Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Николай Морозов: «Яңа елда Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге территориясен тагын да яхшыртырга телибез»

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов куйган планнары белән таныштырды.

— Шатлыклы вакыйгалар да булды, хәсрәтләр дә урап үтмәде. 

2024 елда, республика программасы нигезендә, 2 километр 200 метр арада асфальт юл яңартылды. Шул аралыктагы барлык инфраструктура — торбалар, күперләр алмаштырылды. Асфальт юл киңәйтелде. Мәктәп янына асфальттан тротуар салынды, медпунктка керү юлларына да асфальт җәелде. Авылыбыз юллары яхшырды. Иске асфальт ватыкларын, шул юлдан чыккан вак ташны башка, кечерәк урам, тыкрык юлларына салдык. Сәрдәдә бөтен урамда да вак таш түшәлгән иде. Кайбер урыннарда алар иңә, ватыла башлаган иде. Ул урыннарны да шул «Автодор»ның Саба филиалы ярдәмендә рәтләп, тигезләп куя алдык. Аларга рәхмәтлебез.

Икенче программа буенча, урамда өстәмә яктырткычлар кую мөмкинлегенә ия булдык. Керәшен Сәрдәсендә 8 урам яктырткычы куя алдык. 800 метрдан артык бишенче электр үткәргеч линиясе тарттыра алдык. Хәзерге вакытта урам баганаларындагы барлык яктыркычлар да аерым реледән түгел, ә счетчик аша эшли. Моңа бик шатбыз. 2025 елларда да шундый программаларда катнашу мөмкинлеге булыр дигән фикердә калабыз. Безне ярдәменнән ташламаган өчен, хөкүмәткә рәхмәт.

Бүгенге көндә авыл җирлегенең инфраструктурасын дәүләт программалары һәм үзара салым акчасына яхшырту мөмкин икәнен аңлап, моңа үз өлешләрен кертүче җирлек халкына да рәхмәт әйтү дөрес булыр.

2024 елда Сәрдә авылында 258 кешедән (һәркемнән — 500 сум) үзара салым акчасы җыелып, 1 сумга хөкүмәт биргән 4 сум да өстәлеп, барлыгы 645 мең сум акча булды. Ул акчага Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз истәлеге мәңгеләштерелгән мемориаль тактаны яңарттык. Анда сугышта һәлак булганнарның барысының да исем-фамилияләре кермәгән идек, шул исемлекне тулыландырдык. Сугыштан исән-сау, җиңү яулап кайткан һәм тыныч тормышта арадан киткән ветераннарыбыз исемлеге дә өстәлде. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын каршы алуга әзерлекне быелдан ук башладык. 

Көлкәмәр авылында да үзара салымны 68 кешедән, шулай ук, 500 сумнан җыйдык. 168 мең сум булды. Көлкәмәрне су белән тәэмин итә торган башня насосын тирәнгә көйләү өстендә эшләнде.

2025 елга да планнар зурдан. Иң элек, җирлектә үзара салым акчасының җан башыннан 1000 сум итеп билгеләнен әйтим. Яңа елда авыл җирлеге территориясен тагын да яхшыртырга телибез. Ике авылда да чишмә янын төзекләндерү күздә тотыла. Сәрдә авылы үзәгендәге чишмә янында көйләнгән купельне, Качмануда су коену урыннарын, андагы баскычны яңартырга, тирә-ягын агач-куаклардан арындырырга кирәк. Шулай ук, вак таш түшисе дә бар. Көлкәмәрдә дә шундый ук эшләрне башкарасы була. Андагы купельдә суга төшү һәм чыгу урынын карарга, су алу өчен тиешле уңайлыклар булдырырга кирәк. Әгәр бер-беребезне аңлап эшләсәк, бу планнарны тормышка ашырырбыз дип ышанам. Бары тик бергәләп, киңәшләшеп эш иткәндә генә куелган максатларга ирешә алачакбыз. Алдагы елларда, әлеге программа нигезендә, зират территориясен зурайтып калдырырга телибез. 

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез арасында югатулар да булды. Бер егетебезне алып кайтып җир куенына салдык. Икенчесе, май аеннан бирле, хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Шунлыктан, күңел ачуга бәйле күп бәйрәмнәр үткәрелми калды быел. Гаилә елы буларак, бөтен мөмкинлегебезне, көчебезне махсус операциядәге егетләрнең әниләренә һәм семьяларына булышуга, аларны чакырып, чәй янында очрашулар уздыруга, аларга утын кайтарту яки башкача ярдәм итүгә юнәлттек. Шундый егетләр үстергәннәре өчен, без аларга рәхмәтлебез, алар белән горурланабыз. Ә егетләрнең исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез. Улларын югалткан әниләргә Ходай сабырлык һәм түземлек биреп, ярдәменнән ташламасын.

2024 елны тәмамлап, нәтиҗә ясау өстендә эшлибез, киләсе елга планнар корабыз. Карендәшләрнең барысын да Яңа ел белән тәбриклим. Иске елда ирешкән нәтиҗәләребезгә әле яңа елда да шатланып яшәрбез. Үтеп киткән елда эшли алмаганнарны 2025 елда тормышка ашырырга язсын. Барыбызга да исәнлек-саулык, эшле булып, кадер-хөрмәттә һәм мул тормышта яшәүне, гаиләләргә — тынычлык һәм, шулай ук, күк йөзебезнең аяз булуын телим. 

Җай чыгудан файдаланып, шушы «Туганайлар» газетасы аша, «Туганайлар»ның баш редакторына һәм хезмәткәрләренә үзебезнең авыл җирлеге халкы исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Безнең керәшен дөньясының газетада матур чагылыш табуы, тормышыбызда ирешелгән нәтиҗәләрне яктыртып баруыгыз, күркәм кешеләребезне күрсәтеп барганыгыз өчен дә бик зур рәхмәт. Мин үзем инде ун елдан артык «Туганайлар» газетасын яздыртып алам. Дөрес, интернетта да карау мөмкинлеге бар. Ләкин үзебезнең газетаны күрү, аны кулга алып уку, төрле төбәкләрдәге карендәшләр өчен горулык хисе кичерү — бөтенләй икенче нәрсә. Өстәвенә, без быел инде бюджет тармагында эшләүчеләрнең барысын да "Туганайлар«га яздыртуга ирештек. Безнең Питрәч районында — 21 авыл җирлеге, барысында да «Туганайлар» газетасын алдыралар. Безне үзебезнең керәшен газетасына яздыртудагы ярдәмнәре өчен, район администрациясенә, җитәкчеләргә рәхмәтебезне үзебезнең яраткан «Туганайлар»ыбыз аша җиткерәм.

Гомумән, керәшен дөньясы, үзебезнең тормыш, йола-гадәтәребез белән кызыксынган кеше һич тә битараф кала алмый торгандыр «Туганайлар»га. Алдагы елда да керәшен дөньясы яңалыкларын безгә җиткерп барырсыз дигән фикердә калам һәм хезмәтегездә уңышлар гына телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев