнашты. Без бер ел соңрак кайтып, Камал театрына эшкә урнаштык.

Тормыш бер дә җиңел башланмады. Бик авыр булды. Хезмәт хаклары аз, яшь белгечләргә вәгъдә ителгән фатирлар бирелмәде. Булыр, алга таба гаиләле кешеләргә булыр дип өметләндерделәр. Нишләргә? Без бит барыбер өйләнешәсе дип, Таня белән ЗАГС ка гариза калдырырга иттек. ЗАГС та паспортны карадылар да пропискасы юк икәнне күрделәр. (фатир булмагач, прописка каян булсын). Ул гына да түгел, әле минем паспортның срогы да чыккан булып чыкты. Сез кайда эшлисез соң? – дип сорадылар. Театрда дигәч, шөбһәле генә карап, “Ах, театрда!” дип борып чыгардылар. Инде паспортны рәтләп, пропискаларга кереп, икенче тапкыр ЗАГС ишеген без өчәүләп, булачак хатыным, мин һәм улыбыз Владик бергәләп ачтык.

Кияү егете булып Туфан Миңнуллин, кәләш ахирәте булып Нәҗибә Ихсанова барды. Шаһитлар булып таныклыкка алар кул куеп, безне тәбрикләп бәхетле гаилә тормышы теләп, башын чайкап тора торган кытай кызы статуясын бүләк иттеләр. Теләкләре изге, ихластан булгандыр, рәхмәт төшкерләре. Ак фаталар, кара смокинглар киеп, шаулатып туйлар үткәрү насыйп булмаса да, аллага шөкер, сау-сәламәт булып, тату гына гомер кичерүебезгә дә инде менә ярты гасырдан артык вакыт үтеп китеп бара.

Минем кебек үк, хәләл җефетем Татьяна Гриогорьевна да үзе сайлаган. Үзе сөйгән, үз иткән һөнәрендә эшләде,эшли. Укып кайткач та үзәк китапханәдә, аннан соң Татарстан китап палатасында директор булып эшләде. Алга таба диссертаөия яклап, доцент, профессор булды; декан, проректор дәрәҗәсенә күтәрелде. Мактаулы исемнәргә лаек булды. Шөкер Ходага!

 

Язма Николай Дунаевның “Театр – язмышым” дигән китабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев