Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Милли премия безнең кызларда!

13 декабрь көнне "Пирамида" күңел ачу комплексында "Болгар" радиосы Милли премияләрен тапшыру концерты булып үтте. Күп кенә карендәшләребезне сөендереп, анда керәшен кызлары Алина Давыдова белән Людмила Янеева (Аланлы) да катнаштылар. Алина җырчы буларак лауреат булу бәхетенә ирешсә, Людмила автор буларак җиңү яулады. Җәй аеннан башлап декабрьгәчә тавыш бирү барды. Кызларыбыз...

13 декабрь көнне "Пирамида" күңел ачу комплексында "Болгар" радиосы Милли премияләрен тапшыру концерты булып үтте. Күп кенә карендәшләребезне сөендереп, анда керәшен кызлары Алина Давыдова белән Людмила Янеева (Аланлы) да катнаштылар.

Алина җырчы буларак лауреат булу бәхетенә ирешсә, Людмила автор буларак җиңү яулады. Җәй аеннан башлап декабрьгәчә тавыш бирү барды. Кызларыбыз өчен шулкадәр күп тавышлар җыелу күп нәрсәне аңлата. Кемнедер кемдер яклап йөртмәгән бит, ә барысын да халык үзе хәл иткән. Бу, минемчә, бик зур дәрәҗә.

Людмила Аланлы:

- Бу тантанада минем беренче мәртәбә катнашуым. Премиягә "Телисеңме" исемле җырым лаек булды. Җырның көе дә, сүзләре дә үземнеке. Лауреат булу миндә зур бәхет, шатлык хисләре уятты. Үземне Азат Хөсәенов, Фәрит Хатыйпов, Тәслимә Низами, Гүзәлия, Роберт Миңнуллин, Рөстәм Зәкуан кебек күренекле композиторлар, шагыйрьләр белән бер рәттә тою күңелгә рәхәтлек бирде. Мин чиксез шатмын!

Алина Давыдова:

- Әлеге премияне икенче тапкыр алуым. Узган елны да катнашып лауреат булу бәхетенә ирешкән идем. Беренчесендә "Соңлама" җыры белән җиңсәм, быел "Чәчәк ярата кызлар" (авторлары А.Якшембетов һәм Э.Сафина) җыры бәхет китерде. Ләкин концерт вакытында без җиңү китергән җырларыбызны башкармадык. Анда башка репертуар сайланган иде. Мин акапеллага татар халкының "Бөдрә тал" җырын башкардым.

"Чәчәк ярата кызлар" җыры радио дулкыннарында июнь аеннан бирле әйләнде. Иң башта ук җиңү яулау уйлары белән янсам да, әлеге хыялым тормышка ашар димәгән идем, чөнки көчле талант ияләре күп иде. Шулай да хыялыма ирешә алдым һәм хисләремне яшереп тора алмыйм. Мин бик шат һәм бәхетле. Киләчәккә планнарым зурдан әле. Тукталмыйча алга таба да эшләргә, үземнең образымны тудырып, һәрьяклап үсәргә. Шуларның берсе итеп, клип төшерүне күрәм. Ләкин барлык серләрне дә ачып бетерәсем килми. Киләчәк күрсәтер!

Минем өчен, җырым өчен тавыш биргән барлык радио тыңлаучыларга, дус-туганнарыма, иң беренче чиратта әти-әниләремә чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә!

Кызларыбыз өчен без бик шат! Әлеге баскычка менә алганнар икән - киләчәктә дә аннан төшмичә, тагы да югары күтәрелеп, карендәшләрен, туган-тумача, дусларын сөендереп яшәсеннәр. Иҗат чишмәгез саекмасын!

Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев