Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мичуринчы Петя дәдәй

Миләш агачында груша үскәнен күргәнегез бармы сезнең? Күрәсегез килсә, шәһәребезнең Елга урамында яшәүче Петр Муханов янына килегез. Андый грушаны шунда гына таба аласыз. Алай гынамы әле!

Өч төрле виноград, черешня, абрикос куакларын да күрә алачаксыз. Тирә-якка ямь өстәп туя агачы да үсеп килә. Бакчасында үстергән чәчәкләрен, яшелчәләрен күрсәгез! Ниләр генә үстерми! Хәтта үсеп утыручы гөмбәләре дә бар. Һәр үсемлеккә йөрәк җылысын бирә. Шуңа күрә аны бергә яшәүче урамдашлары: “Мичуринчы Петя абый,” – дип йөртәләр икән.


- Чын мәгънәсендә, үзенә хөрмәт уята торган, тыйнак, гаҗәеп дәрәҗәдә сабыр холыклы ул. Һичкайчан тавышын күтәрмәс, холык-фигыленә тырышлык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык кебек сыйфатлар хас, - ди күршеләрендә яшәүче Рөстәм Әгъзамов.
Петр Сергеевич Югары Баграж авылында гади гаиләдә туып үскән. Үзенең пар канатын, тормыш юлдашын да ерактан түгел, күрше Урта Баграж авылыннан таба. Тормыш корып, Мухановлар сикәлтәле тормыш юлыннан атлап китәләр. Дус-туганны сөендереп 49 ел бергә, ачысын-төчесен татып, кайгыларга бирешмичә, шатлыкларны бәхет итеп яшиләр. Ирле-хатынлы Роза Антоновна белән Петр Сергеевич үзләренчә бәхетле. Беренчедән, алар гаҗәеп дәрәҗәдә пар килгәннәр. Икесе дә кешеләргә ярдәмчел, намуслы, гадел, һәр эшне җиренә җиткереп, кем әйтмешли, ниргәсенә кертеп башкаручы, булдыклы кешеләр. Икенчедән, бер-берсен хөрмәт итә беләләр.
- Сез бәхетле гаиләме? – дигән соравыма каршы:
-Дөнья булгач, төрле хәлләр булгандыр инде. Гел бер-береңә елмаеп кына яшәлмәгәндер, мөгаен. Бәхетне кайсы яктан аласың бит. Инде балаларыбызның балалары үсеп җитте әнә. Анысы үзе бер бәхет, сүзебездән чыкмадылар, балаларыбызны акыллы, тыйнак дип уйлыйбыз, - ди Петр Сергеевич, балалары белән горурланып.
Үстергән игелекле ике кызлары, өч оныклары хәзер үзләре кешеләргә бәхет өләшә. Бер кызлары Түбән Камада яши, ә берсе үзләреннән өч-дүрт өй аша гына җиткереп чыккан йортта гомер итә.
Петр Сергеевич гомер буе автоэлектрик булып эшләгән.
- Тормышны тәвәккәл кешеләр бизи. Нинди өлкәдә генә булмасын, тәвәккәлләр уңышка ирешә, чөнки алар вакытны бушка уздырып йөрми, җиң сызганып эшкә керешә, көтелмәгән чишелешләр таба, алларына куйган мәсьәләне сокланырлык итеп хәл итә, ягъни булдыра. Нәкъ менә Петр Сергеевич шикелле, - ди элек бергә эшләгән хезмәттәшләре.
Алар яшәгән йорт башка йортлардан бер ягы белән дә аерылып тормый, дисәм, дөрес булмас. Капка төпләрендә хуш исләрен бөркеп, чәй розалары үсеп утыручы бу йортны күрми-абайламый китеп булмый. Монысы да Петр Сергеевичның хезмәт җимеше. Бүген аңа 73 яшь тулды. Ләкин аңа бу яшьне бер дә бирәсе килми әле. Сөбханалла! Тфу-тфу, күз тимәсен! Шушы җирне матурларга туган, якты күңелле кешеләргә картлык ябышмый күрәсең.
Яшь күренүнең серен ул хәрәкәттә күрә. Кышын чаңгыда йөри, һәр көнне иртән алты километр араны, Зәебезнең матур урыннарына сокланып, җәяүләп йөреп кайтырга ярата икән. Урманга барып, саф һава сулап, җиләк, гөмбә, төрле дару үләннәре җыюны бик хуп күрә ул.
Әле хәзер дә ул телевизор каршында, диванда ятып торуны теләми. Кемнәргәдер машина һәм башка техникаларны ремонтлау-да булыша. Бакчада эшли торган коралларны да үзе ясый икән. Әнә шундый оста, алтын куллы ул - Мичуринчы Петя абый.
- Чын мәгънәсендә шатлык, бәхет була ала торган бер генә нәрсә бар, ул да булса гаилә бәхете, тигез картаю, балалар, оныкларның исән-сау булулары. Мин яхшы беләм, бу дөньяда иң тәмле чәй – Роза ясап биргән чәй, иң тәмле ризык – ул әзерләгән ризык. Мин аңа гомер буе рәхмәтлемен. Ялгыз канат булып калудан Ходай үзе сакласын! – дип тәмамлады ул әңгәмәбезне.
Мондый озын гомерле парларга ничек сокланмыйсың? Алар белән саубуллашкач уйладым монысын. Тагын... Бу йорттагы чисталык, пөхтәлек тәртип сокландырды мине. Хәер, гомер буе тормыштан, эштән тәм табып, аның кадерен белеп, берсе өчен кирәк-терәк булып яшәүче Роза һәм Петр Мухановларда булдым бит мин.
Икесе бергә салган пар сукмак та балалар, оныклар белән җитәкләшеп барырлык киң юлга кушылган икән. Дәвамлы булсын ул юл!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев