Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш керәшен хатын-кызларының XX гасырның җитмешенче елларында кигән күлмәге

Мамадыш районының Усали мәктәбе укучысы Эльвира Аксакова үз нәселен, әби-бабайларын онытмый, һәрвакыт эзләнә, өйрәнә, укый.

Ул үз туганнарының әби-бабайлар турында сөйләгәннәрен тыңларга ярата, нәсел тарихын, йолаларны, керәшен хатын-кызларының бизәнү әйберләрен, милли киемнәрен өйрәнә. Элгәредән калган керәшен хатын-кызлары киеме турында аңа Лена тутасы («Бәрмәнчек» ансамбле артисты) түбәндәгеләрне сөйләгән.

— Өстемдә — әнинең киемнәре, аларга 60-70 еллар бар инде. Нәкъ керәшен өлгеләре белән, сатиннан тегелгән күлмәк, әнинең кулы белән чигелгән алъяпкыч. Ул инде аны яшь кыз вакытта, кияүгә чыкканчы чигә башлый. Хатын-кызлар баш киемнәрен статуска карап кигәннәр. Кыз балалар кигән чачак-калпак ак төстә булган, маңгайдагы чугын чачак дип әйтәләр, башта калпак киелгән, аннары менә шул чук бәйләнгән һәм ул ак калпак дип аталган. Аның әле чигелгәне дә булган. Анысы да шундый ук формада, ләкин ул — башка төрле кара, кызыл, көйгәләк материаллардан. Аның арты да, алды да чигелгә, маңгай өлешенә, шулай ук, чук тагыла һәм монысы инде чачак калпак дип атала. Кияүгә чыкканчы кызларның чәчләре бер генә толымга үрелгән һәм ул толымнар, күз тимәсен өчен, тәңкәләр белән бизәлгән чәчкап астына яшерелгән. 

Кияүгә чыкканда кызларның чәчен икедән үрәләр, ул ике толымны өскә яшерәләр — баш өстенә түгәрәкләтеп куялар, аның өстеннән мәләнчек (русчасы волосник, ягъни ул башлык шикелле) киелә. Шушы калпакны киеп, бөтен чәчне яшерәләр, аның өстенә — сүрәкә, (хатын-кызлар яулыгы дип күзалдына китерәбез), сүрәкә өстеннән ак яулык бәйләнә. Миндә андый ак яулык юк. Ул булмаса, теләсә нинди матур яулык та ярый. Сүрәкә өстеннән тагын «покрывало» дип аталган түгәрәк туй җаулыгы (свадебное) бәйләнгән. Ул үзе түгәрәк формада булмаса да, аны түгәрәк җаулык дип атыйлар. Ул яулыкның артына төрле билгеләр чигелгән. Аны өйрәнүче галимнәр аларда, ниндидер серлелек бар, могҗиза ята, дип аңлаталар. 

Яшь килен шушы түгәрәк җаулыкны беренче баласын тапканчы киеп йөрергә тиеш булган, чөнки җаулык аны бөтен күз тигәннәрдән, ырым-шырымнардан, җеннәрдән саклый торган булган. Һәрбер үзәкнең үзенә күрә бер аерылып торган, үзенчәлекле элементы булган. 

Өстемдәге киемем Мамадыш районы хатын-кызларына хас. Ә Мамадышның теге ягында мәләнчек бөтенләй икенче төрле формада булган. Тәңкәләр, муенҗака гына булмаган әле. Анда күкрәккә аркылыга кия торган кәсилә булган. Колакларга олы сыргалар тагылган. Колак тотарлык булсын өчен олы сыргаларны бауга бәйләп такканнар.

Әйтергә онытып торам икән, сүрәкә астында тагын тәңкәләр белән бизәлгән чигәчә булган, бу фотода минем чигәчә юк. Эш вакытында, көндәлек тормышта бизәкле, чигелгән әйберләр киелмәгән, алача күлмәк, алача сугылган алъяпкыч кигәннәр. Бәйрәм көненә алмалы алъяпкычлары булган. Кибетләр, базарлар эшли башлагач, ситсалар барлыкка килгәч, сатинга чиккәннәр, алай җиңелрәк булган.

Керәшен киемнәрендә баулар бик күп, күкрәкчәләр, муенсалар һәрберсе бау белән бәйләнеп куелган... Аларны бәйләп бетерергә дә бик озак вакыт кирәк, кайчак чуалып бетәсең...

Керәшеннәр оешмасына йөри башлаганны белгәч, олы түтием Александра миңа иманнар өйрәтте, дүрт киң көмеш беләзек, үзе бәйләгән өр-яңа җон оегын, тагын 4-5 күлмәк бүләк итте, мирас итеп калдырды. Муенҗаканы да олы түти көмеш тәңкәләре урынына совет рубльләре белән ясап бирде. Аның сәбәбе дә булган инде. Безнең әниләрне кулак итеп берничә тапкыр талаганнар, шуңа күрә сакланмаганнар«, — дип сөйләгән «Бәрмәнчек» ансамбле артисты Елена Григорьева-Данилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев