Кыска гомерендә олы тормыш юлы үткән Сергей Кононов
Еллар һәм тормыш сукмаклары аерса да, туганнар бер-берсен юллыйлар, барлыйлар. Чистай шәһәреннән пенсионер Николай Захарович Кононовның Зәй районы газетасы аша үз карендәшен юллатуы шул хакта сөйли. Ул бабасының туганнан туганы Сергей Иванович Кононовны эзли.
Сергей Канонов биографиясенә кагылышлы белешмәне Зәй төбәк музееның фәнни хезмәткәре Людмила Симонова юллап бирә. Анда, аерым алганда, түбәндәгеләр язылган.
Сергей Кононов 1902 елны Казан губернасының Чистай өязендәге Югары Кондратада туа. Казан укытучылар семинариясен тәмамлый. 1919 елда, ирекле булып язылып, Эшче-крестьян кызыл армиясенә хезмәт итәргә китә. Колчак армиясенә һәм ак полякларга каршы сугыша. Демобилизацияләнгәнән соң, 1925-1929 елларда ВКП(б)ның Чистай кантон комитетына кергән Яңа Әдәмсә һәм Мөслим волосте оешмаларында секретарь булып эшли. Бераз вакыт партиянең Татарстан өлкә комитеты карамагындагы керәшен секциясе секретаре вазифасын үти, ә аннан соң ВКП(б)ның Арча кантоны комитетында оештыру бүлегенә җитәкчелек итә. 1929 елда ВКП(б)ның Әгерҗе райкомы бренче секретаре булып сайлана.
1930 елда Мәскәү Кызыл профессура кадрлары хәзерләү институтына укырга җибәрелә, аны тәмамлагач, Кызыл профессура аграр институтында белем ала.1933 елда институт тәмамлап, Урта Идел краеның Адул МТСында сәяси бүлек мөдире булып эшли. 1935 елны аны Оренбург өлкәсенә җибәрәләр һәм ул анда 1937 елга кадәр ВКП(б)ның Асекеевск райкомы секретаре була, соңыннан ике ел дәвамында партиянең Оренбург өлкә комитетында мәктәп һәм фән бүлегенә җитәкчелек итә.
1939 елда Чистайга кайта һәм мәктәп директоры, Чистай укытучылар институты укытучысы булып эшли. Бөек Ватан сугышы чоры булган 1941-1943 елларда ВКП(б)ның Чистай райкомы бүлеген җитәкли, ТАССРның Чистай район советы башкарма комитеты председателе вазифаларын башкара. 1947 елның 27 июлендә аны хезмәт ияләре депутатларының Зәй район советы башкарма комитеты председателе итеп сайлыйлар. Сергей Кононов бу вазифада үзе вафат булган 1949 елның 19 октябренә кадәр эшли.
Кыска гына гомерендә дә ул олы тормыш юлы үтә: Гражданнар сугышында катнаша, Бөек Ватан сугышы ветераны була. Репрессияләр шаукымын, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү кыенлыкларын, сугыштан соңгы чор авырлыкларын да кичерә. 1938 елның июнендә кулга алына. Аңа карата кузгатылган «эш», «из-за отсутствия состава преступления» дип, 1939 елның мартында туктатыла. Аны үзе вафат булганнан соң байтак вакыт үткәч, 1956 елның 28 июлендә аклыйлар.
Туганының Сергей Кононовны эзләтүен белгәч, медицина хезмәте ветераны Клара Колегова Зәй редакциясенә аның турында үзе белгәннәрне хәбәр итә: «Сергей Иванович гаиләсен яхшы белә идем. Иске Зәйдә бер урамда тордык. Алар Зәй өчен бик яхшы саналган йортта яшәделәр. Ә ул үлгәч, гаиләсен Орджоникидзе урамындагы гади крестьян өенә күчерделәр. Өйләребез кара-каршы гына иде.
Сергей Иванович белән Анисья Алексеевнаның 4 кызлары бар иде. Олысы Луиза Урта Азия якларында эшләде. Роза, Света һәм Инна белән бергә үстек. Инна минем олы тутам белән укыды, ә Светлана (1949 елгы) бәләкәй иде. Ул әтисе кинәт кенә үлеп киткәннән соң туды. 2 кызы бар, ә үзе исән түгел инде. Роза Төмәндә яшәде, медицина институтында фармакология укытты. Аның да 4 баласы бар иде. Инна Зәйдә яшәде. Аның улы юк инде, ә кызы Оренбург өлкәсендә яши.
Вакытлар үтү белән квартирга күченсәләр дә, Анисья Алексеевна белән аралашуны дәвам иттек. 1991 елның маенда ул бәхетсезлеккә юлыкты — бот сөяге сынды. Шәһәрдә бер туганы да юк иде, шунлыктан аны мин карадым. Ул 21 июньдә вафат булды, ире янәшәсенә җирләдек. Оренбург өлкәсендәге оныклары Зәйгә кайтып, әбисе белән бабасы каберләрендә булып китте. Моңа кадәр аларның каберләрен карап, чистартып тордым. Хәзер миңа 89 яшь, инде ике еллап бара алмыйм».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев