Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Латифа Варламова «Ыру агачы» өчен үз укытучысы авылын өйрәнгән

Яшел Үзән районының Осиново авылында урнашкан В. Карпов исемендәге лицейның 5нче класс укучысы Латифа Варламова республикакүләм II «Ыру агачы» конфренциясендә Казаклар Чаллысы авылы турында сөйләде.

Керәшеннәр барын белми идем

Бу уку елында мин Карпов исемендәге лицейга укырга килдем. Яңа мәктәп, яңа укытучылар... Класс җитәкчем Надежда Токранованы беренче күрүдә үк ошаттым һәм аның гадилеген күреп, бик сөендем. Милләте буенча аның керәшен икәнен белгәч, аптырап киттем. Моңа кадәр әле керәшеннәр турында ишеткәнем дә юк иде. Шуңа да керәшеннәрне өйрәнүне укытучымның туган авылы Казаклар Чаллысыннан башларга булдым. Моны укытучыма да әйттем. Бу авыл турында түбәндәгеләрне белдем.

Авылның үткән тормышы

Казаклар Чаллысына 1646 елда нигез салынган. Ул урынны «йортлык» дип атаганнар. Соңрак авыл түбәнгәрәк күчеп утырган. Авылның исеме ике мәгънәдә аңлатыла. Беренчесе буенча, «Козяк Чаллысы» атамасы урысча — «козя», ә татарча «хуҗа» дигән сүзләрдән алынып, авыл үзе «хуҗалар Чаллысы» булган. Икенчесе буенча, авыл исеме патша хөкүмәтенә хезмәт итүчеләрдән — казаклардан алынган, диелә.
1871 елда Казаклар Чаллысы авылында 79 хуҗалык булган, 544 кеше яшәгән. Шуларның 266сы — ирләр, 278е — хатын-кызлар. Бер хуҗалыкка, уртача, 7 дисәтинә җир туры килгән. Җир аз булганлыктан, авыл кешеләре һөнәрчелек һәм тегүчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Казаклар Чаллысы тирә-як авылларда үзенең тегүчеләре белән дә дан тткан. Әле хәзер дә авылның оста тегүчеләре Александр Тачаев, Михаил Андреев, Григорий Александров халык хәтерендә саклана.

Дини бәйрәмнәрне үткәрү өчен Үри Чаллысының чиркәвенә йөргәннәр.

Казаклар Чаллысында мәктәп булмаган чорда, балаларына белем бирергә теләүчеләр аларны аерым йортларда укытканнар. Беренче укытучы — Дарья Николаевна Денисова. 1895 елларда Григорий Александровлар каршысында (хәзерге су колонкасы урынында) мәктәп салына. Ачлык вакытында ул ябылып та тора. 2015 елда авыл мәктәбе, укчылар аз булу сәбәпле, бөтенләйгә ябыла.

Казаклар Чаллысының бүгенгесе

Бүгенге көндә авылда яшәүчеләр саны 120гә җитә. Күпчелеге — олы һәм урта яшьтәге кешеләр. Яшьләр, эш булмау сәбәпле, мәктәптән соң якын-тирә шәһәрләргә чыгып китәләр һәм кире кайтмыйлар. Укып, шунда төпләнеп калалар.

Авыл уртасында Алексий Боже чиркәве бар. Авылның үз чиркәве булуы да зур сөенеч. Келәүләрне Казаннан отец Илья кайтып, яки авыл әбиләре җыелып уздыра. эшли. 

Авыл җирлеге башлыгы ярдәме белән, авыл урамына таш җәелгән. Һәр йортка кадәр машина белән кереп була. Авылның бер башына кадәр асфальт юл да салынган.

Авыл клубында «Нур» халык фольклор ансамбле эшли. Ул район, республика һәм Россия күләмендәге чараларда актив катнаша.
Авылның престол бәйрәме — Чүк. Ул һәр елны Пасхадан (Олы көн) соң сигезенче атнада оештырыла. Әлеге бәйрәм авыл халкын, туган-тумачаны, күрше-тирә авылларны, кайткан кунакларын берләштерә.

Күренекле кешеләре

Авылның күренекле кешеләре:
— Советлар Союзы Герое Валентин Куприянович Иванов;
— педагогия фәннәре докторы, профессор Роза Алексеевна Вәлиева;
— Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов;
— филология фәннәре кандидаты Зоя Кириллова;
— Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Валентина Семёнова. 

Укытучым шигыре

Казаклар Чаллысы авылы белән танышуым бик тә кызыклы булды. Авыл турында гына түгел, керәшенәрнең дә кемнәр икәнне беләм хәзер. Тик бу гына аз, алга таба да өйрәнүемне дәвам итәргә, күп мәгълүмат тупларга дигән максат куям. 

Укытучым Надежда Токранованың туган авылы Казаклар Чаллысы турындагы шигыре белән, чыгышымны тәмамлыйм:
Авылым йөрәкнең түрендә
Биләгән урынын күптәннән.
Кайтавазы, җилгә кушылып,
Кайттып төшә кайчак үткәннән.

Бер рәткә басканнар тезелеп,
Солдаттай, авылым өйләре.
Яңгырар җаннарны эретеп,
Яраткан керәшен көйләре.

Бәйрәмгә җыелыр күршеләр, —
Пәрәмәч, коймагын пешереп.
Ерактан туганнар кайтырлар,
Нигезләрен искә төшереп.

Авылым зураеп яшәсен,
Нигезләр кешесез сулмасын.
Яшьләр тулы капка төпләре
Чүп үләннәренә тулмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев