Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Лиана Самойлова: «Оештыру сәләтем зур, һәр юнәлештә тиз алга китәм»

Тукай районының Мәләкәс авылы кызы, «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, Я. Емельянов мәдәни үзәк хезмәткәре Лиана САМОЙЛОВА актив керәшен яшьләренең берсе. Керәшен дөньясына килүе, мәдәни үзәккә эшкә урнашуы, үзенчәлекле хыялы турында әңгәмә кордык.

— Лиана, син этномузыколог белгечлеге алдың. Ни өчен нәкъ шушы юнәлеш?
— Мәктәп елларында Мәләкәстәге «Питрау» балалар керәшен балалар фольклор ансабмленә йөрдем, 5 ел баян классында укыдым. 9 класс бетергәч Алабуганың сәнгать колледжына керергә теләдем. Ләкин әти-әни җибәрмәде, мәктәптән соң Казан дәүләт сәнгать институтына барырсың, диделәр. Консерваториягә керү турында уйлап та карамадым, өстәвенә, анда керү өчен махсус белем кирәк. 11нче класста укыганда Казан дәүләт сәнгать иститутына бер конкурска бардык. Жюрида Геннадий Макаров та бар иде, ул күреп алды да, консерваториягә чакырдык. Фольклор белән күп кеше шөгыльләнми, ә бәләкәйдән керәшен җырулары тыңлап үскәнгәме, ул миңа якын иде. Казанда керәшен җырларын да җырлыйлар икән дип гаҗәпләндем. 

— Уку җиңел булмагандыр.
— Курсташым музыка колледжы тәмамлаган кыз иде, ә мин «с нуля» укый башладым, шуңа да, беренче елларны авыр булды. Консерваториядән төпле белем алып чыктым. Диплом эшем Әлмәт ягы керәшеннәренең җыр үрнәкләре турында иде. Хәзер Казан дәүләт федераль университетында, магистратурада укыйм. Урал һәм Идел буе халыкларының тарихын өйрәнәбез.

— «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә кайчан кушылдың?
— Анда килүем кызыклы булды. 2020 елда, консерваториядәгеләр белән, мәдәни үзәккә тавыш яздыру студиясенә килдек. Керәшеннәр оешмасы, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге барлыгын белгәч, шок хәлендә калдым. Ул көнне «Бәрәкәт» белән танышу кичәсе булды. Шунда Алексей Дмитриев мине һәм Лиананы (Антонова) алып калды да, «Бәрәкәт» турында сөйләде. «Тиздән «беренче курс студенты көне» була, оештырырга булышырсыз», — дип әйтте. «Беренче курс студенты көне«нә кунак булып түгел, ә оештыручы буларак килдем. 2020 елны мине идарәгә алдылар. Ә 2023 елда «Бәрәкәт» җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләделәр. «Айбагыр» лагерендә дә ял итмәгән кеше мин (көлә). 3 ел вожатый булып эшләгәч, оештыручы педагог итеп куйдылар. Быел беренче тапкыр «Туым Жондозы» конкурсында жюрида булдым, үзенә күрә тагын бер тәҗрибә. Оештыру сәләтем бар, һәр юнәлештә бик тиз алга китәм.

— Хәзер «Бәрәкәт»тә керәшен яшьләре аз. Ни өчен? 
— Бер яктан, заманасы шундый; икенчедән, безнең дә гаеп бардыр, ныграк эшләргә кирәктер. Яшермим, яшьләрне җәлеп итү авыр. Алар хәзер телефон аша аралашуны өстен күрә. Студентлар да беренче курстан ук акча эшләү турында уйлыйлар. «Бәрәкәт» — ял урыны, күңел өчен киләсең, кызганыч, яшьләрдә ул теләк аз. 

— Студент елларында ук мәдәни үзәктә эшли башладың дип беләм.
— Башта мәдәни үзәккә килеп кенә йөрдем. «Бәрәкәт» белән төрле чаралар оештырдык. Шулай кереп киттем, аннары эшкә урнаштым, фольклор буенча белгеч мин. Шулай ук, яшьләр белән, үз проектларыбыз өстендә эшлибез: «Беренче курс студенты көне», «Покрау чыңы» концерты, Питраудагы «Җәшләр җыены» мәйданы, «Керәшен чибяре» конкурсы, «Айбагыр» лагере, балалар өчен утренниклар, яшьләр слеты. Булган проектларыбызны тиешле дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Дөресен әйткәндә, амбициоз, энергиясе ташып торган яшьләр килсен иде. Көчле, ныклы команда җитеп бетми. 

— «Керәшен Чибяре»ндә үз көчеңне тагын сынап карарга теләмисеңме? 
— Юк (көлә). Мин 2 тапкыр катнашып тәҗрибә тупладым, хәзер андый теләгем юк. Болай да керәшен дөньясында кайныйм, бу конкурска яңа кызлар килсен. 2023 елда әлеге конкурсның координаторы булдым, миңа ошады. 

— Син бит әле «Тумар» солисткасы да. 
— Я. Емельянов мәдәни үзәгендә оешкан «Тумар» вокал-инструменталь ансамблендә 2021 елларда җырлый башладым. Ул вакытта әле Геннадий Макаров җитәкче иде. Үзебезнең концертларда, фестивальләрдә чыгыш ясап җиңүләр яулыйбыз. Узган ел Бөтенроссия «Время традиций» фестиваль-лабороториясендә керәшен культурасын күрсәттек. Кызганыч, вакыт кына җитеп бетми.

— Эштән кала, нәрсә белән кызыксынасың? Хыялларың да бардыр?
— Буш вакыт булганда, спорт белән шөгыльләнәм. Тәмле ризык пешерергә, урамда җәяү йөрергә яратам. Зур сәхнәләрдәге «йолдыз» тормышы кирәкми. Үз бәйрәмнәребездә чыгыш ясар өчен җырлар яздыртып, үз репертуарымны булдырасым килә. «Права»га укыйсым килә, үз йортым турында да хыялланам. 

Керәшен кызы буларак, этник күлмәгем һәм бизәнү әйбләрем булуын да телим. Тукай ягы керәшеннәре киеме буенча үземнең керәшен костюмын тектерергә хыялланам. Киләчәктә аны киеп чыгыш ясыйсым, мирас итеп балаларыма тапшырасым килә. Диссертациямнең темасы да «Традиционные костюмы закамских кряшен» дип атала. Әбиемдә сакланган һәм гаиләбез мирасы булган элгәреге тәңкәләрдән тамакса ясадым инде. 

— Миңа калса, син күңелең белән керәшен дип янып яшисең...
— Кайчандыр, Геннадий Михайлович кулымнан тотып консерваториягә алып килде дисәм дә була. Юкка гына булмаган күрәсең. Кая барсам, нинди конкурста чыгыш ясасам да, үземне керәшен кызы дип таныштырам, безне белсеннәр дип эшлим. Хезмәтемне күрәләр, мәсәлән, республика мәдәният министрының һәм, шулай ук, яшьләр эшләре буенча министрының Рәхмәтләре, Татарстан халыклар ассамблеясенең Мактау грамотасы белән бүләкләндем. Димәк, замана белән бер юнәлештә атлыйм.

Блиц —сораштыру:
— Иң истә калган көнең?
— Егетемне армиядән каршылау.
— Энергия чыганагы? 
— Үз-үзем белән генә калып, нәрсә дә булса эшләү.
— Үзеңне 3 сүз белән тасвирла. 
— Чибәр, максатчан, ялкау (соңгы моментта булса да эшлим)
— Иң яратмаган шөгылең?
— Табак-савыт юу.
— Нәрсәгә өйрәнәсең килә?
— Керәшен бизәкләре чигәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев