Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Мин һәрчак синең белән" (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1 июнь - Симет бәйрәме көнне Урта Баграж зиратындагы халыкның иге-чиге күренмәде. Элек-электән калган йола буенча, һәркем якыннары каберенә ашыкты. Багражлыларның үзләреннән башка, чит төбәкләрдән килүчеләр дә күп иде.

Яңа гына куелган биек кабер ташы янына тукталабыз. Монда - журналист-публицист, Зәй төбәге язучысы, 5 китап авторы, карендәшебез - Иван Гаврилович Глуховның якты истәлегенә кабер ташы ачу митингы буласы. Кабер тирәсенә якыннары җыелган. Әнә бу чараның инициаторы - яраткан кызы - Роза Ивановна, кияүләре - Геннадий, улы - Роберт Иванович, оныгы - Евгений, аерылмас дусты - Семен Михайлович Гудошников, Зәй ветераннары җитәчесе - Марсель Хуҗин, "Туганайлар" хезмәткәрләре, авылдашлары... Барысын да санап бетерерлек түгел.

Зәй төбәгендә туып-үсеп, бөтен гомерен шул төбәкне күтәрүгә багышлаган яраткан якташларының якты истәлеге каршында тагын бер тапкыр башларын ияргә килгәннәр. Зәй төбәгендә генә түгел, Республиканың башка районнарында да аны беләләр, әсәрләрен укыйлар, киңәш кирәк булганда, әллә кайлардан аны эзләп киләләр иде. Иван Гаврилович кебек олы зат турында "иде" дип, үткән заманда язуга кул бармаса да, ышанырга туры килә. Аның җир куенында ятуына инде 2 ел вакыт узып киткән.

Истәлек ташын ачу митингысы якыннарының, дусларының язучы турындагы җылы хатирәләре белән бүлешүләре рәвешендә барды. Аларны тыңлаган саен, Иван Гавриловичның никадәр олы йөрәкле, кешелекле кеше булуына инанасың. Кызы Роза Ивановна: "Мин шундый әтием булу белән бик бәхетле, бөтен балаларга да үземнең әти кебек әти теләр идем", - диде, күзеннән тәгәрәгән кайнар яшьләрен сөртеп.

Иван Гавриловичның кабер ташы проектын да Роза үзе эшләгән. Индивидуаль художник-портретчы балаларының әтиләренә карата булган яратуын, хөрмәтен, аны югалту хәсрәтен аермачык итеп бирә алган. Иван Гавриловичның үтәли карашында: "Сез мин әйткәннәрне онытмадыгызмы? Мин өлгерә алмаган эшләрне дәвам итәсезме?" - дигән сорауны укырга була.

Истәлек ташы ачык китап рәвешендә эшләнгән. Китап битенә язучы-шагыйрьнең туган авылына багышланган шигырь юллары уелган.

Иван Гавриловичның гәүдәсе китапларында үзе җылы итеп искә алган авылдашлары янәшәсенә куелган."Багражда Симет" дигән язмасындагыча әйтсәк: "Әнә Әнтип карт, Сатый дәдәй, Романов Семен, Трофим, Василий дәдәйләр, Василий Львович һәм бик күп башкаларның каберләре. Барысын да санап бетерә алмыйм. Гафу итегез, барыгыз да истә, күңелем түрендә. Һәммәгез турында тәфсилләп сөйләрлек сүзләрем, олылап язарлык хатирәләрем бар. Мин, башымны түбән иеп, уйларга-хисләргә чумып, зираттан чыгып киттем. Ул елгы Симет менә шулай үтте".

Без дә, Иван Гаврилович белән хушлашып, кайтыр юлга кузгалдык. Кабер ташы тирәсендә бертуктаусыз бөтерелгән аллы-гөлле бер күбәләк безне зираттан чыкканчы озата килде. Түзмәгәндер, үзе, шул күбәләк рәвешенә кереп, Симет бәйрәменә кайткандыр, кебек тоелды безгә. Нинди рәвештә булсаң да, син безнең күңелдә, ак күңелле Иван дәдәй! Без сине яратабыз.

Туган авылым, күңелем белән

Мин әле синдә һаман.

Кайгы-шатлык уртак булсын -

Мин һәрчак синең белән!

- дип яза шагыйрь "Туган авылым" дигән шигырендә.Туган авылы, авылдашлары, якыннары, дуслары, укучылары күңелендә ул бүген дә исән.

Мария Мартынова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев