Легендар щепкинчыларның хөрмәтле Дунаен искә алу кичәсе булды
Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Николай Дунаев белән Нәҗибә Ихсанованы искә алу кичәсе үткәрелде. Хәтер кичәсе күренекле артистларның тууына 85 ел тулуга багышланган иде.
Камал театрының легендар щепкинчыларның хөрмәтле Дунае, республика керәшен җәмгыятенең терәге, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Николай Иванович Дунаев арабыздан киткәнгә инде бер ел тула.
“Сагынабыз сезне” дигән искә алу кичәсе күтәренке рухта узды, әйтерсең лә алар безнең арадан китмәгән, үзләре дә шунда катнашып йөрде кебек. Кичәнең эпиграфы булып Туфан Миңнуллинның 2012 елның февраль аенда Николай Дунаевка әйткән соңгы сүзләре яңгырады: “Ходай биргән гомерне бер-беребезне олылап яшәп бетерергә язсын. Киләчәк буын – яшьләрнең күңелендә безнең хакта яхшы истәлекләр калсын. Безне ара-тирә искә алып, “Хәтерлисеңме, театр дөньясында Дунай абый, Туфан абый бар иде дип яхшы яктан гына сөйләсеннәр иде. Без моңа лаек, Дунай!” Ул вакытта студент Дунаевның лекция вакытында язган бер шигырен дә искә алып уза Туфан абый:
Бу дөньяда бар кеше дә үз эшендә,
Бер кешенең бер эше юк бер кешедә!
Николай Дунаев яшьтән үк үзенең әдәби сәләте белән аерылып торган. Театр өчен дистәләгән пьесалар тәрҗемә иткән, әдәбият һәм шигъриятне аңлап, оста итеп шигырь сөйләргә яраткан артист. Аның “Тәртип” радиосында яздырылган шигырьләре әле дә еш яңгырап тора. Кичәдә без аның башкаруында Никифор Тукмачевның “Бәхеттер”, Григорий Родионовның “Вәгъдә” шигырьләре язмаларын ишеттек. Карендәшләребезнең искиткеч мәгънәле шигырьләре һәм аларны Николай Дунаевның йөрәккә үтеп керерлек итеп укуы залда утырган бер кешене дә битараф калдырмагандыр.
Яраткан артистыбыз катнашкан спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, сәхнәдәш дуслары, укучылары якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Аның киң пландагы актер булганлыгы, күп төрле рольлләрне зур осталык белән башкаруы хакында сөйләде алар. Люция Хәмитова, Рузия Мотыйгуллина, Наилә Гәрәева аның “гашыйк егет” рольләрен аеруча оста уйнавын ассызыклап үттеләр, алай гына түгел, кеше буларак та, гадел, туры сүзле, кирәк чакта аталарча кырыс та була белүе хакында да искә төшерделәр.
Николай Дунаевның Аяз Гыйләҗев белән очрашу мизгелләре сакланган видеоязма турында да әйтеп китми булмый. Аларның уртак иҗат юлы “Көзге ачы җилләрдә” пьесасы белән башланып китә. Халык бик яратып кабул итә аны. Бу видеоязмада аларның керәшен җырлары да, Дунаевның умартачы әтисе Иван турындагы истәлекләр дә сакланган. Николай Иванович үзенең сәхнә псевдонимы итеп “Наил” исемен ничек алуы хакында да әйтеп узды анда. Әлбәттә, ул аны театрдагы хезмәте өчен алырга мәҗбүр була. Ә үз исемен, үз керәшенлеген беркайчан да югалтмый. Спектакльдә Тукай ролен рус фамилияле артист башкаруын тиешле кешеләргә аңлатуы кыенрак икәнен үзенә турыдан ярып әйткәч, тормышын сәхнәдән башка күз алдына китерә алмаган артист: “Теләсәгез нишләгез, тик әтием исеме белән, фамилиямә генә кагылмагыз!” – дигән таләп куя.
Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, тәрҗемәче, педагог, профессор Николай Дунаев туган ягы Зәй районының Әхмәт авылы турында да күп истәлекләр калдырган олы шәхес.
Кичәдә аның мәктәп елларында укырга гына дип биргән шигырьләрне дә ятлап килүе, үсмер чакларында әти-әнисенә булышып йөрүләре, әтисенең спектакльләр яратуы, әнисе Ульянаның матур җырлавы, укытучылары да искә алынды.
Кичәдә Николай Ивановичның укучысы, күренекле артистыбыз Олег Фазылҗанов та катнашты. Ул да үзенең күңел хатиәрәләрен яңартты:
“Мин җырларга булдым бүген, нәкъ Николай дәдәйнең үзе теләгәнчә, моңлы итеп. Алайса, ул минем “сикергәләнеп” йөргәнемне кабул итә алмый иде, “сез, яшьләр, керәшеннең аһәңен ачып бирә алмыйсыз”, – ди иде. Хәзер башкарачак җырымны олы артистыбыз 80 яшьлек юбилеенда җырлавымны сораган иде. Ул миңа бүтәннәрдән үзгәрәк карады. Ни өчен шулай булуын соңрак аңладым – ул мине нык якын иткән, аталарча караган. “Күп сөйлисең, чамала”, – ди иде”.
Нигә бу җырны сайлаган Дунаев? Чөнки ул әниләр турында. Ә нечкә күңелле артист үз әнисен, күз яшьләре аша, бик еш белән искә ала торган булган.
Николай Дунаевның 85 яшьлек юбилеен уздыру насыйп булмады. Аңа Татарстан мәдәният министрлыгы әзерләгән бүләк тә бирелми кала. Бүгенге кичәдә ул бүләк Николай Ивановичның гомер буе янәшәсендә булган яраткан хатыны – китапханәләр “королева”сы, профессор, педагог Татьяна Григорьевнага тапшырылды. Ул ире турындагы истәлекләре белән уртаклашты һәм соңыннан:
“Киләчәктә дә Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының якты күгендә XX гасырның икенче яртысында театр үсешенә күп өлеш керткән щепкинчыларның да йолдызлары җемелдәп торыр дип ышанам”, – диде.
Бүләкне Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды.
“Бүген бөек шәхесләрне тагын бер кат олылау кичәсе дияр идем мин. Алар гел безнең арабызда, халкыбыз күңелендә яшиләр. Николай Дунаев алдында бер үтәлмәгән бурычыбыз калды: “ТАССР оешуга – 100 ел” медален тапшыра алмадык. Чыннан да, республикабыз төзелешенә, театрбыз үсешенә зур өлеш керткән шәхесебез, бөек артистыбыз ул”, – диде Ленар Сәетҗанович.
Фото: Г. Камал театры архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев