Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш ягындагы Владимирда – “Авылымның кадерле кичләре”

Мамадыш районының Владимир авылындагы бәйрәм әнә шундый исем белән узды.

Бу бәйрәм, үзенә күрә, авылдашларның ихлас, җылы очрашуы иде. Төннең икенче яртысында гына тәмамланган бәйрәмнән соң, яраткан җырчыбыз Георгий Ибушев авыл группасына мондый сүзләр язган: «Авылдашларым! Без бүген гаҗәеп матур бәйрәм уздырдык. Иң беренче итеп, барлык оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килеп язам. Сезнең белән очрашу зур бәхет бит ул. Гел шушындый, үзебезнең авылдашларыбызча, уен-көлкеле, чиста күңелле, кешелекле, эштә уңган-булган булыгыз. Сау-сәламәт булыйк. Бәхет телим сезгә, кадерлеләрем!» Бу юлларны укыгач, бәйрәмне тасвирлап торуың кирәге дә юк инде. 

Кичке җыенның үзәгендә кайнаучы клуб мөдире — бәйрәм күрке «Талир тәңкә» фольклор коллективы җитәкчесе Галина Михайлова белән, ул бушаган арада, сүз алышып өлгердем: «Сабантуеннан соң әз-мәз генә бүләкләр калган иде. Авыл кешеләре белән бер бәләкәй генә кич утыру оештырып алырга кирәк булыр әле, дип йөрдем. Печән эшләре беткәч, Элҗин көне кулай булыр, дидек. Кечкенә генә мероприятие, дип уйлаган бәйрәмебезне зуррак итәргә булдык, чөнки кайсысына да әзерләнмичә генә булмый. Элҗин көн атна уртасында туры килгәнлектән, атна ахырына калдырдык. Теләкләре булганнар шәһәрләрдән дә кайтсын дидек». 

Бу бәйрәмнең үзенчәлеге тагын шунда — читтән артистлар чакырылмаган. Хәер, халык артисты Георгий Ибушевлы, атказанган Елена Григорьевалы авылда артистларыбыз үзебезнеке лә, тагын кем кирәк инде монда?! Баянчы Айнур Моратовның да Владимир кияве икәнен күпләр белмидер әле. Римма һәм Валерий Ивановлар, Елена Кириллова, Николай Бачков, Марина Моратова, Венера Нислинаның җырлавы артистларны көнләштерерлек. Авылдаш шагыйрьләребез Елизавета Малова белән Елена Типтярова туган авылга багышланган шигырьләрен укып, күңелне нечкәртеп алдылар. Ә сценарий Георгий Ибушев шигырьләреннән төзелгән иде. Гармунчы-баянчылар Владимир Тупаев, Анатолий Пасыев, Николай Бачков, Василий Нислин, Александр Сапурин авылыбызның кунак җыруларын, табын, солдатка озату көйләрен уйнады. Ивановларның музыкаль семьясы шәп аппаратураларын алып кайткан. Көчле музыка тавышы төнге тынлыкта күрше авылларга хәтле ишетелеп торган. Түбән Камада яшәп, ерак әбисе пуҗымында өй җиткереп куйган Сергей Бачков авыл тормышын җанландыруга керткән хезмәтләре өчен дип, лаеклыларга бүләкләр алып кайткан иде. 

Бәйрәмнең үзенчәлеге әле болар гына да булмады. Уен, тамаша, концерт мәйданчыгы янында туй өстәле кебек табын әзерләнгән. Самавыры белән чәй кайнап тора. Бераз гына читтә учаклар яна. Борынны ярып, бәрәңге пешкән ис аңкый. Олырак учакта алагаем зур казан асканнар. Анда республикабызда билгеле аш-су остасы Венера Нислина авыл халкына һәм кайткан кунакларга җитәрлек итеп, пылау пешерә. Бөтен ингредиентларын үзе әзерләп кайткан. 

Владимир кызы, Субаш килене Галина Иванова (Юзеева) ире Валерий белән бәйрәмгә махсус керәшенчә киенеп кайтканнар. Сокланырлык! Эх, мин әйтәм, искиткеч үрнәк бит бу! Керәшен киеменең берәр генә элементы — муенҗака, озын алка, чигеш үрнәге, һичьюгы кызыл төсе булган киемгә игътибар итсәк, бигрәк күңелле буласы икән! 

Халык бик күп иде, кайбер Сабантуйларында да бу хәтле халык җыелмый. Клуб янында машина куярлык та урын булмады. Владимирлыларның ватсап группасына язган «сообщение»ләреннән тагын берничәсен куйыйм әле. Илебез калаларында эшләп һәм яшәп, хәзер авылда йорт салып куйган Григорий Саркиев: «Кайткан авылдашларга, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтәм. Ләкин бәйрәмне басып торып караучыларга әзрәк эчем пошты. Озын сәкеләрне күбрәк ясарга кирәк икән. Киләсе елда моны күз уңында тотарга кирәк булыр. Бу эшне оештырырбыз, бездән калмас, Алла боерса!» — дип язган. Авыл тормышы өчен мондый янып йөрүчеләр булганда була ул!

Ә язмамны авылдашыбыз Ольга Чемкина язган хәбәр белән тәмамлыйм: «Бу көн барыбызның да күңелендә озак сакланыр. Күптән көтелгән җылы яңгыры да, тыныч киче дә авылдашлар очрашуына Ходаебыздан бүләк булды. Изге күңелле, ярдәм итәргә әзер торучы авылдашлар барында, бу бәйрәм дәвамлы булыр әле, Алла боерса!» Аңа җавап итеп: «Амин!» — дип кенә куясы килә.

Лидия ПАСЫЕВА.
Мамадыш районының Владимир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев