Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кыю, күпкырлы талантлы якташыбыз Андрей Кузьмин белән горурланабыз

8 декабрь көнне Казанның Җәкәү җортында без әйләнә-тирәдәгеләргә мәхәббәт бүләк итүче, матурлык тудыручы якташыбыз, Зәй районының Урта Баграж егете Андрей Кузьмин белән таныштык.

Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, инвалидлар декадасы, һәм 8 декабрь — Халыкара рәссамнар көне кысаларында Казанның Җырчы Җәкәү җортында физик мөмкинлекләре чикле рәссам Андрей Кузьминның «Баграж суларына басма салдым» дигән картиналар күргәзмәсе ачылуы турындагы белдерүне күргәч, бик сөендек. Чөнки Кабан Бастырык белән Баграж авыллары бик якын, урман аша гына урнашканнар. Гомер-гомергә безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, (минем әби-бабайларым да), туганнардай дус булып йөрешкәннәр, аралашканнар. Безнең авыл егетләре — Баграж, багражлылар безнең Кабан Бастырык кызларына өйләнгәннәр, бу дуслык хәзерге көннәрдә дә дәвам итә. 

Шуңа күрә без Урта Баграж егете Андрей Кузьминның картиналары күргәзмәсе буласын белгәч, килгән кешеләрне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алучы Людмила Белоусова җитәкләүче Җәкәү йортына бик теләп килдек. Анда әле авылдашларыбыз Валентина Гончарова, (әнисе — Югары Баграж кызы), әбисе Урта Баграждан булган Галина Кузьминаны да күргәч, аеруча шатландык. Шулай ук, тамашачылар арасында талантлы рәссам Андрей Анатольевичның әти-әнисе, әбисе, туганнары, авылдашлары — кыскасы, якташларыбызның күпләп җыелып килүен күрү икеләтә куанычлы булды.

Андрейның иҗаты белән танышырга килүчеләрне сәламләп Сарсаз Баграж мәдәният йортының Алексей Герасимов җитәкчелегендәге «Баграж буйлары» фольклор ансамбле күргәзмә ачу тантанасын борынгы керәшен җыруы — «Баграж авылы көе» белән ачып җибәрде. Бу кичәдә Андрейның тормыш юлы турында экраннан видеоролик та карап үттек. Нур өстенә нур сибеп, Андрейның күргәзмәсен ачу тантанасында үзебезнең Зәй районы кызы, Халыкара конкурслар лауреаты, җырчы Ясмин (Светлана Минеева) да килгән иде. Ул моңлы керәшен җыруларын башкарып үтте. Ясминнең Андрей белән бергә — «Яфраклар коела»ны, Эдуард Белголов белән бергәләп "Без авыл егетләре«н җырлавы таң калдырды. Тагын шунысы да ачыш булды — Андрей шигырьләр дә яза икән, 25 яше тулганда шигырьләр җыентыгы басылып чыгуын да белгәч, талантлы кеше бар яктан да талантлы була дигәннең Андрейга туры килүенә, бик тә хак сүзләр булуына ышанып утырдык.

Андрейның Урта Баграждан булган укытучысы Мария Князева («Баграж буйлары» ансамбленә йөри) Андрейга һәм әти-әнисенә яхшы теләкләр теләп, борынгы керәшен җыруын «Балтырган»ны җырлады. 

— Мин Урта Багражда китапханәче булып эшлим. Андрей шигырьләр дә яза. Аның үзенең шигырьләр җыентыгы да басылып чыкты. Авылыбызда үткәрелгән чараларда Андрей бик теләп катнаша, бер генә чара да аннан башка узмый, — дип рәхмәтен белдерде.

Күргәзмә ачылышына бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар арасында Татарстан Республикасы Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков бар иде. 

— Шәхси күргәзмәсе ачылу— һәр рәссам өчен олы вакыйга, зур дәрәҗә. Чын мәгънәсендә, зур бәйрәм. Картиналарыгызны карагач, үземнең балачагыма, авылга әйләнеп кайттым. Киләчәктә сезнең күргәзмәләрегезне бөтен Рәсәй, бөтен ил күрер, дип ышанам, — диде ул.
Бәйрәмгә Татарстан Халыклар дуслыгы йортының бүлек җитәкчесе Анжелика Әмирханова да килгән иде. 

— Картиналарыгыз бик ошады. Киләсе елга Халыклар дуслыгы йортында да сезнең күргәзмәгез урын алыр дип көтәбез, — дип ышандырды ул.

Я. Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры Людмила Даниловна республика керәшен оешмасы исеменнән, Җырчы Җәкәү җортыннан Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды.

— Урамда бүген шактый салкын, ә безнең Җәкәү җортында шундый җылы, ул җылылыкны Андрейның картиналары өстәде. Аларның барысы да якты, җылы төсләр белән язылган. Аның картиналарыннан безнең Җәкәү җортына авыл атмосферасы керде, — диде ул.

«Бәрәкәт» яшьләр оешмасының җитәкчесе Алексей Дмитриев, иҗатында уңышлар теләп, Андрейга истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Татарстан рәссамнар союзы җитәкчесенең беренче урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог, халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог, республика рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Илья Максимов; Алабуга үзәк китапханәсе рәссамы, график эшләр авторы Виктор Селеверстов; Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Зәй балалар сәнгать йорты педагогы, Андрейның укытучысы Сергей Дмитриев (ул — Якты Күл егете) үз чыгышларында рәссамның картиналарындагы ихласлылыкны, аның чынбарлыкны һич тә бизәмичә, ничек бар шулай гади һәм дөрес итеп сурәтли алуын ассызыклап үттеләр, иҗатта уңышлар теләп, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Ә безне иң куандырганы, шундый салкын көнне ерак араларны якын итеп килгән Зәй район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатинаның район башлыгыбыз Разиф Кәримов исеменнән Рәхмәт хаты тапшыруы булды. Бу — безнең районыбызда Андрей Анатольевичны беләләр, таныйлар, хөрмәт итәләр, күргәзмәләренең әле Казанның башка зуррак залларында һәм илебезнең Мәскәү, Петербург кебек шәһәрләрендә дә оештырылачагына өмет баглыйлар дигән сүз!

Күргәзмәне ачу тантанасын, оста итеп, Дмитрий Баранов алып барды.

Күргәзмәдә Зәй районының, Андрейның туган авылының күркәм табигатенә, авыл көнкүрешенә багышланган 25 эшен күрдек. Ул картиналар арасында пейзажлар, натюрмортлар, чәчәкләр, хайваннар сүрәтләре өстенлек итә. Болар барысы да Андрей Кузьминның безнең белән уртаклашырга теләгән искиткеч дөньясын ача. Талантлы, яшь рәссам Андрей Кузьмин үзе дә Җырчы Җәкәү йортында эшләүче барлык хезмәткәрләргә, бигрәк тә үзенең шәхси вакыты белән исәпләшмичә бу күргәзмәне оештыруга бик күп көчен куйган Людмила Белоусовага рәхмәт хисләрен белдерде, бу көннең истәлеге итеп үзенең картинасын һәм шигырьләр җыентыгын бүләк итте. 

Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгына, ихтыяр көченә ия кешеләр бик күп. Шундыйларның берсе — көчле һәм талантлы керәшен егете, безнең якташыбыз, Урта Баграж егете, Андрей Кузьмин. Күп кырлы талант иясе булуы өстенә, үзенең башкалар белән бергә иҗат итәргә сәләтле икәнлеген раслый алган зур ихтыяр көченә ия булган зат та әле ул.

— Кеше сау-сәламат булып та, талантлы булып туып та, тормышта югалып калырга мөмкин. Үзең бик нык тырышсаң, Ходай тарафыннан бирелгән сәләтләрне үстерергә була, минем исә моның өчен бөтен шартларны булдырып торучы, минем ирешкән уңышларыма сөенеп, хыялларыма ирешергә канатландырып торучы әти-әнием, хәтта әбиләрем дә, дусларым, яраткан эшем, шөгылем бар. Эшкә барам, туган авылым Урта Баграж, Сарсаз Баграж авылы клубларына, кунакларга йөрим. Киртәләр башта гына ул. Шуны алып атарга һәм барысы да яхшы булачагына ышанырга кирәк, — дигән фикердә безнең Андреебыз.

Без дә аның куйган максатларының тормышка ашасына, тагын да зуррак уңышларга ирешәчәгенә ышанабыз!

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районы Усад авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев