Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Белоусова: “Керәшен сүзе” халыкны берләштергән көч булды

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, «Керәшен сүзе» газетасының икенче редакторы Людмила БЕЛОУСОВАның керәшен матбугаты үсешенә багышланган конференциядә ясаган чыгышы.

“Керәшен сүзе” газетасы 1990 еллар башында җәмгыятьтәге үзгәртеп кору һәм демократик үзгәрешләр дулкынында барлыкка килеп, 9 елга якын чыгып килде (1993-2002)

Энтузиаст Антонов алынды

Аны дөньяга китергән вакыйгаларга да тукталып үтик.1992 елның 12 апрелендә узган конференциядә җирле керәшен оешмасы “Керәшен массакүләм пропаганда чараларын торгызу турында” резолюция кабул итә. Шул ук елның 23 маенда булган Татарстан халыклары съездында чыгыш ясаган керәшен этнографик культура-агарту җәмгыяте җитәкчесе А.Фокин бу мәсьәләне съезд карары проектына кертергә тәкъдим итә.

Шул ук съездда Яр Чаллы шәһәре керәшеннәренең этнографик җәмгыятеннән Николай Антонов та катнаша. Үз чыгышында ул болай ди: “Хәзерге вакытта керәшеннәр өчен бер генә газета да, бер генә журнал да чыкмый. Татар телендә чыга торган газета һәм журналлар беркайчан да керәшен мәсьәләсен күтәрмәделәр һәм соңгы елларда кайбер басмаларда күренгән берничә мәкаләне һәм язманы исәпләмәгәндә, керәшен темасына язмадылар да диярлек. Матур әдәбияттә, сынлы сәнгатьтә, радио һәм телевидениедә керәшен тормышын һәм керәшен культурасын яктыртуга урын гомумән юк”.

Нәкъ менә шул вакытта Россиядә “Массакүләм мәгълүмат чаралары турында”гы закон барлыкка килә. Энтузиаст һәм патриот Николай Павлович Антонов, моннан бик оста файдаланып, шәхси “Керәшен сүзе” газетасын гамәлгә куя.

Ул озак еллар “Металлургстрой” берләшмәсендә бүлек җитәкләгән инженер, ә бу вакытта инде пенсиядә иде. Гадәттә, мондый зур эшкә матди мөмкинлеге зур булган кешеләр алына. Ә ул бары халык ярдәменә генә ышанды. Ул чор керәшеннәрнең генә түгел, бар халыкның үзаңы уянып, активлыгы бик нык күтәрелгән еллар иде. Һәркемне үзенең кем булуы, тамырлары, бу дөньяда ни өчен яшәве һәм кая баруы кызыксындырды. Бик күп тыюлар юкка чыгып, тарихның моңа кадәр билгесез булган яңа битләре-сәхифәләре ачылды. Нәкъ менә шуңа күрә, редактор Ананий Малов “Керәшен сүзе” газетасы өчен эпиграф итеп, “Күк кабагы ачылыр” (“Да раскроются небеса”) дигән халык әйтемен сайлады. Ул, үзенә күрә, һәр яшерен нәрсәнең кайчан да бер халыкка билгеле буласына, газета ачачак горизонтларның киң һәм кызыклы булачагына ишарә иде.

Тираж – 6000 данә

“Керәшен сүзе”нең беренче саны 1993 елның 4 февралендә 6000 данә тираж белән басылды. Газетада күрсәтелгәнчә, беренче санның спонсорлары – Чаллы эшмәкәрләре Виталий Агапов, Виталий Умнов һәм Анастасия Асанова. Газетада учредительнең һәм баш редакторның халыкка, спонсорларга мөрәҗәгате урын алды. Моңа кадәр киң катлам халыкка билгесез булган керәшен шагыйре Яков Емельянов турында да зур язма бар. Газетаның максаты һәм бурычлары – туган телне һәм культураны торгызу, традицияләрне һәм бай мирасны саклау, диелә анда.

 “Керәшен сүзе”н керәшен җәмәгатьчелеге һәм гади халык ничек кабул итте соң? Редакциягә хатлар яуды, телефон да туктап тормады... Барысы да үзләренең гаҗәпләнү катыш шатлануларын белдерделәр. Мисал өчен, Казаннан Максим Глухов – “Көчләр әле бетмәгән”, Александр Филиппов – “Нур булып иңсен”, Түбән Камадан Никифор Тукмачев – “Изге сәгатьтә”, Зәйдән Юрий Москов “Халкыма киңәш кирәк” дип яздылар...

Шагыйрь, публицист, тәҗрибәле журналист Ананий Малов газетаның баш редакторы итеп билгеләнде. Газета чыга башлаганда Ананий Малов “Аргамак” журналында бүлек мөдире булып эшли иде. Журналның ул чактагы баш редактор – танылган язучы Айдар Хәлим. Киң күңелле, яхшы кешеләрдән торган ул коллективта самими, эчкерсез, кешелекле Ананий Маловны барысы да ихтирам итте. “Керәшен сүзе”нең версткасы, эштән соң, шул “Аргамак” редакциясендә ясалды. Газетаны чыгаруда верстальщик Илшат Фәррахов булышты. “Нур” газетасында эшләүче Чәчкә Хөснетдинова җаваплы секретарь вазифасын үтәде. Ананий Нестеровичка, шулай ук, хезмәттәшләре Әхмәт Хәмәдишин (Дусайлы), Факил Сафин (Әмәк) теләктәшлек күрсәттеләр, ярдәм иттеләр.

Беренче сан чыгып бер ай үтүгә, Чаллыда бик зур янгын чыгып, тулысынча автогигантка бәйле шәһәрнең үзендә дә, республикада да тормыш туктап калгандай булды. Чөнки Камазның двигательләр заводы янып көлгә әйләнде. Халык эшсез, акчасыз калды. Камазның ведомство тармагы булган балалар бакчалары, дәваханәләр, культура учреждениеләре, хәтта трамвай идарәсенә кадәр зыян күрде. Шәһәрдә көн итәр өчен акча калмады. Бу массакүләм мәгълүмат чараларын гына урап үтмәде. Чөнки типография дә кәгазь кытлыгы кичерде. Акчасызлык бартерга күчәргә этәрде. Учредительләргә, газетаны яшәтер өчен акча табу белән беррәттән, аны типографиядә бастырыр өчен кәгазь юллау мәшәкате дә өстәлде. Кәгазь таба алганнарның гына газеталары басылды. Шунлыктан графикта өзеклекләр килеп чыкты. Шуңа карамастан, подписчиклар, редакция хәленә кереп, газетага язылуны дәвам иттеләр.

Авыр 1994 елдан соң, газетаның үзендә кризис башланды. Яр Чаллы керәшен этнографик җәмгыяте, хәлнең яхшырачагына өметләнеп, “Керәшен хәбәре” дигән газета оештырды. Ул “Керәшен сүзе”нең яртысы кадәр, ягъни А-4 форматында чыкты. Барлыгы 4 саны дөнья күргән бу газетаның да редакторы Ананий Малов иде.

1996 елның августыннан “Керәшен сүзе” янәдән басыла башлады. Эшмәкәрләр Владимир Иванов (“Бизнесцентр”), Михаил Аппаков (“Строймеханизация”), Николай Логинов (радио һәм телеаппаратуралар ремонтлау заводы), Түбән Камадан Тамара Баһаветдинова һәм башкалар газетаның спонсорлары булдылар.

Газетага язмалар юллаучылар да күп иде: Василий Зингаров, А. Кузьмин, Иван Глухов (Зәй районы), Михаил Михайлов (Кукмара), Александр Филиппов, Мария Матвеева, Геннадий Макаров (Казан), Михаил Урамов, Анна Бутяева, Петр Ибаев, Фирая Моратова, Клементий Кузьмин, Анастасия Усачева, Никифор Тукмачев (Түбән Кама), Клара Булатова, Гөлчирә Рәхмәтуллина (Әлмәт), Татьяна Биканова (Минзәлә), Иван Попов, Петр Кузьмин (Тукай районы), Лидия Пасыева (Мамадыш районы), Елизавета Сидорова (Чистай шәһәре) һәм башка бик күп энтузиастлар газетаны баетып, тулыландырып, пыскып янган учагына күмерләр өстәп тордылар.

“Керәшен сүзе” редакторы Ананий Малов өчен 1996 ел бик тә нәтиҗәле еллардан булды. Ул бик күп йөрде, күп язды, күп эшләде. Татарстан язучылар союзы члены буларак, 60 яшьлек юбилеена әзерләнде. 1997 елның январендә булачак юбилеена үзенең шигырьләр китабын чыгарып өлгерергә ашыкты. Китап өчен шигырьләрен үзе җыйды, корректоры да, редакторы да үзе булды. Казандагы китап нәшриятенә бастырырга тапшыру өчен, “Аргамак” редакторы Мансур Мортазин белән бергәләп, юлга да кузгалалар. Әмма юлда Маловка инфаркт булып, борылып Чаллыга, дәваханәгә кайталар. 1 мартта күренекле карендәшебез – әдәбият сөючеләргә, газета укучыларга Ямаш Игәнәй псевдонимы белән таныш булган Ананий Малов мәңгегә арабыздан китте. Ул үзенең туган авылы – Сарман районының Ләке зиратында җирләнде...

Ямаш Игәнәйдән соң...

Ямаш Игәнәйдән соң, хезмәттәшләр һәм учредитель Николай Антонов алдында газетаны нишләтергә дигән сорау туды. Шул вакытта эшмәкәр Николай Колчерин газетаның икенче учредителе булып, үзенең иңен куйды. Газетаның берничә санын – журналистлар Илшат Фәррахов, Әхмәт Хәмәдишин һәм учредитель Николай Колчеринның өйләрендә, шулай ук, Түбән Камада да чыгарырга туры килде. Түбән Камадан споносорыбыз Тамара Баһаветдинова безгә нәшрият комплексы алып биргәннән соң, газета, айга ике тапкыр булып, минем өемдә чыга башлады. Редактор урынбасары булып, башта – яшь журналист Резеда Мөхәммәтдинова, соңыннан Эльмира Кәримова эшләделәр. Газета версткасын Илшат Фәррахов ясады.

2002 елга, халык санын алу якынлашып, баш очыбызда болытлар куера башлагач, газетада хәлләр начарланды. Әмма газетаның чыгудан тукталуына болар түгел, ә оештыручы-учредительләр һәм, шулай ук, ул чагындагы керәшен хәрәкәте лидерлары арасындагы фикер каршылыклары сәбәп булды...

Шулай да, “Керәшен сүзе” газетасы үз бурычын үтәде. Халыкны берләштергән көч булып, керәшеннәрнең үзаңын уятты. Россиядәге керәшеннәр тормышы турында хәбәр итә торган ныклы чыганак булды. “Театрыбыз да, журналыбыз да, укытучыбыз да, киңәшчебез дә” дип, шагыйрь Никифор Тукмачев ул вакытта язганча, активистлар һәм җәмәгатьчелек лидерлары өчен трибунага да әйләнде. Шул ук вакытта журналистика өлкәсендә кадрлар да әзерләде. Бу яктан да әле “Керәшен сүзе” газетасы “Туганайлар” өчен ныклы база булды.

Бүгенге көндә “Керәшен сүзе” – совет чорыннан сонгы керәшен тормышының, этнокультура хәрәкәтенең көзгесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев