Мамадышның шәүлә авылы
"Акчагыз булмаса Парижга, килегез Мамадышка!" Безнең районда шәүлә авылга хәтле бар. Районыбызның Җөри, Келәүш, Юкәче, Шәдче якларында "Кая бардың?!" дигән сорауга төгәл җавап бирәсе килмәгәндә, яисә барып җитмәслек җәһәннәм почмагы турында әйткәндә: "Чупайга!" - дип шаярту халык теленә кергән. Бер агай ерак юлдан хәлдән таеп кайтып килгәндә: "Күрә ир белән...
Көзгедәге күзләр, йөзләр, эзләр...
Маргарита Сергеевна саргайган тышсыз китапка кыстырылган биттәге рәсемне алдыма китереп салды. "Мы из Чупаева. Ветераны колхоза "Коммунар" дип аталган картина. Бармагы белән аңа төртә-төртә сөйләп китте: "Сулдагы ак күлмәкле бабай - Петр Садофьевичның дәдәе - Игнатий Семенов, янәшәсендә хатыны Матрена, артта яулыклысы апасы Ирина, ак чәчле бабай - Александр Мосолов, аның хатыны Фоня, уллары Нифантий, иң кырыйдагысы- Климентий Фифанов, бүреклесе - Гавриил Диев... Исемнәренә генә игътибар итегез, тагын Глухерья, Секлетинья, Лаврентий, Домна, Исидора, Руфина... Иии, искә төште: Пахом бабайның алмагач бакчасы һәм усал эте бар иде. Бөтен авыл бала-чагасы шул алманы каракланырга йөрде. Эх!" Ә мин картинадан күземне ала гына алмыйм бит. Менә кайда ул көндәлек хезмәт иясенә, авыл кешесенә мәдхия җырлау, халык күңеле, характеры, кабатланмас портретлар! Рәссам гасырларга мәңгеләштереп калдырган Чупай кешеләрен! Авторы - Удмуртия АССРның халык, РСФСРНың атказанган рәссамы Петр Садофьевич Семенов 1934нче елда шушы авылда туган, гомер буе бик еш кайтып йөргән! Әлбәттә Интернетка кереп аның иҗатын тагын бер кат күздән кичердем, истәлекләрен укый башлагач, бөтенләй кереп баттым. Җиде айлык булып "күлмәк киеп" туган Чупай малаеның уңышларына шаккатарлык: Казан сәнгать училищесын, Харьков дәүләт сәнгать институтын тәмамлап, Удмуртия сәнгать һәм дизайн институтында озак еллар укыта. РФ рәссамнар берләшмәсе әгъзасы, Халыкара Славян мәдәнияте, сәнгате һәм мәгарифе член-корреспонденты, УАССР дәүләт премиясе лауреаты була... Бөтен дөньяга билгеле бу күренекле якташыбыз, тынычлык һәм игелеклелек илчесе турында аерым язма әзерләргә кирәклеген төшендем.
Могиканнарның соңгысы
Ә авылдан иң соңгы булып күченүчеләр- Пелагия һәм Денис Захаровлар бүгенге көндә Келәүш авылында яши. "Тугызынчы дистәләрен ваклаучы Елена Мосолова, Руфина Медведева, бөек ватан сугышы ветераны Иван Диевны балалары шәһәргә алып китте башта. Дүрт баласы белән көн саен Келәүш мәктәбенә йөргән, дистәләгән сарыклар, атлар асраган, фермерлык белән шөгыльләнгән, Маннуры белән авылда ул вакытта яшәгән әбиләргә социаль ярдәм күрсәткән, хәзер Мамадышта "Өмет" яшүсмерләрне тернәкләндерү приютында эшләүче Татьяна Шәйхетдинова 2014нче елның 21нче сентябрьдә күченде. Ә картым 28нче ноябрьгә кадәр үзе генә яшәп ятты әле Чупайда",- ди Пелагия апа. "Ике авыл арасы - 3800 метр. Бригадир чагында үзем үлчәдем. Аякларым авыртмаса, көн саен барып кайтыр идем мин анда. Ельцин эпохасының корбаны булды Чупай. Хәзер авылга ияләшкән мородерлар һәйкәлне дә талап китмәсәләр ярый инде!" - ди 77 яшьлек ватанпәрвәр абзый. Һаман ике сыер, сарыклар, кош-корт (тавыклары качып чыгарган көзге чебешләрне дә аякка бастырачаклар!) асраган; бакчадагы көзге уңышларының өйгә кергән бу бер мәлендә оялдыларына тезелгән кабак, үрелгән суган, тартма-тартма чөгендер-кишер белән кибет ачарлык хәзинә туплаган; үз көннәрен гомер буе үзләре күреп яшәргә өйрәнгән бу тырыш гаиләнең мәңге җек күрмәячәге көн кебек ачык.
Авыл урынында - һәйкәл
Келәүш һәм Чупай авыллары арасындагы басу юлы буенча килеп, элек торак пункт булган, тормыш кайнаган урынга кергәндә, тау битендә чәсәүнә-һәйкәл каршы ала. Шушы авылда гомер кичергән яки чыгышлары белән әлеге төбәктән булучылар ясаган аны. Идеянең инициаторы - Павел Диев (Ижевск каласында яши). Төзү эшләрен Виктор һәм Сергей Медведевлар, Ришат Фәсхетдинов башкарган. Берничә якташлары акча белән булышкан. Һәйкәлдә 42 фамилия. Авыл үзе яшәүдән туктаса да, бу төбәктән чыккан кешеләр туган нигезләрен онытмый. бирегә сукмак өзелми. Ел саен җәй уртасында Питрау бәйрәме оештыралар...
Ихлас, ышанучан, кешелекле, кәсепле (осталарның үз куллары белән ясаган җиһазлары һаман тирә-юнь авыллары йортларына хезмәт итә) чупайлыларның һәркайсы турында романнар язарлык...
Алсу Дияр. Мамадыш. Автор фотолары.
Чыганак: "Нократ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев