Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наратасты авылының үзәге нык нәселе

Сарман районының Наратасты авылыннан чыккан көчле һәм үрнәк гаилә Макаровлар турында журналист Фирая Моратова үзенең «Игәнәле Наратасты» китабында язган.

Ярдәмчел кешеләр...
Сергей Демьяновичны, аның хатыны Флёраның әле Түбән Кама икмәк заводында инженер булып эшләгән чагыннан бирле беләм. Флёра миңа үтә тыйнак, һәр сүзен үлчәп сөйләүче, беркемгә дә каты бәрелә белмәүче һәм, кемнең кем булуына карамастан, һәркемдә бары тик яхшы якларны гына күрә белүче, үз дигәнендә нык торучы нәзәкатле ханым булып тоелды.

Шушы «Игәнәле Наратасты» китабын язу өчен материал җыйнаган 2018 елның җәендә Сергей Демьянович, вакытын һич жәлләп тормыйча, күрше Чукмарлыга да, Сармандагы оешмаларга да йөртте. Менә шулардан соң, ничек итеп бу гаиләне кешелекле һәм ярдәмчел димисең инде?! Ә андый сыйфат исә, тормышта үз урыныңны таба белү һәм тырышлык кебек үк, кан хәтере аша, ата-бабайлардан күчә. 

Бай Филиппныкылар
Сергейның әнисе Екатерина Васильевна Ямашеваның бабасы Филипп бик бай булган. Аларның нараттан иркен итеп салынган йортларын ике морҗа җылыткан. Күмәкләштерү башлангач та, атларын колхозга тапшырганнар. Ат дилбегәләрен, дирбияләрен берьюлы ике ялчының күтәреп илтүеннән чыгып фикер йөрткәндә генә дә бу гаиләнең ни дәрәҗәдә бай булуын күзалларга мөмкин. Филипп бабайның кызы Екатерина Алабугада укый. Чукмарлы мәктәбендә рус теле укыта. Җырак бабайлары Василийның бертуганнары бик күп була: Николай, Зоя, Екатерина (аны Сергейлар урсәби дип йөртәләр), Евдотия (нәни әби), Федосия...

Ил системасындагы үзгәрешләр күнегелгән тормышны җимереп ташласа да, аш кадеренең эштә икәнен белгән җир кешесе беркайчан да югалмый. Бай Филиппның оныгы Екатерина сугыш чорында, хәтта махсус курс тәмамлап, мал табибы булып та эшли. Бер эштән дә куркып тормый. Якыннары аның, җырчы, биюче энесе Кузьма шикелле үк моңлы тавышлы булганын сөйлиләр.

Механизаторлар авылы
Екатеринаның ире Демьян — гомере буе тракторда эшләгән мактаулы механизатор. Демьян Ильич Макаров 1948-1951 елларда танкист булып хезмәт иткән. Армиядәге өйрәнүләр вакытында, сугышчан уңышлары өчен, өлкән сержант Демьян ике мәртәбә ялга кайту бәхетенә дә ирешә. 

Авылдашы Федор Карпов белән алар икесе бергә армиягә киткәннәр, Белоруссиядә танкист булып бергә хезмәт иткәннәр, бергә кайтканнар. Аларның бу дуслыклары гомер буе дәвам иткән. Армиядә икесе дә танкист булган егетләрнең тыныч хезмәттә дә гомерләре тракторда үткән. Сроклы хәрби хезмәттән кайткач, Демьян колхозда бер ярты еллап кына өйрәнчек булып йөри дә, яңа кайткан тракторга утыра. Федор белән Демьян ДТ-54тә эшлиләр. Тракторга ишекләр, пыяладан рамнар ясап, кышкы юлда Бөгелмәгә кадәр чыгып китәләр. Алар җир сөрергә Азалак авылына кадәр баралар. Карусыз, кушылганның барысын да төгәл үтәүче бу егетләр турында «Чулпан» колхозы рәисе Хәмит Хәертдинов: «Әле минем Федор белән Демьян кебек тракторчылар күргәнем юк иде», — дип юкка гына әйтмәгәндер.

Чукмарлы белән берләшкәч, инженер булып эшләүче Федор исә Демьянның чираттагы авылдашын тракторда эшләргә өйрәтеп җиткергәнен генә көтеп тора да, аны яңа трактор алып кайтырга җибәрә. Шул рәвешле, Демьян бик күп тракторчыларның остазы була.

Наратастын ул елларда механизаторлар авылы дип әйтү дөреслеккә туры киләдер. Колхоз җитәкчесе Хәмит Хәйретдиновның Чукмарлы авылының эшкә салкын караучы ирләренә: «Сезне Наратасты туйдыра бит», — дип әйткәнен бу ике авыл кешеләре әле дә хәтерли булыр... Тракторчылар дигәннән, Наратасты — механизаторлар авылы. 

Ул чагында авылда әле тимер тәгәрмәчле ЧТЗ («натый») тракторлары да була. Аларда Минәй дәдәй, Әсма апа эшлиләр. ДТ-74тә Җәмәй Байрашов — тракторчы, ә прицепщик Аудатый була, икенче тракторда прицепщик — Татый (Начтый кызы).

Колхозга кайткан беренче машинага да Наратасты кешесе Демьян Павлович Данилов утыра. Машинаны, сугыштан соң ук, Мәскәүдән алып кайтканнар дип сөйлиләр. Газогенератор белән эшли торган ул машинага ягарга ындыр табагында агачтан вак шакмак яралар. Аны халык «чүрки» дип йөртә...

«Шәкерт мәктәбе»
Авылда гына түгел, районда Федор Карпов тракторны биш бармагыдай белүче мехник булган. Сарман МТСы җитәкчесе Гали абзыйның, берәр тракторны ремонтлатырга алып килгән кешеләргә «әлегә сүндереп торыгыз, Федор килгәч әйтер» дигән сүзләре үзе үк Наратасты егетенең техниканы ни дәрәҗәдә яхшы белүе хакында сөйли. Гомумән, Наратастында «техника җене» кагылмаган берәр ир-егет булдымы икән?! Моның шулай икәнен раслар өчен, Чукмарлы белән Наратасты гына түгел, ә Ләке һәм Алан авылларының күпме ир-егетләре "Шәкерт мәктәбе«н үтеп, трактор йөртүче таныклыгына ия булганын әйтү дә җитә. Тормыш көтәр, гаилә алып барыр өчен, авыл җирендә иң кирәкле механизатор һөнәрен бик белеп үзләштергәннәр.

Ипекәй кадерен белүче буын
Эше барның ашы бар, диләр. Бер елны тракторчы Демьянның хезмәте өчен, көзен өйләренә йөге-йөге белән ипи ташыйлар. Дарҗа әби моны күргәч, куш учына гәрәбәдәй сап-сары тук бодайларны ала, үзе тыела алмыйча, елый да елый. Ачлык елларында кешеләрнең икмәкнең бер бөртегенә дә тилмергәннәрен, алабута ипиенең ачысы җелекләргә төшкән ачлы-туклы сугыш елларын хәтерләп еладымы икән Дарҗа карчык... Аларны да уйлагандыр, уйламый булмас, ә шулай да түшәмгә кадәр өелгән икмәкне күреп, тыныч-имин һәм мул тормыш килүенә шатланудан күз яшьләре тыелгысыз булып аккандыр... Алар — ипекәйнең кадерен белүче иң рәхмәтле буын кешеләре иде бит...

Демьян тырыш та, балаларына карата таләпчән дә була. Өсләре бөтен, тамаклары тук булсын дип тырыша ул аларның. Шул ук вакытта кул арасында кереп, эшләп үсә балалары. Шулай булмаса, ун яшьләр чамасындагы улы Сергей, әтисенең энесен кичке уенга җибәреп, аның ДТ-75ендә җир сөреп калмас иде... Әтиләре кырык ел тракторда эшләп пенсиягә чыккач та, иртәнге дүрттән торып, ферма котельныена ягарга китә.

Кеше аермаган
«Әти, үз өйләре янгач, армиягә киткәнче үк хәлле кешеләр кызына өйләнгән. Безнең әбиләрнең ишегалдында киндер суга торган станокларга кадәре булганы исемдә. Сепаратлары да бар иде, анысы колхозныкы булгандыр, мөгаен. Ул вакытта су буйлары тулы киндер, киндер басуы Чукмарлы буенда ук иде, — дип балачак истәлекләре белән уртаклашты Сергей Демьянович, — Кемгәдер чалгы үткенләргә яки сәнәк сапларга кирәк булса да, әти булышты. Аның бер бик яхшы гадәте бар иде: кешене тигез күрде, кеше гапләмәде. Үзенә файдасы тимәгән кешеләргә дә булыша иде. Җитмеш яшендә беренче мәртәбә дәваханәгә барды. Энем Леонид белән икесендә авыру таптылар. Әтинең кәефе күтәрелсен дип, ат кайтарып бирдек. Күңеле булды, атны яратты... Әнидән соң, нибары өч кенә ел яшәде».

Бульдозердан — җитәкчелеккә
Бәләкәйдән үк тракторчы әтисе янында бөтерелгән Сергейны гына язмыш 1971 елда Чаллы шәһәренә илтә. Ул бульдозерда эшли башлый. Армиягә китәсе малайның аена 500 сум хезмәт хакы алуы күпләр өчен хыялга тиң булгандыр. Эстониядә армия хезмәте үтеп кайткач, үзенең эш урыны УМСка бармыйча, әтисенең «колхозга машина кайткан, утырырсың» дигән сүзен тыңлап, туган авылында кала. Әмма аңа иске, таралырга торган ГАЗ машинасына утырырга кушалар. Сергейга тагын авылдан чыгып китүдән башка чара калмый. Бу урында, әнкәйнең Сергей Макаров белән дус булган энесе Фәнис абый, аның Германиядә хезмәт итеп кайткан чаклары күз алдыма килде. Бригадир булып эшләүче әткәй, кайнешен авылда калдырасы килгәнлектән, аның армия хезмәтен тутырып кайтышына яңа трактор әзерләп торды, ул тракторга беркемне дә утыртмады. Бер үк совет илендә, бер үк Татарстанда яшәсәләр дә, күрәсең, Ватан каршындагы изге бурычын үтәп туган авылына кайткан егетләргә төрле җирдә төрле караш булган...

Сергей Макаров Түбән Камада, 1977-2010 елларда «КЭСП»да (Вакыйф Хәйруллин директор чакта) автоколонна начальнигы була. Соңыннан «ТАНЕКО» карамагындагы «Татнефтьтрансервис»ка автоколонна начальнигы итеп күчерәләр. Җитәкче урында эшләүче Сергей Макаров, керәшеннәргә хас булганча, үз авылдашларын да тарта, эш эзләүчеләрне үз кулы астындагы предприятиеләргә урнаштыру җаен таба.

Кадерле ядкарьләр
Макаровлар гаиләсендә саклана торган кадерле ядкарьләр арасында 1960 елның 6 декабрендә ТАССР өлкә партия комитеты рәсие Ф. Табеев имзасы куелган таныклык та бар. Анда түбәндәгеләр язылган: «ТАССР Министрлар Советы карары белән, Сарман районының В. И. Ленин исемендәге колхозы таркторчысы Макаров Демьян Ильичка, 1960 елда механикалаштырылган эшләрне югары сыйфатлы итеп башкарганы һәм техниканы җитештерүчән кулланганы өчен, «Лучший механизатор Татарской АССР за 1960 год» дигән мактаулы исем бирелде».

Моңсу истәлек буларак саклана торган фотолар да гаилә тарихын чагылдыра. 

Сергей Макаровлар, гәрчә Түбән Камада яшәсәләр дә, яздан ук туган авылларына кайтып, җәйләрен шунда уздыралар. Аларның йорт-җирләре, гөлчәчәкләргә күмелгән ишегаллары һәм бакчалары да, Флёраның үзе шикелле, аерым бер нәзәкатлелек, аерым бер нур бөркеп утыра. Алар янында үз иткән туганнарың белән очрашканда гына була торган җылылык, җанга бер рәхәтлек тоясың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев