Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ленино авылыннан күп балалы үрнәк гаилә Чумаковлар

Яңа Чишмә районыннан Виктория һәм Алексей Чумаковларның күп балалы гаиләсендә һәрвакыт яхшы атмосфера хөкем сөрә.

Аларның нык, тату гаиләсе алты кешедән тора: әти-әни һәм дүрт кыз.

Чумаковларның гаилә тормышы үзара аңлашуга һәм үзара хөрмәт итүгә нигезләнгән. Алар үз балаларын да шулай ук өйрәтергә тырышалар. Өйдә башлык, әлбәттә, Алексей – ул хуҗа, ул гаилә башлыгы. Ә Виктория – өй учагын саклаучы. Викторияне күп балалы әни булуына ышанмыйсың да, тыныч, елмаючан. Балаларга тавышын күтәрми. Балалар турында кайгырту аның өчен зур шатлык.

«Гаиләбез күп балалы булыр дип беркайчан да уйламаган идек. Әмма кеше бары тик уйлый, хыяллана гына, ә Алла бирә», — ди Алексей.

«Әлбәттә, дүрт бала анасы булу җиңел түгел, әмма хәзер башкача тормышны күз алдына да китерә алмыйм, — ди Виктория.- Өйдә балалар тавышы, көлүе булырга тиеш».

Алексей белән Виктория Ленино авылында танышалар. Алексей шунда туган, ә Виктория каникулларга түтие янына килгән.

Тора-бара алар арасындагы дуслык якты мәхәббәт хисенә әверелә.

«Лешаның чыннан да ышанычлы ир булачагын тиз аңладым. Ул бик кайгыртучан, көчле, тырыш, җаваплылыкны үз өстенә ала белә, — дип сөйли Виктория. — Һәркем үз пар канатын таба, диләр. Безнең очракта да шулай булды. 2007 елда без туй үткәрдек. 2009 елда кызыбыз Полина туды.

Ул өй эшләрендә ярдәмче, бик шат күңелле, актив спортчы. 8 нче класста укый, һәрчак барлык чараларда актив катнаша. Моның дәлилләре булып күп санлы грамоталар тора. 2010 елда икенче кызыбыз Вероника дөньяга килде, 6 класста укый. Укуга бик җитди карый. Актив, велосипедта йөрергә, уйнарга ярата. 2014 елда туган өченче кызыбыз Дарина 3 нче класста укый һәм безне мәктәптәге уңышлары белән сөендерә. 2019 елгы дүртенче кызыбыз Милана — төпчегебез.

Ул үз яшенә хас булганча, тирә-юнь белән нык кызыксына», — дип дәвам итә Виктория.

Чумаковлар гаиләсе актив. Өйдә дә балалар үзләренә файдалы чаралар һәм хоббилар табалар. Мәсәлән, яз көне алар әниләре белән үсентеләр үстерү белән кызыксыналар. Берничә ай дәвамында алар кечкенә орлыктан зур помидор һәм борыч үсүен күзәтәләр. Җәй көне бакчада ярдәм итәләр һәм елгага су коенырга йөриләр.

Виктория хәзерге вакытта үзмәшгуль, кондитерлык эше белән шөгыльләнә. Викториянең кондитер «багажында» дистәләгән пешерү рецептлары бар: пироглар, кекслар, тортлар һәм башка аппетитлы ризыклар. Өйдә дә Виктория үз гаиләсе өчен зур тырышлык куеп, ярату хисләре белән пешерә. Күп вакыт ире һәм кечкенә кызы үтенече буенча «тәмлүшкәләр» пешерелә. Аның кондитерлык осталыгын дуслары да «+ бишкә» дип, бәялиләр.

Алексей «Алексеевскдорстрой»да автогрейдер машинисты булып эшли, моңа кадәр күп еллар авыл хуҗалыгында механизатор булып эшләгән. Бүген Алексей автомобиль юлларын тоту өчен көчле техника белән идарә итә. Машина йөртүче грейдерның эше күп.

Ә яшь гаилә бергә вакытны рәхәтләнеп табигатьтә үткәрә, балык тотуга чыгалар, бергәләп кичке аш әзерлиләр.

«Туганнарыбыз — язмыш бүләге, без аларны кадерләргә тиеш. Ә гаилә — безнең зур дөнья! Ышанычлы сыену урыныбыз. Безнең һәрберебез гаилә бәхетенә үз өлешен кертергә тиеш. Чын гаилә — бер-берсенә карата аерым мөнәсәбәт, мәхәббәт, үзара хөрмәт, ярдәм күрсәтергә тиеш», — дип нәтиҗә ясыйлар ир белән хатын.

Әлеге матур керәшен гаиләсе белән Ленино авылы китапханәчесе Надежда Веретенникова таныштырды.

Фотолар гаиләнең шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев