Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марс Макаров вафат

Танылган композитор Марс Макаров вафат.

Композитор белән хушлашу иртәгә 11.30 сәгатьтә Арча кыры зиратының чиркәвендә (Храм Ярославских чудотворцев) булачак, Марс Макаров Арча кыры зиратында җирләнәчәк.


Макаров Марс Андреевич (28.10.1939, Билəр (хəзерге Нурлат) районының Чурабатыр авылы) - баянист, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987).

1962 нче елда Казан музыка училищесын тәмамлый һәм Татар дəүлəт җыр һəм бию ансамблендə эшли башлый. 1968 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1977 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә, 1978 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында концертмейстер булып эшли. 1982 елдан Казан шәһәре 18 нче номерлы сәнгать мәктәбендә укыта.

Марс Макаров - инструменталь әсәрләр, хор өчен язылган әсәрләр, баян өчен аранжировкалар, җырлар авторы. Иң танылган җырлары: Х.Туфан сүзләренә «Агыла да болыт агыла…», «Киек казлар», «Юксындырсаң, нишләрмен?», К.Булатова сүзләренә «Кыңгырау чәчәкләре», З.Насыйбуллин сүзләренә «Кара шәле килә сөйрәлеп», Г.Афзал сүзләренә «Татарстан таңнары», Г.Зәйнашева сүзләренә «Минем иркәм биюче», Р.Гатауллин сүзләренә «Язгы ташу», И.Юзеев сүзләренә «Төнбоеклар», А.Абдуллин сүзләренә «Мәк чәчәге», Ф.Яруллин сүзләренә «Тормыштан суынма син» һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев