Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова: «Пенсиягә чыктым дип, өйдә утыра алмам»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия ӘХМӘТОВА бүгенге көндә иҗат өлкәсендә ниләр белән яшьнәве турында сөйләде.

— Лидия Алексеевна, сезнең джаз-оркестр юнәлешенә кереп китү ничек булды?
— Ул вакытта Казан дәүләт консерваториясендә укый идем. “Татар җыры” дигән конкурс була башлады. Шунда чыгыш ясаганда, төрле хәрәкәтләр белән “Син сазыңны уйнадың” җырын сазда уйнап башкардым һәм лауреат булдым. Шуннан мине Татарстан кинематографчылары берлеге каршында эшләүче дәүләт оркестры җитәкчесе Виктор Деринг күреп, 1991 елда татар җырчысы буларак солист-вокалист итеп чакырды. Бүген дә шул юнәлештә, Филармониянең джаз оркестрын җитәклим. Әле эшләргә исәп. Пенсиягә чыктым дип, өйдә утыра алмам.

— Көйләр дә язасыз. Заказ бирәләрме?
— Җырлар язылып тора. Аларны студентларыма бирәм, җырчыларга таратам. Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Алсу-Азат Фазлыевлар, Мәликә… — шактый җырчы алды. Балалар өчен дә көйләр язам. “Композитор чыпчыклар” дигән җыр “Шаян ТВ” каналында бер конкурста җиңеп чыкты.

— Элек “Сәлам” керәшен ансамблен оештырган идегез. Бүген аларның эшчәнлеге ничек бара?
— 2006 елда КДПУда эшләгән чагымда оештырдым. Ансамбль әле дә бар. 2019 елда КДПУга караган музыка факультеты бетерелде. КФУ булып үзгәртелгәч, аларга музыкантлар кирәкмәде, ахры. Алай юк итәргә ярамый. Музыка кешене эчтән тәрбияли. Бу — тарихны, традицияләрне югалту дигән сүз. Безне — ансамбльне Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге үз куенына алды. Матур итеп эшлибез.

"Ирек мәйданы" газетасына биргән интервьюдан өзек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев