Лидия ПАСЫЕВА: Без укучы булган ул елларны сагынып искә алабыз...
Укытучы һәм остаз елы күңел түрендә саклана торган бик күп хатирәләрне искә төшерде, истәлекләрне яңартты. Ул истәлекләр арасында Мамадыш районының Усали мәктәбе тарихында тирән эз калдырган педагоглар арасында укытучым – Раиса Чернова да бар.
Класс җитәкчем
Класс җитәкчем Раиса Чернова белән икебез ике урамда яшәсәк тә, бакча башы күршеләре без. Шунысы кызык, Усалида туып-үскән һәм шушы авылның урта мәктәбендә эшләгән остазым кебек, мин дә Алабуга дәүләт педагогия институтының рус теле укытучылары әзерли торган бүлеген тәмамладым.
Черновлар — чыгышлары буенча Колышчы кешеләре. Әти-әнисе — Николай абый һәм Татьяна апаны 1931елда Усалига почта хезмәткәрләре итеп җибәргәннәр. Балалары Лиза, Зоя һәм Генадан соң, 1943 елның 8 сентябрендә Рая исемле кызлары дөньяга килгән. Кече кызы тууга, Николай абыйны сугышка алганнар. Аңа хәтле, элемтәче Николайга бронь биргән булганнар, үзе киткәч, почта начальнигы урынына Татьяна апаны калдырганнар (Усали халкы аларны Николай абый, Татьяна апа дип йөргәнгә күрә, мин дә «түти», «дәдәй» дип язмадым).
Черновларның барлык балалары да хезмәт юлын укытучы булып башлый. Сугыш ветераны Елизавета белән Зоя Мамадыш педучилищесын тәмамлыйлар, Раиса белән Геннадийны, урта мәктәпне тәмамлауга, мәктәпкә укытырга чакыралар. Директор, РСФСРның атказанган укытучысы Н. Нестеровның бик яхшы укыганнарны һәм укытучы булырга лаеклыларны гына мәктәптә эшкә калырга кыстаган. 11 классны (алар да 11 ел укый) көмеш медальгә тәмамлаган Раиса, бер ел Усали мәктәбендә эшләгәннән соң, Алабуга пединститутының көндезге бүлегенә укырга керә. Югары белем алгач, туган авылы мәктәбенә укытырга кайта. Ә уку алдынгысы һәм спортсмен Геннадий хезмәт юлын укытучы булып башласа да, соңыннан әти-әнисе шикелле элемтәче була. Усали почтасында эшли.
Мин Раиса Николаевналарда еш булам: эш буенча да, бүтән йомыш белән дә керергә туры килә. Аны укытучым гына түгел, әти-әниемнең хезмәттәше буларак, сабый чагымнан ук беләм: чаңгычы, фото белән мавыгучы, бик килешле киенеп йөрүче апаның яшь чагын әле дә яхшы хәтерлим. Әни белән бер үк 1943 елгы икәнен дә укырга кергәнче үк белә идем бугай мин. Шунысы гына сәер: алар ник бер класста укымады икән?
«Укырга 6 яшьтән кердем. Күрше кызы Сабира Яһудина укырга кергәч, мин дә мәктәпкә барам, дип елаганымны хәтерлим. Мине мәктәпкә алмаган булганнар, тик көн саен укырга чыгып киткәнмен. Ярты ел узгач, мәктәп директоры өйгә килгән. «Кызыгыз программаны әйбәт үзләштереп бара, киләсе елга яңадан беренчедә укытып булмый инде, исемлеккә кертик», дип, әнидән рөхсәт сораган», — дип сөйләде укытучым Раиса Николаевна соравыма җавап итеп.
Ул минем сигезьеллык өлештәге класс җитәкчем һәм рус теле укытучым булды. Гадәттә класс белән эшләүнең иң җаваплы, авыр өлеше шушы чорга туры килә. Безнең класс укуда да, дәрестән тыш эшләрдә дә иң көчлеләрдән иде, ә Юрий Гагарин исемендәге отряд буларак, һәрвакыт «уң фланг»тагы исемен йөртте. Бу, әлбәттә, класс җитәкчесе эшенең нәтиҗәсе. Раиса Николаевна класс җитәкчесе булып озак эшләмәгәндер дә. Яшь вакытта пионервожатый, аннары директорның — тәрбия эшләре, уку-укыту буенча урынбасары. Аны, күбрәк, мәктәп җитәкчесе буларак беләм. Завуч булып эшләгәндә минем ачык дәресләрдә булып, җентекле тирән анализ ясый иде. Хәзер дә: «Коеп куйган рус теле укытучысы идең син, башка фәнгә күчкәнеңә үкенмисеңме?» — дип сорый ул. Шулай туры килде инде...
Очрашканда без әллә ниләр искә төшерәбез: бер вузның бер үк факультетында укыганга, уртак педагогларны да, Усалида эшләп киткән укытучыларны да, авыл тарихындагы кызык хәлләрне дә... Раиса Николаевна җитәкчелегендә экскурсиягә Мәскәүгә барганда үзебезнең — бер дистә укучының — аның Казанда яшәүче Лиза апаларында кунып чыкканыбызны да, Усалида бик күпләрнең беренче укытучысы булган Зоя апа турындагы кадерле истәлекләребезне дә — барысын да кузгатып алабыз.
Без, сентябрьдә сиксән яшен тутырачак Раиса Чернова җитәкчелегендәге класста белем алганнар, ул елларны сагынып искә алабыз. Классташларым исеменнән кызы Лариса семьясы белән яшәүче укытучыбызга сәламнәр юллыйм. Барыбыз да исән-сау булсак иде, дип телим.
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев