Надежда Токранова: «Халык өч төркемгә бүленә»
Казан шәһәренең Осиново мәктәбе укытучысы Надежда Токранова хәзерге авыл халкын өйрәнеп, аларны өч төркемгә бүлә.
— Безнең Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Казаклар исеме белән дә искә алына», — дип, үз авылларының тарихы турында сөйли ул.
1646 елдан билгеле булган бу авыл халкы XVIII гасырда һәм XIX гасырның беренче яртысында дәүләт крестьяннары катлавына кергән.
Авылда XX йөз башында бер класслы ике бүлекле изге Гурий бердәмлеге мәктәбе (1875 елда ачыла, үз бинасында һәм яллы фатирда урнаша, 1911 елда 48 ир бала һәм 20 кыз бала укый), кирпеч һәм май заводлары, ярма яргыч, тимерче алачыгы, мануфактура товарлары һәм 5 вак-төякләр кибетләре була. Халыкның имана җире 672 дисәтинә тәшкил итә.
Казаклар Чаллысының хәзерге мәдәният йорты бинасы 1987 елда ук төзелгән булган. Авылда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Ходай бәндәсе Алексий чиркәве (2013 елдан) эшли. 2015 елга кадәр урта мәктәпләре дә булган...
«Безнең өйдә XIX гасыр иман китабы сакланган. Ул бик иске, аны ачуга күп укылганы күренеп тора. Үзәбиемә ул китап бабасыннан калган. Алган саен аны искә алып сөйли, «бабай китабы» дип кадерләп тота иде. Олы бәйрәмнәрдә я күрше урыс авылы Кадрәккә, я Үри чиркәвенә барганнар. Динне кысу чоры башлангач, сөргенгә сөрелмәс өчен, авыл халкы Ходайга ышанганын яшерергә, үз эченә кереп бикләнергә мәҗбүр була... 2013 елда җиткерелгән Алексей Боже исемендәге чиркәүне күрү бәхетенә иреште Үзәби. Андагы келәүләрдә дә ул башлап йөрде. Ачылган чорда литургияләрне бертуган Сизовлар уздыра иде. Бүгенге көндә чиркәүнең үз настоятеле бар: отец Илья», — дип авылның динле тормышы турында сөйли Надежда Токранова.
Надежда Токранова хәзерге авыл халкын өйрәнеп, аларны өч төркемгә бүлә: беренчесе, Ходайга ышанучы кешеләр; икенчесе, Ходайга ышанам дип кычкырып йөрүчеләр; өченчесе, үз-үзләренә генә ышанучылар.
Аның фикеренчә, беренче төркем кешеләр — Ходайны чын-чынлап якын итүчеләр, аның барлыгына ышанучылар һәм тормышларын Аннан башка күз алдына китерә алмаучылар. Иң мөһиме, «ышанам» дип кычкырып йөрмиләр. Андый кешеләрне болай да әллә каян танып була. Икенче төркем кешеләр Ходай барлыгын да, чын күңелдән ышанырга кирәклеген дә беләләр, чиркәү белән бергә яшәргә тиешлеклен дә аңлыйлар. Ләкин алар, ни кызганыч, тормыш мәшәкатьләреннән арына алмыйлар... Өченче төркем кешеләр үзләрен Ходайга да, башкага да бәйләми, тормышта бар булган нәрсәләре өчен алар үзләренә генә рәхмәтле.
Бу бүленеш Казаклар Чаллысы халкына гына кагылмый.
«Күпме керәшен авылында булган, кешеләр белән сөйләшкәнем бар. Һәрберсендә дә халык шушы өч төркемгә бүленә. Ни дисәң дә: керәшен — кая барсаң да керәшен инде ул», — дип нәтиҗә ясый Надежда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев