Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Талипованың максаты – балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү

Минзәлә районының Түбән Юшады авылы кызы, танылган педагог Лариса Леруновна үз хезмәте нечкәлекләре һәм хәзерге вакытта мәгариф тармагындагы хәл итәсе мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйли.

Яр Чаллы шәһәренең 18нче мәктәбе укытучысы Лариса Талипова тормышта үз максатын балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүдә дип саный.

Хыялы чынга аша 

Кеше тормышта нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы сабыйны кулыннан тотып белем дөньясына алып керә, тормышны күзалларга өйрәтә, барлык һөнәрләргә юл ача һәм гомер буе укучылары өчен әниләредәй якын булып кала. Утыз еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән Лариса Леруновна – әнә шундый педагог.

Лариса Түбән Юшады авылында туып-үсә. Әнисе Глафира Ивановна – сыер савучы, әтисе Лерун Александрович көтүче булып эшләгәннәр. Биш балалы гаиләдә Лариса дүртенче бала. Алар дус, бердәм гаиләдә үсәләр. Әти-әниләре балаларын кече яшьтән үк йорт җанлы һәм үзләре горурланырлык итеп тәрбияләгәннәр.

Лариса 1982 елда Кадрәк мәктәбенә укырга керә. Мәктәпне тәмамлагач, үсмер кыз киләчәген балаларга белем бирүче педагог сыйфатында күрә. Бу һөнәрне сайлауга нәрсә йогынты ясады дигән сорауга, ул болай җавап бирде: «Беренче укытучым Гөлүсә Хәбибуллина, урта мәктәптә класс җитәкчем Фәридә Нәҗмиева укытучы һөнәренә мәхәббәт уяттылар. 9 класс тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында башлангыч класс укытучысы һөнәрен үзләштердем. Соңыннан Казанда татар дәүләт гуманитар педагогия университетында югары белем алдым. 1994 елда дәүләт практикасын Яр Чаллы шәһәренең 18нче мәктәбендә үттем һәм шул мәктәпкә эшкә урнаштым. 1999 елда Минзәләнең Дәвек авылы егетенә тормышка чыктым. Дәвек, Урыс авылы мәктәпләрендә башлангыч классларны укыттым. Гаилә коруыбыза – быел 25 ел. Ике бала әнисе мин, бу – иң зур куанычым. Ирем Дамир – нефтьче-бораулаучы, кызыбыз Гүзәл – Камаз дирекциясе белгече, улыбыз Рузәл 9нчы класста укый».

16 ел Дәвек авылында иренең әнисе һәм әтисе белән бергә тату гына яши алар. Хәзер инде әти-әниләре бу дөньяда юк. «Татар кешесенә кияүгә чыксам да, керәшен икәнлегемне онытмыйм, халкым белән горурланам. Тормыш иптәшем дә, балаларым да безнең милли бәйрәмнәрне беләләр, яраталар. Бәйрәмнәрне туганнарым белән җыелышып, зурлап уздырабыз. Бертуган ике апам, абыем бар. Кызганычка, энем былтыр безне калдырып мәңгелеккә китеп барды. Чаллыда уздырылган Питрау бәйрәмен бер дә калдырмыйбыз. Җай чыккан саен, Түбән Камага – Олы көн бәйрәменә, Җөригә Питрауга барабыз. Иремнең әнисе Сәүдия керәшеннәрне бик хөрмәт итте. «Менә, ичмасам, сездә зиратка бару көне бар, шул көнгә туганнарыгыз каберләрен карап кайтасыз», дип сокланып әйтә торган иде.

Хезмәт нәтиҗәсе – бүләкләрдә

Яр Чаллы шәһәренең үзем хәзер эшли торган 18нче мәктәбендә дә керәшен икәнемне беләләр, беркайчан да яшергәнем булмады. Директорыбыз Наил Заһидуллович, «бу керәшеннәр эшли дә белә, мәҗлесләрне матур итеп җырлап уздыра да беләләр» дип әйтә. Бәйрәмнәрдә мине сорап җырлаталар, бик яратып тыңлыйлар безнең җыруларны», – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдешем.

Язмышның юллары бормалы да сырмалы диләр. Мәктәпләрдә реорганизация башлангач, 2015 елда алар Яр Чаллы шәһәренә күченәләр. Лариса Леруновна янәдән 18нче мәктәпкә эшкә килә. «Гомер юлымда гел яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләр очравына рәхмәтлемен. Алдынгы карашлы җитәкчеләр белән эшләдем. Һәркайсына чиксез рәхмәт. Һөнәри осталык бәйгеләрендә дә катнаштым. «Класс җитәкчесе» конкурсының муниципаль турында җиңеп, зона турында лауреат булдым. «Ел укытучысы» ярышының муниципаль турында 3нче урынны алдым. Республика семинарларында еш катнашам. Мастер-класслар уздырып, тәҗрибәм белән уртаклашам. Ачык дәресләр күрсәтәм. Укучыларым белән дә төрле программаларда үзебезне сыныйбыз. “Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары” программасында катнашып, Яр Чаллы мәктәпләре арасында – 3нче, “Эзтабарлар” программасында 2нче урынны яуладык. Өченче елымны, Татарстан мәгариф министры приказы нигезендә, “Минем беренче проектларым” укыту-методик комплекты апробациясендә катнашам. Республика күләмендә уздырылган эзләнү проектлары бәйгесендә җиңеп чыккан һәм 2нче урынны алган укучыларым бар", – дип хезмәт эшчәнлеге белән дә таныштырды.

Лариса Леруновнага бирелгән бүләкләрне санап бетерерлек түгел: Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы (2008 ел), Яр Чаллы шәһәренең Мәгариф бүлеге мактау грамотасы (2018 ел), Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты рәхмәт хаты (2022 ел), Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе (2024 ел). 2023 елда аның исеме Яр Чаллы шәһәренең мактау тактасына кертелгән.

Мәктәпләргә укытучылар җитми

Әңгәмәдәшем хәзерге мәктәпкә кагылышлы кайбер проблемаларны да искә алып үттек. Районнарда мәктәп кенә түгел, авыллар үзләре дә юкка чыгу дәрәҗәсендә. Яшьләр шәһәргә агыла, балалар юк. Ә шәһәрдә, киресенчә, балалар күп, укытырга кадрлар-укытучылар җитми. Шундый укытучылар бар, берничә класс белән эшлиләр. Бу аларның эш сыйфатына, укучыларга тиешле белем бирүләренә начар тәэсир итмиме?

Лариса Талипова ипләп кенә үз фикерен җиткерде: “Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Әмма болай эшләргә үземнең көчем җитми. Яшем дә бар. Мин физкультура дәресләрен дә алмыйм. Көнгә бер булса да, укыту арасында берәр дәрес чамасы буш вакыт кирәк – әзрәк ял итеп, ашап алырга. Безнең шәһәрдә дә бар андый хәлләр. Бигрәк тә яңа микрорайоннарда балалар күп, унберәр параллель класс ачыла. Мәктәпкә эшкә килергә ашкынып торучы юк. Мәктәбебез иске районда булгач, бездә 4 яки 3 класс кына параллель. Шулай да укытучылар җитми. Эшләүче студентларыбыз да бар. Алар коткара әле безне. Мин үзем бер класска дәрескә көчкә әзерләнәм. Хәзер таләпләр көчле бит. Иҗади алым белән укытырга кирәк, һәр дәрестә эш, информацион технология кулланырга кирәк. Кызганыч, без генә хәл итә алмыйбыз шул моны. Бүгенге көндә укытучыга таләпләр күп, ярдәм азрак шул. Яшь белгечләр мәктәпкә килсәләр дә, озак тормыйлар".

Укытучы хезмәте авыр да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы карендәшләребезгә уңышлар, саулык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев