Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәнәм сандыгы

Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.

Һәр кешенең йөрәгенә иң якыны — әниседер. Шуңа күрә язмамның беренче юлларыннан ук әнием турында үзем белгән истәлекләргә урын бирергә булдым. 

Әнием Прасковья Федоровна Антонова 1907 елны Мамадыш өязенең Түбән Әрнәш авылында лесник семьясында дөньяга килгән. Әнием урта буйлы, тулы гәүдәле, коңгырт чәчле, ягымлы һәм сабыр кеше иде. Ул беркемгә дә авыр сүз әйтмәс, кешеләргә һәрвакыт ярдәмчел, яхшы күңелле булды. Мин аның бервакытта да безнең беребезгә дә кул белән кагылганын хәтерлмәми. Әниемнең әтисе, ягъни минем җырак бабай Федор Антонович гомеренең шактый өлешен лесник эшендә үткәргән. Алар Югары Сон авылы урманында һәм Әртек авылы урманында урман каравылчылары өчен салынган йортта мал-туар асрап торганнар. Әниемнең балачагы һәм үсмер еллары шунда үткән.

Мин монда җырак әбием, әнием һәм җырак түтинең безгә, малай вакытларда, үз тормышлары турында мавыктыргыч итеп сөйләүләренә нигезләнеп язам. Шуңа да әз-мәз төгәлсезлекләр булса да, язылганнарның барысы да якынча дөрес.

Әнием җырак бабай Югары Сон һәм Әртек урманнарында лесник булып эшләгән чорлардагы тормышлары турында бик яратып, мактап сөйли иде. Алар анда бай яшәгәннәр. Ничәдер гектар җирләре, аны эшкәртү өчен үз атлары, җир эшәкртү кораллары булган. Мал-туарны күп асраганнар. Үз җирләренең бераз өлешенә җитен һәм киндер чәчкәннәр. Җитеннән һәм киндердән сүс ясап, кием-салым, ашъяулык, бистәрләр өчен җеп эрләп, тукыма сукканнар. Җырак әбием әниемне яшьтән үк йорт эшләренә, бәйләү-тегү һәм киндер тукыма сугу кебек эшләргә өйрәтеп үстергән.

Ул заманнарда аерым хуҗалыклар булып яшәгәнгә, һәрбер хуҗалыкның үз җире булган. Аны ат җигелгән агач сука белән сукалаганнар, тырмалап, кул белән чәчкәннәр. Игеннәр өлгергәч, уру-сугу кул көче белән башкарылган. Безнең әни урак белән иген уруның да, кул белән ашлык сугуның да, терледщн-тцрле ашамлык пешерүнең дә чын остасы иде. 

Эштән бушаган арада әнинең безгә тормыштагы кызыклы хәлләр, мәзәкләр сөйләргә яратуы да хәтеремдә сакланып калган.

Әниләр заманында һәрбер җитеп килүче кызга, тормышка чыкканда үзе белән алып китү өчен, бирнә хәзерләнгән. Бу бирнә түшәк-ястык, мендәр, бистәр, тастымаллар һәм аерым урын-җир әйберләреннән торган. Ата-ана кызын кияүгә биргәндә, көченә карап, мал-туардан да өлеш чыгарган. Түшәк-ястык, бистәр, тастымал ише әйберләрнең күпчелеген үз куллары белән эшләгәннәр. 

Әтигә кияүгә чыкканда безнең әнинең ике агач сандыкка пөхтәләп тутырылган кием-салымы булган. Бу сандыкларда дистәләгән күлмәк, алъяпкыч, бизәкләп сугылган озын-озын бистәрләр, төрле-төрле бизәкле яулыклар, кыска тастымаллар, чаршау, көмеш тәңкәләрдән ясалган муеняка, вак тәңкәләр һәм укалар белән бизәкләп эшләнгән калпак-чачак дип аталган баш киеме һәм тагын мин белмәгән башка бизәнү әйберләре, беләзекләр, сыргалар бар иде. Әни бу әйберләрне бик кадерләп саклады. Кайвакыт әни аларны тәртипкә сала, ә мин карап тора идем. Шуңа күрә алар һаман да күз алдымда торалар. 

Бу сандыклар һәрвакыт бикле торды. Сандык капкачларының эчке ягында билгесез художникның буяп ясалган картиансы ябыштырылган. Картинада урман юлындагы атка атланган, сөңгеләр белән коралланган кешеләргә юлбарысларның һөҗүм итүе сурәтләнгән иде. Без ул картинага ниндидер бер курку хисе кичереп карап тора идек. 

Әни сандыгындагы байлылкарның барысын да сугыш вакытындагы ачлык еллары йотты. 

Әнинең яшьлегендәге әйберләр сакланган сандыкларның берсе, әнинең бердәбер истәлеге булып, йокы бүлмәсендә саклана... 
Бу язмамда әниемне гел әни дип искә алдым. Ә чынлыкта, эш болайрак тора. Без биш бала үстек. Әниебезгә беркайчан да «әни» дип дәшмәдек, «нәнә» дип йөрттек. Әтигә дә «тәтә» дип эндәштек. Чөнки безне яшьтән үк шулай өйрәттеләр. Җырак бабайны — «папа» дип, җырак әбине «мама» дип йөртә идек. Безнең Түбән Әрнәш авылында шушы тәртип бик күп семьяларда гадәткә кергән иде. Әнине — нәнә, ә әтине тәтә дип йөрү гадәте Урманчы һәм Колышчы авылларында хәзерге көндә дә саклана.

Безнең әнибез дингә нык ышана иде. Шулай ук, ул халык арасында нык таралган ырымнарга, им-томнарга, җен-пәриләр барлыгына да ышанды. Ул заманда дин көчле булып, җырак әбиебез, ягъни мама дингә үтә дә бирелгән кеше иде. Ул өйдә булган тәре-иконаларны һәрвакыт хәстәрләп тотты, иртә-кич һәм һәрбер ашау алдыннан үзенең иманнарын тәре каршына басып башкарды. Аның хәзерге алфавит нигезендә басылган, татарча һәм русча язылган дини китаплары күп иде. Ул һәр атнаны чиркәүгә йөрде. Ул вакытта Албай чиркәве эшли иде әле. Минем дә мама белән бер мәртәбә чиркәүгә барганым хәтеремдә.

Әниемнең дингә ышануында маманың йогынтысы күп булгандыр дип уйлыйм. Язмамның беренче бүлеге әниемә багышланган иде. Читкәрәк тайпылдым, ахры. Укыган кеше хәлемне аңлар, чөнки узган гомер турында истәлекләр язу ансат түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев