Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәңгелеккә күчкәннәрне җирләү, искә алу буенча кайбер йола-гадәтләр

Электән үк яңа туган кешене генә түгел, үлгән кешене дә зурлаганнар. Аның җанын чакырганнар, тынычлык теләп иман укыганнар.

Бу йолаларның барысын да чиркәү кабул итеп бетерми. Безнең халык чиркәү йолаларын халык гадәтләре белән бергә үткәргән. Хәзер инде халык гадәтләре онытылып бара. Шулар турында яздык.

Үленең өчесен, җидесен, тугызын, кырык көнен (кыркын), елын билгеләп үткәннәр. Һәрбер үлене искә алу көнендә коймак белән тәберсе иткәннәр, мал суйганнар. Олы яшьтәге керәшен түтиләре әйтүенчә, тәберсе итү – үлгән кешене искә алу көннәрендә ашау ризыклары янында келәү итү. Үлеләрне шулай олылаганнар. Элегрәк мәңгелеккә киткәннәр хөрмәтенә – сарык, алданрак үлгән туганнары хөрмәтенә – тавык, кырык көненә кырык күмәч пешерү йоласы булган.

Кешенең җаны тәненнән чыгуга ук, гәүдәсен юалар, иман укыйлар, өченче көнне генә табутка салып күмәләр.

Шул ук вакытта, кайсыбер як керәшеннәрендә мәҗүсилектән калган йолалар да күзәтелә: үләр алдыннан кешенең авызына су салу, аның урын-җире тирәли пычак белән үтү (исәннәрдән “аеру”), кырыгынчы көнне искә алу мәҗлесенә чын дөньяга күчкән кешене “чакырып”, аның өчен дә ризык кую.

Үлгәннәрнең каберенә исеме, туган һәм үлгән еллары язылган таш, кач куела, кабер өстенә чәчәкләр, агачлар, куаклар утыртыла.

Зәй ягында үлене күмгәннән соң, өенә кайтып өчесен үткәрәләр. Тугызында кеше күп чакырылмый, килүчеләр җыелып иман укыйлар. Кыркын һәм елын зурлап уздыралар. Үле ашларын үткәргәннән соң, өстәл җыйган вакытта өч табак куела – яңа үлек, ятимнәр, өлкәннәр өчен. Аларга төрле ашамлыклар салына. Ул ашамлыклар янына сөлге дә өстәп, өлкән яшьтәге әбиләргә, ятимнәргә, тол калганнарга бирәләр. Урындыкка мендәр куела, ул үлгән кешене хәтерләтеп тора, аның җаны шунда булып тоела. “Элек тегәр җеп тарату бар иде, хәзер инде бу йола онытылып бара. Ул чорда кибеттән нәрсәдер сатып алырга мөмкинлек булмаган, әбиләр үзләре эрләп җеп әзерләп куйганнар. Аны өч саплам биргәннәр – Атага, Улга, Святый Тынга”, – дип искә алдылар Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче өлкән буын кешеләре.

Дини бәйрәмнәрдә – Олы көн һәм Покрау алдыннан, бөтен халыкның бергә җыелып, зурлап искә алу гадәте дә бар, ул кешеләрнең зиратларга барып, үлеләргә иман укуы белән үтә. Пасхадан соң җиде атна үткәч, симектә зиратта үлеләргә аш бирү үткәрелә.

Кайбыч районында яшәүчеләр исә зиратка Тройсын алдыннан, кечатна көнне Симеккә баралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев