Людмила Белоусова Иван бабасының сугыштагы батырлыгы турында сөйләде
17 яшеннән сугышка китеп, Ерак Көнчыгыш фронтында 8 ел хезмәт иткән папа 89 яшендә дөнья куйганда, Иван бабайның батырлыгын раслый торган документлар табылырга нибары 10 айлап кына вакыт калган иде...
Минем бабам Иван Тимашев 1901 елда Уфа губернасының Минзәлә өязе, Язикау волосте, Түбән Чыршылы авылында туган. 1920 елда ул минем әбиемә – Урта Баграж авылыннан Аксак Иван кызы Ульянага өйләнә. Чиркәү-приход мәктәбендә белем ала. Белемгә аеруча тартыла, һәм үз чорының укымышлы кешесе булып өлгерә. 30нчы елларда Ворошилов райкомының икенче секретаре булу дәрәҗәсенә ирешә. (Үзәге Теләнче Тамак авылында булган бу район, эреләндерү шаукымына эләгеп, 50нче елларда Сарман районы составына кертелә). 1936-37 елларда районда көтелмәгән каза килеп чыга. Балалар шуклыгы аркасында, суктырылмаган арыш эскерте янып юкка чыга. Моның өчен кемдер партия каршында җавап тотарга тиеш була. Заманасы, еллары шундый, мондый эшләрне корткычлык, дәүләткә каршы эшчәнлек дип санаган һәм хыянәткә тиңләгән чорлар бу. Бабайга кемдер “сигнал” бирә һәм ул кара төндә, өч баласын алып, җигүле атка бөтен кирәк-ярагын төяп, урман аша Удмуртия ягына юнәлә. Удмуртиянең Ува районында яшәүче туганнарына килеп урнашалар. Бабай урман кисүдә мастер булып эшли башлый. Озакламый сугыш башлана. Сугышның башында ук, мобилизация белән, Ува военкоматыннан фронтка алына.
1941 елның декабрендә, Көньяк-Көнбатыш фронтында, сугышта яраланып, әсирлеккә төшә. Бу хакта сугыштан соң, әсирлектән азат ителгән иптәшләре өйләренә әйләнеп кайтып, әбине эзләп тапканнан соң билгеле була. Алар бабайның концлагерьда кухня эшчесе булуы, үзләрен ач үлемнән коткарып калуы, соңрак лагерьдан качуы турында сөйлиләр. Архив документларыннан алынган мәгълүматларга караганда, әсирлектә ул 1943 елның мартына кадәр булган. Качканнан соң, Брянск партизаннарына туры килгән, 1943 елның октябреннән Беренче Белоруссия фронты составында сугышкан. Ә 1944 елның 18 июлендә бабам батырлык кылган. Бу турыда мин элек яшерен булган архив документларыннан белдем. Алар цифрлаштырылган һәм Россия Оборона министрлыгының “Подвиг народа”-“Халык батырлыгы” сайтында урнаштырылган. Бу сайт Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, 2015 елның маеннан эшли башлады. Моңа кадәрге елларда, кызганычка, бабайны эзләтү бернинди нәтиҗәләр дә бирмәгән иде. Һәм менә – көтелмәгән уңыш.
Беренче Белоруссия фронтының 70нче армиясе, 76нчы Чернигов гвардия укчы дивизиясенең 1944 елның 20 июлендә чыгарылган приказы. Кызылармияче Иван Афанасьевич Тимашевның III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүе турындагы боерыкка дивизия командиры генерал-майор Кирсанов кул куйган. Алга таба – тагын бер документ – бүләкләү кәгазе (Наградной лист), анда бабам күрсәткән батырлык турында тәфсилләп язылган. “1944 елның 17-18 июлендәге сугышта, беренче булып, Волын өлкәсенең Ратнен районында, 156 билгесе турысында, Припять елгасын кичеп чыкты. Тимерчыбык киртәне кисеп, дошман траншеясенә бәреп керде. Ике солдатны юк итте һәм дошманның бер пулеметын кулга төшерде. Шуның белән, взводның сугышчан уңышын тәэмин итте. Хөкүмәт бүләгенә – III дәрәҗә Дан орденына лаек. 239нчы гвардия укчы полкы командиры подполковник Горб”. Бу рәсми кәгазьнең арткы ягында бүләкнең 1944 елның 25 июлендә тапшырылуы турындагы тамга-билге дә бар.
Тарихтан билгеле булганча, бу көннәрдә бабайның документларында күрсәтелгән Волын өлкәсендә Люблин-Брест операциясе бара. 1944 елның җәендә Совет югары командованиесе Белоруссиянең көнбатыш районнарын азат итүне төгәлләргә һәм хәрби хәрәкәтне Польша территориясенә күчерергә планлаштырган. 1944 елның 7 июлендә фронтның Люблин-Брест операциясе планы раслана. Аны 18 июльдә башлау планлаштырыла. Аның нигезендә, безнең армия немец гаскәрләренең Брест-Люблин группировкасын тар-мар итәргә һәм Польша чигенә җитеп, Варшава ягына һәм Висла елгасы чигенә килү өчен уңай шартлар тудырырга тиеш була. Люблин-Брест һөҗүм операциясен үткәрүдә төп роль минем бабам сугышкан Беренче Белоруссия фронтының 70нче армия гаскәрләренә бирелә. Армия частьлары 1944 елның 21 июле таңында СССР дәүләт чигенә чыгалар.
70нче армиянең хәрби советы немец-фашист илбасарларын беренче булып совет җиреннән куып чыгарган һәм Польша белән дәүләт чигенә җиткән гвардияче-черниговчыларны җылы котлый. 1944 елның 28 июлендә 23 сәгатьтә Мәскәү әлеге операциядә җиңү яулаган Беренче Белоруссия фронты гаскәрләренә 224 орудиедән 20 артиллерия залпы белән салют бирә.
17 июльдән 31 июльгә кадәр 70нче армия гаскәрләре 25 мең 800 солдат һәм офицерны, 19 танкны, 191 орудиене, 1 мең 450 автомашинаны, 5 мең 300 атны, 105 орудиене һәм минометны, 487 автомашинаны һәм бик күп сугыш кирәк-ярагын юкка чыгаралар, 1 мең 680 солдатны һәм офицерны әсир алалар.
Тарихка кереп калган Люблинск-Брест операциясен унышлы тәмамлау нәтиҗәсендә, Белоруссиянең көньяк-көнбатыш өлкәләре һәм Польшаның көнчыгыш җирләре азат ителә.
Бу сайтта, шулай ук, әбиемнең бабайны эзләткәндә язган белешмәләр дә күрсәтелгән. Ува военкоматы бабамның сугышка – 1941 елның авустында алынганлыгы турында, Россия Хәрби көчләр министрлыгы гвардия рядовое укчы Иван Тимашевның 1945 елның маенда хәбәрсез югалуы турында җиткерә.
Гомер буе бабайның югалуына борчылып, нинди дә булса хәбәр булырына өметләнеп яшәгән, үзе дә 17 яшеннән сугышка китеп, Ерак Көнчыгыш фронтында 8 ел хезмәт итеп кайткан папа 89 яшенә кадәр яшәде. Бабайның 1945 елда килгән соңгы хаты югалу сәбәпле, нинди фронтта сугышканы турында да билгеле түгел иде. Шул сәбәпле, военкомат папаның бабайны эзләтүе турындагы үтенеч-гаризаларын кабул итмәгән. Ул аның гомерлек үкенече булды. Папа дөнья куйганда, бабай һәм аның батырлыгы турындагы әлеге документлар табылырга 10 ай вакыт калган иде.
Людмила БЕЛОУСОВА,
Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев