Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Бачкова: «Районда гына түгел, республика күләмендә яулаган уңышларыбыз да шактый»

Владимир мәктәбе 1985 елда ачылган. Быел бу якларга килгәч, анда безне 23 елдан артык мәктәп директоры булып эшләүче Елена Бачкова каршы алды.

Елена Бачкова 23 елдан артык мәктәп директоры булып эшли.

— Мәктәбебездә барлыгы 6 укучы. 3нче, 5нче классларда — берәр, 8нчедә — 3, 9нчы класста — 1 укучы. Үсәли урта мәктәбенә укырга 1 бала йөри, аны көн дә автобус йөртә. Киләсе елларда да беренчегә керүче юк. Авылларның киләчәге шундый күңелсезрәк хәлдә. 2004 елдан күрше авыл мәктәпләре дә ябылгач, безнеке дә бетәр дип уйлый-уйлый, бүгенге көнгә җиттек. Горурланып әйтә алам, укучыларыбызның уку күрсәткечләре зарланырлык түгел, спорт буенча да алда, 2018 елга кадәр фольклор ансамбле дә бар иде. Районда гына түгел, республика күләмендә яулаган уңышларыбыз шактый. Һәрвакыт районның элекке башлыгы Анатолий Иванов ярдәмен тоеп эшләдек. Әлегә авылларны яшәтү максатыннан, мәктәптә 1 бала гына калганчы эшләү мөмкинлеге бирелде, – дип сөйли башлады.

Коллективта — 8 укытучы, 2се башка авылдан йөреп эшлиләр. Математика укытучысы бик ерак авылдан килә икән. Эш вакыты тәмамлангач, аны өенә озатырга укучыларның әти-әниләре дә, мәктәп коллектив та ярдәм итәргә тырыша.

—  Кайбер вакыт үзем үк әти-әниләргә: «Балаларыгызны укытырга Үсәлигә төшермисезме? Анда матетматика укытучысы да бар, мәктәпләре дә җылы, матур», дип киңәш бирәм. Әмма алар ризалашмый, чөнки һәр бала белән аерым эшләүнең уңай ягын аңлыйлар. «Монда гына укысыннар әле» дип җавап бирәләр. Йөреп уку ул икенче төрле бит, анысын да уйлыйлардыр. Укучыларыбызны район үзәгенә бассейнга алып барабыз, олимпиадаларга йөртәбез. Укчылар аз булуның уңай яклары булган кебек, тискәре яклары да юк түгел. Балалар кыюсызрак, оялчанрак. Шулай да, үзебезнең балаларны төшеп калганнардан дип әйтмәс идем. Балалар татар телендә дә, рус телендә дә әйбәт сөйләшәләр. Дәресләрдә терминнарны рус телендә дә аңлатырга тырышабыз, чөнки балаларның БДИ бирәсе була, анда барысы да русча. Алты укучы булса да, 60 булса да, укытучының эше шул ук, кәгазь, документ эше дә күп, — дип мәктәп тормышы белән таныштырды директор.

Әлеге мәктәпне төзеткән, укытучы булып озак еллар эшләгән Сергей Тупаев та укучылар, укытучылар белән аралашып, күрешеп яши.

Техничка булып эшләүче Галина Кушаева — мәктәпнең чисталыгы өчен җаваплы. 

— Мәктәп күршедә генә, йөгереп кенә керәм, бетермәсеннәр генә дип яшим. Шәһәрдә яши дә алмас идем, авылны яратам. Мал-туарны күп асрыйбыз, җиребез дә бар. Программа буенча 600 мең сум акча алдык, лапас төзибез. Кош-корт та күп тотабыз. Сөт бәясе генә төшмәсен. Икмәкне үзебез үстерәбез, ирем Александр бик тырыш, балалар да булышалар. Өч улыбыз бар, икесе өйләнмәгән, берсе тормышлы,  — дип сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев