Мисырда күргәннәр: түбәсез йортлар, канализациясез шәһәр (дәвамы)
Инде 2024 ел башланып китте. Танышларым арасында күбесе Яңа ел бәйрәмнәрен чит илдә, яисә Россия курортларында уздырып җибәрде. Мин алай ук булдыра алмасам да, 2023 елның ахырында булган отпуск вакытында башка континетка ук очтым.
Сәяхәт итерергә яратучы кеше буларак, отпускның көннәрен белгәч үк, ялларымны планлаштыра башладым. Кая барып, нәрсәләр генә эшләп кайтырга икән? Алдагы елларда Кырымны, Төркияне күреп кайттым, әмма ел ахырында анда барырга инде соң, чөнки салкынчарак була. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә әйбәтләп, байларча ял итеп кайтыр өчен, Ходай сакласын, ялганчы кеше сүзе белән әйткәндә, берәр органны сатырга кирәктер ул.
Озак уйламыйча, Мисырга путевка карый башладым. Ун көнгә ашау, эчу, яшәү — бер сүз белән әйткәндә, бөтенесе дә кергән путевкага елы буе күз яшедәй, тамчы-тамчы җыелган акча менә дигән итеп кереп тә утыра. Шулай итеп, күрше континетка, Африкага барырга булдым!
Мисыр белән танышу
Алты сәгатькә якын очкач, самолетыбыз Хургадада урнашкан бик матур территорияле кечерәк аэропортка төшеп утырды. Мин әйтәм, шөкер, хәзер башка континетка эләгер өчен нибары алты сәгать кирәк, акчаң гына булсын. Мин яшисе отель дә шушы ук шәһәрдә урнашкан. Аэропоттан унбиш минут кына, туп-туры юлдан бардык. Автобустан төшкәч үк, бөтен чемоданнарны рус телендә берни аңламый торган гарәп егетенә калдырып, башны-күзне акайтып, Кызыл диңгезгә чаптым. Андагы су асты дөньясына сокланып туярлык түгел. Төрле төсле балыклар, гаҗәеп матур кораллар, хәтта гап-гади суның төсе дә шаккаттыра. Ә отель эчендә булган матурлыкны, яшеллекне күрсәгез... Чәчәкләргә, пальмаларга, ямь-яшел чирәмгә күмелгән территориядә төрле кошлар да сайрап тора бит әле.
Кызыл диңгез ‒ дөньяның иң тозлы диңгезләренең берсе. Шуңа күрә, монда курыкмыйча йөзеп була. Ике көн әзерне ашап, судан чыкмыйча, рәхәтләнеп ял итеп, кояш астында кызынап ятканнан соң, шәһәргә чыгып керергә булдым. Менә монда маҗаралар башланды да инде.
«Әле ярый мин монда яшәмим»
Ясалма рәвештә чүл кисәгеннән төзелгән Хургада шәһәре барлыкка килгәнгә инде 39 ел, әмма монда газ да, су да, канализация дә кертелмәгән. Суны бик пычрак Нил елгасыннан алалар, газ урнына — электр плитәләре, кояш батареяләре, ә канализация өчен, авылдагы кебек, кечкенә генә базлар. Махсус машина килеп, кеше яшәеше калдыкларын суырта һәм шулар шәһәрдә үсеп утырган яшеллеккә сибелә. Менә сиңа мә. Андагы агачлар, чәчәкләр ком өстендә нәкъ менә шуның аркасында гына үсә икән. Шушы картинаны үз күзләрем белән күргәннән соң, отельдәге яшеллекләр турында искә төшердем... Аларны үстерер өчен кара җир алып килгәннәр һәм гади су гына сибәләр, дип ышанып калам.
Шәһәр тулысынча Кызыл диңгез ярында урнашкан, әйбәт пляжлар туристлар өчен генә, отельләрдә. Ә монда яшәүчеләр өчен түләүсез пляжлар юк. Дөресен генә әйткәндә, алар өчен ул диңгез безнең өчен күрше авылдагы күл кебек кенә.
— Ашарларына азык булмаганда беркем дә диңгез турында уйлап утырмый инде, — диде безнең гид — Алисә. Гидыбыз татар булып чыкты. Ул инде 10 ел Мисырда, төгәлрәк — Хургада шәһәрендә яши. Шуңа күрә, мондагы кешеләрнең яшәү рәвеше, шәһәрдәге кагыйдәләр, гарәбләрнең менталитеты турында бик әйбәт белә ул. Алга чабып әйтәм, Хургадада «әле ярый мин монда яшәмим» дигән уй белән йөрдем. Мондый пычрак, чүпле шәһәр күргәнем юк иде әле. Кешеләр пакет-пакет чүпне тәрәзәдән генә, урамда йөрүче кешеләрнең башларына диярлек тондыралар. Җыючылар, аңлаганыгызча, юк. Шулай да, монда 20 меңнән артык русслар яши. Хәтта 10 рус балалар бакчасы, хәм 4 мәктәп бар.
Көндез урамда кешеләр бик аз, чөнки монда козу, шуңа тормыш төнлә кайный. Гарәб хатын-кызларын урамда күрергә бөтенләй кыен. Аларның кагыйдәләре буенча, хатын-кызлар өйдә утыра. Ә урамда озак йөрмәсеннәр өчен, аларны кап-кара пәрәнҗәгә киендерәләр. Янәсе, козу булганга кара киемдә урамда озак йөреп булмый. Шулай ук, гаиләдә, күбрәк, ир-балалар туса әйбәтрәк, чөнки эшкә дә күбрәк ир-егетләрне алалар. Ник дисезме? Чөнки, хатын-кызлар монда бала табу өчен генә. Аларны укытмыйлар, хәзер дә күбесе укый, яза белми. Шуңа эш тә таба алмыйлар, димәк, әти-әнисенә акчалата ярдәм итә алмыйлар. Байрак гаиләләрдә, әлбәттә, алай түгел.
Кем алар — Хургада олигархлары?
Мисырда металлургия үсеш алмаганга күрә, машиналар җитештерү заводлары юк. Шуңа машиналрга бәя дә зур. Монда синең машинаң һәм торыр урының булса, син шунда ук «бай» статусы аласың. Ә инде шәһәрнең яңа өлешендә яшәсәң — олигарх буласың.
Ә менә бензин монда бик арзан. Үзләре чимал чыгаралар, Согуд Гарәбстанына экспортлыйлар, анда бензин җитештерәләр һәм кире кайтаралар. 95нче бензин, безнең акчага күчергәч, нибары 24-25 сум.
Машиналар турында сөйләгәч, аларны йөртүгә хокук бирә торган документ, безнеңчә «права» һәм юл йөрү кагыйдәләре турында да әйтеп китим инде. "Права«ны монда бер көн эчендә алып була. Безнең кебек 4 ай укып, аннары имтиханнар бирәсе юк. Машинага утырып, кабызып, кузгалып китә алуыңны күрсәттең икән — син чын шофёр! Анда өйрәнерлек кагыйдәләр дә юк. Юлларда бернинди знаклар күренмәде, җәяүлеләргә юлны чыгу урыннары да юк бит, җәмәгать. Якынча 207 мең кеше яшәгән шәһәрдә бер светофор, ансы да эшләми иде. Кыскасы, кем ничек тели, шулай йөри. Иң мөһим миссия — исән калу.
Тагын бер кызыклы факт: шәһәрнең иске өлешендә урнашкан күп кенә йортларның түбәләре юк, чөнки түбәсез йортлар өчен салым түләргә кирәкми. Анда яшәүче кешеләр йолдызларны яттан белә, һәм ут өчен беркайчан да түләми, ди.
Кырыс төрмәләр, төзелеп бетмәгән йортлар республикасы
Мисыр төрмәләре — иң кырыс төрмәләрнең берсе дип санала. Аннан, гадәттә, тере килеш чыкмыйлар, чөнки анда ашатмыйлар, эчертмиләр, камерада бетон идәннән башка берни дә юк. Шуңа күрә шәһәрләрдә криминал бик күп түгел (ләкин ул бар), кешеләр төрмәгә эләгүдән бик куркалар.
Шулай ук, монда төзелеп бетмәгән һәм ташландык кунакханәләр, йортлар бик күп. 2015 елның 31 октябрендә самолет Шарм-әл-Шейхтан Санкт-Петербургка очып китүенә радарлардан югала, берничә сәгатьтән соң самолет Синай өстендә шартлый. Россия һәм кайбер башка илләр шушы теракт аркасында Мисыр белән авиаэлемтәләрне 5 елга туктата. Нәкъ менә шуның аркасында бик күп отельләр бөлгенлеккә төшә, я төзелеп бетми.
Төзелешкә килгәндә, Хургада шәһәрендә күп катлы йортлар бөтенләй юк. Анда тотрыксыз туфрак булганга түгел, ә төзелеш өчен техника булмаганга күрә. Ә ул юк, чөнки монда бик арзанлы эшче көч һәм күрше шәһәрләрдән төрле техника чакыртуы бик кыйбатка төшә. Төзүчеләр үзләренең кул-аяклары ярдәмендә кирпеч, цемент ташый һәм өч-дурт катлы йортлар төзи. Түбә дә ясап торырга кирәкми. Ник икәнен хәтерлисездер.
Чүлдә яшәүчеләр
«Африканың Мисыр республикасына кадәр килеп, пирамидаларга бармыйча буламы инде», — диде апам. Дөресен генә әйткәндә, теләк бик көчле иде, әмма исән-сау өйгә әйләнеп кайту теләге өстенлек алды. Урамда +33, русча берни аңламый торган шофёр һәм бер-ике сүз генә белеп, шуны кабатлап торган гид (Алисәбез түгел иде) белән дүрт тәгәрмәченең өчесе генә әйләнгән (суыткычлар турында әйтми дә) автобуста 9 сәгать чүл буенча бару идеясе миндә бик күп сораулар тудырды.
Пирамидалар күреп булмаса да, чүлне карап, өйрәнеп кайттым. Монда бөтен кеше күрергә ияләшкән сары, баткак комлы чүлләр түгел. Бу территоряиләр кайчандыр диңгез төбе булган, шуңа күрә ул ак һәм вак ташлы. Рельефы да бик үзенчәлекле. Үзем «багги» дип аталган кечкенә машина руле артына утырып, шул чул буенча йөреп кайтырга булдым. Бара-бара ниндидер йорт сымак әйберләр, кешеләр куренә башлады. Юк, козу сугу маҗарасы түгел бу, бедуиннар авылы булып чыкты. Курка-поса болар янына кердем.
Ачык күңелле кешеләр булып чыкты бу халык. Авыллары зур, әмма йортлары (безнеңчә шалаш инде) бер-берсеннән 500әр метр ераклыгында урнашкан. Шәһәр белән чагыштырганда, бедуиннар яшәгән территория аеруча чиста. Чүп-чарны бочкаларга җыеп, свалкага илтәләр. Бу эшләрне бедуиннар авылы башлыгы (безнеңчә сельсовет председателе) үзе башкара. Аның белән телефондагы тәрҗемәче аша гына сөйләшеп булды.
Бедуиннар авылы башлыгы әйткәнчә, монда, балалар белән бергә, кырыклап кеше яши. Алар верблюдлар үстерәләр, дарулар ясыйлар (кибет даруларын кабул итмиләр), кайбер «хуҗалыкларда» тавыклар да бар. Аларның телефоннары да, телевизорлары да юк, күбесе укый-яза белми, бернинди документлар турында да белмиләр. Әмма дәрәҗәлерәк бедуиннарның балалары мәктәпкә йөри икән. Һәм алар башка балаларга үз белгәннәрен өйрәтәләр.
Верблюдта йөреп карагач, атка атлану берни түгел икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Бу хайваннар бик озын, безнең атлар аларның аяклары буенда гына. Аннан үзләренең чәйләре белән, һәм верблюд кыйлары белән ягылган учакта пешкән белен белән дә сыйладылар үзләре.
Мисыр турында төрле фикерләр туды. Кызыл диңгез нык матур, хозурланып туймаслык. Хургададагы отельләргә килгәч, аннан чыкмыйча гына, территориядәге матурлык белән сокланып утырып, ул яшеллекне ничек үстерүләре турында уйламасаң — менә дигән куррорт. Шәһәргә чыккач тизрәк туган якка кайту теләге тууы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев