Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Сергеев: «Буй кечкенә булу берни түгел, йөрәгең зур булсын»

Кукмара районының Пчеловод авылында гомер итүче Николай Сергеевка тиздән 70 яшь тула. «Кешегә яшьне әйтеп сөйләшкәнем юк иде», – ди ул. Бу юлы инде юбилее җиткән хөрмәткәме, яшереп тормады.

Кечкенә дә төш кенә! Николай кебекләр турында шулай диләр. Тормышта буй түгел, рух ныклыгы мөһимрәк. Кукмара районының Пчеловод авылында гомер итүче Николай Сергеевны социаль челтәрләрдә Ватаным Татарстан журналисты күреп алган. Вахит авылы җирлегендә оештырылган концертта чыгыш ясый торган булган. Тамашачы да яраткан үзен. Сәхнә буйлап бер әйләнеп чыгуы җитә, дәррәү кул чаба башлыйлар. Хикмәт нидә соң? Кечкенә Николайны табу кыен булмаган. 

– Алты балалы гаиләдә үстем мин. Әти белән әни дә, калган туганнарым да – гадәти кешеләр. Ә менә миңа Ходай буйны бирмәгән инде, – дип сөйли башлады ул. – Биш яшемдә ат арбасы астында да калдым. Анда да табибка күрсәтеп тормадылар, ахры, мине. Кабыргаларым сынган иде. Умрау сөягем, ике кулым имгәнде. Чүпрәккә төреп бәйләп куйганнарын гына беләм. Бик озак вакыттан соң кире сүттеләр. Әллә шунда имгәнеп, үсми торган булып калганмын инде, белгән юк. Табиблар да дәва тапмады. Мин үземнең кечкенә буйлы икәнемне үсми башлагач кына аңладым. 

– Буең күпме дисеңме, сеңлем? Бик кечкенә инде мин. Элек 124 сантиметр идем, хәзер инде 120гә калдым. Әмма шулай да зарланмыйм. Тормыш итү өчен буйның озынлыгы кирәкми дә икән. Яныңда яхшы кешеләр булса, син үзеңнең кимчелегеңне сизмисең дә, – ди Николай абый. – Әти-әнием дә, туганнарым да мине кимчелегем белән бергә яраттылар. Кызганыч, ике туганым арабызда юк инде. Олы апам белән абыем вафат булдылар. Өч апам белән мин генә калдым.

Николай абый башлангычта авыл мәктәбендә укый. Бишенчегә барганда, әти-әнисе аны Шәмәрдәнгә күчерә. Янәсе, русча укырга өйрәнсен, диләр. Татарча гына сөйләшеп үскән бала беренче елны берни аңламый утыра. Соңрак русча өйрәнә. Янындагы дуслары да булыша. Сыйныфташларына бүген дә рәхмәт укый Николай абый. Үзләре дә бер сүз әйтми, башкалардан да кимсеттермиләр аны. Николай турында бер кыек сүз ишетелсә, дәррәү яклап чыгалар. «Гомеремнең иң рәхәт чаклары Шәмәрдәндә үтте», – ди ул.

– Мәктәпне бетергәч, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Мине район җибәргән иде. Укып бетереп, тиешле елымны эшләдем дә, хисапчы һөнәре минеке түгел икән, дигән фикергә килдем. Әни күп уйлап тормады, мине Казанга алып чыгып китте. Яңадан укырга кердем. Бу юлы сәгать төзәтергә укып чыктым. Менә монысы минем эш иде инде. Бер дәрестә безгә өстәл өстендә тора торган сәгать тараттылар. Мин аны сүтәсе дип белдем. Алдым да сүттем. Укытучы бик яратып бетермәде. Башкалар төшке аш ашаганда, 45 минут эчендә кире җыеп куйдым. Теге укытучы шаккатты инде. Бишлесен кызганмады. Уку йортын кызыл дипломга тәмамладым.

Укып бетергәч, Сабага кайтып эшкә урнаша. Бер ел эшләгәч, әти-әнисе улларына машина алып бирә. Шуннан соң Николай көн дә өенә кайтып йөри. 16 ел сәгать төзәтә ул. Хәзер инде бу эш бетте дип уфтана. Ә бит заманында көненә әллә ничәшәр сәгать төзәткән ул. Санап бармадым шул, меңләгән инде алар, ди.

– Ышанасызмы, юкмы, 19 ел машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульдә йөрдем. Казанга барсам, Биектауда машинаны калдыра идем. Чаллыга барсам, автовокзал тирәсенә куеп торам. Кукмара, Балтач, Сабада миңа бәйләнүче булмады. Туктатмыйлар да иде. Ул чакта таныклык алу өчен буйның 150 сантимер булуы кирәк иде бит, шунлыктан ала алмадым инде. Соңрак таләпләр үзгәрде. Кешенең игътибарына, тизлегенә карый башладылар. Мин дә таныклыклы булдым, – ди ул.

Николай абый уникенче машинасын алыштырган инде. Соңгылары автомат коробкалы, алары бик уңай икән. Ә менә аяклар кечкенә булгач, педальләрне күтәртеп, озынайтканнар. – Машинада йөрү ярты бәхет инде. Кая барасың килә, утырасың да чыгып китәсең. Мин гаилә кора алмадым. Мария исемле апам белән яшим. Икәү булгач, тормыш итү җиңел. Йөри торгач, хондродистрофия диагнозы куйганнар иде миңа. Шуның аркасында 45 яшемдә пенсиягә чыктым. Пенсия генә көтеп ятмыйбыз, күп итеп маллар тотабыз. Үгезләребез бар, күп итеп тавык-чебешләр, казлар асрыйбыз. Аларны сатабыз, – ди Николай.

– Тырышырга кирәк. Тик утырсаң, китереп бирмиләр. Булдыра алмаган эшкә тотынмаска кирәк. Алай эшләп, үзеңне бетерәсең генә. Минем кебекләргә сүзем шул: кеше арасына чыгыгыз. Аралаша торган эш табыгыз. Буй кечкенә булу берни түгел, йөрәгең зур булсын.

Фото: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев