Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелдеге тарих китабы

Әлеге язма Питрәч районының Янсуар авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казанның Яна Наратлы (Новая Сосновка) бистәсендә гомер итүче Мария Толстованың әтисе ягыннан булган туганы Аннага һәм сөекле әтисе Александрга багышланган.

Агачевлар гаиләсе

Анна Питрәч районының Янсуар авылында, Ольга белән Федор Агачевлар гаиләсендә олы бала булып дөньяга килә. Аннадан сон, берсе артыннан берсе ике кыз туганы – Ульяна, Анастасия дөньяга аваз салалар. Гаиләдә ир бала булмауга карамастан, Агачевлар тормышны нык тоталар. Кызларга жир тиешле түгел икәнен белсә дә, иркен холыклы, нык гәүдәле ир икмәк сорап берәүгә дә бармас бит инде. “Тырышкан табар” дип, яшиләр алар. Йорт-җир нык, мал-туар, кош-корт  үрчеп тора, бакча да бар. Шөкер итеп яшиләр. Бакча башында гына  кое, ун баш умартада бал кортлары гөжли. Кырда җирләре бик аз булуга карамастан, уфтанып утырмый Федор (ул заманнарда кыз балага бер чабата җир дә тиешле булмаган).

Күпме булган җирен сөреп, иген чәчеп бетергәч, Урыс Казысы авылында яшәүче дусты Антонның өчтән бер өлеш жирен сукалап, иген чәчеп үстерәләр. Ә көз көне  алдан сөйләшеп килешкәнчә, Федор  алган уңышның  тиешле өлешен Антон гаиләсенә бирә.

Менә шулай гөрләтеп яшиләр алар. Кызлары берсе артыннан берсе үсеп, ата-анага зур терәк  булалар. Ике кече кызлары әниләре янында кайнашсалар, олы кызы Анна алардан аермалы буларак, ирләргә дә авыр тоелган эшне әтисе белән бергә өстери. Үткен, усал,  туры сүзле, төшенкелеккә бирелмәс Анна атасы Федорга зур терәк була. (Аннага авылда Усал кушаматы да бирәләр).

Нәфис, зифа буйлы, алсу йөзле Аннаның елмайган саен уймакланып, бит очлары бата. Калын, озын, өлгергән арыш башагы төсендәге чәчләрен үреп салып кичке уенга чыкса, күз салмаган авыл егетләре аз булгандыр. Анна, үз дәрәҗәсен белеп, горур гына түгәрәк уенда жырлап әйләнә. Николай  исемле егет акрын гына түгәрәк уенда әйләнгән Аннадан күзен алмый. Кыз беркөнне әти-әнисенең сөйләшкәнен дә ишеткән иде. Көзге Покрауда Чукуровларның гаилә башлыгы Матвей,  улы Николайга Аннаны сорап яучылап килмәкче була дигәнне. Агачевлар да, Чукуровлар да нык тормышлы, затлы нәселле, тәртипле, эшкә булган кешеләр. Дөрес, Матвей кырыс, усал, шулай да бик дөрес кеше.

Чукуровлар белән кодалашалар

Ул елны кыш иртә килә. Покрауга кадәр мул итеп җир өстенә кар ята. Көзге көннәрнең берсендә төш вакыты тирәсендә Федор белән Ольга гаиләсенә “кашовкалы” (арты терәткечле, сырлап ясалган  кара төстәге затлы ат чанасы. Ул заманнарда андый чаналарда байлар гына йөргән) чанага җигелгән ат белән, Аннаның кулын сорарга Чукуровлардан яучылар килеп төшә. Алга карап яши белгән Федор, эчтән генә Чукуровлар гаиләсе белән кодалашуына канәгәть булса да, яучыларга аны моны сиздерми. Олы хөрмәт белән яучыларны  каршы ала. Хәлләр сорашкач, яучылар килу сәбәбен әйткәч,  мул итеп табын әзерләнә. Николай, Федор белән Ольгадан Аннаның кулын сорый. 1924 елнын Покрау көнне Анна Чукуровлар гаиләсенә килен булып төшә. Гөрләтеп туй уза. Анна үткен, чая булса, Николай  капма-каршы сабыр ир була. Аннага авыр булмый. Кырыс Матвей бабай гаиләнең “дилбегәсен” берәүгә дә бирми, нык тотып яши. Олы йортта өч килен бергә торалар. Йорт эшләре бүленгән: олы килен мичкә ягып ипи сала, ирләр кайтышка казанда кайнар шулпа  пешкән булырга тиеш. Уртанчы килен инештән су ташый, малларны карый. Ә кече килен Аннага олы киленнәр иң “җаваплы” эшне калдыралар: кайнаталарының текә холкын белгәнгә күрә, аны озатып, каршы алу аңа эләгә. Кайнатасы ишек алдына чыкканда капка ачык булырга, ат белән чыгып киткәч тә, капканы ябып куярга кирәк, ә инде ул кайтуга олы капка ачык булырга тиеш. Каршы алмасалар, Матвей картның “зәһәр” камчысы малайларының (бигрәк тә Николайның) аркасын каезлый.

Хәйләкәр кайната, йортта ир белән хатын арасында сүз чыкканын сизсә, ул көнне ире белән сүзләшкән килен капканы ачып ябу вазифасын үти. Ә инде кич кайтуга капка ачык булмаса яки өлгермәсәләр, шул киленнең ире сыртына камчы төшәсен көттә тор. Шуңа, йортта тавыш бик сирәк була, ир белән хатын сүзләшсәләр дә, кайнатага сиздермәскә кирәк икәнен аңлыйлар. Кайсы хатынның ирен камчыдан кыйнатасы килер инде?! Шулай да, бу йортта  тормыш иптәшен инде күптән югалткан Матвей бабайга зур хөрмәт белән карыйлар.

1926 елны Николай белән Аннаның кызлары Лиза, 1928 елның буранлы мартында уллары Александр дөньяга килә. Менә шулай таңны-таңга ялгап, эшләп, гөрләтеп яшәп ятканда, дөнья болганып китә. Гражданнар сугышы тәмамланып, тынгысыз колхозлашу еллары башлана.

Колхозлашу еллары

Хәлле тормышта яшәп яткан Агачевлар, Чукуровлар бу вакыйгалар аларга да кагылачагын күңелләре белән аңлыйлар. Көзге караңгы төннәрнең берсендә, Федор капчыклап оннарын, ярмаларын атка төяп, күрше Тегермән Тавы  авылындагы дусты Данил бабайга яшереп куярга дигән ният белән юлга чыга. Өстән явып торган карлы бозлы яңгырга карамый Федор, барып житә. Аңа да өлеш итеп алып килгән онын тапшыра. Кире юлдан кызу атлаган атын бер мизгелгә туктатып, артка борылып карый. Ике авыл арасын киң елга аерып тора. Җәен елга аша йөзеп чыгып, тиз арада барып житәсең. Кышын чана юлы да бар, җәяүләп тә йөриләр. Көз көннәре ике авыл арасын күпер ялгый.

1931еллар бу. Гомер буе эшләп, тырышып, тормышын яхшыртып, аякка баскан урта хәлле крестьяннар колхозга керергә бер дә теләк белдермиләр. Алар арасында Чукуровлар, Агачевлар гаиләсе дә бар. Салкын көзге көннәрнең берсендә, Агачевлар ишеген шакып та тормыйча дүрт активист һәм тагын алты кеше пүнәтәй килеп керәләр. Андрей исемлесе, йорттагы барлык мал-мөлкәтне, мал-туарларны, җирне, колхоз карамагына тапшырырга дигән карар кәгазен укып чыга. Өч көн эчендә мул йорт таланып, бушап кала. Соңгы мизгелдә Федорның аягындагы күн итеген салдырып алырга тырышып, азапланып, тартышкан Василийга, Андрей: “Василий, аяк киемен салдырып алырга  кушмадылар ич”,-  диеп аралап алып чыгып китә. Йортларыннан кул астына туры килгән савыт-саба, вак-төяк әйберләрне җыештырып алып, су буендагы кара мунчага күчә алар. Федорнын йөрәге, бу авырлыкларны күтәрә алмый.

Анна әрнүдән, көчсезлектән, елый алмас дәрәҗәгә җитә. Аңа дөнья бетеп барадыр төсле тоела. Ике нарасый баласы сәндрәдән карап яталар. Матвей карт кече өйнең аралыгыннан чыкмый. Колхоз вәкилләре алып чыгып барган атның кешнәгән, сыер мөгрәгән тавышын ишетмәс өчен, колагын каплап, тешләрен кыса. Ике олы килен турыга катып сүзсез басып торалар. Ә ирләрен вакытлыча Теләче районы җирлегенә алып китәләр.

Анна кая барырга белми, бәргәләнеп, вакытлыча колхоз идәрәсе урнашкан йортка юл тота. Белмим, ничек булгандыр, нәрсә әйткәндер, ничек ышандыргандыр, аларга ишек алдындагы мал йортларын калдыралар. Ике тәрәзәле мал йортында шушы зур гаилә яши башлый. Анна өчен иң аянычлы, йөрәген телгәләгәне, ятим калган газиз әнисе, ике сеңлесенең язмышы була.

Чукуровлар гаиләсе колхозга керергә мәҗбүр була. Николай ат караучы булып эшли башлый, ир туганнары колхозның төрле эшләренә җигеләләр, нәрсә кушсалар шуны эшләргә мәҗүр булалар.

Кышның салкын бураннарын артта калдырып, яз якынлаша. Нырсы елгасы ярына урнашкан авыл  әйтерсең тирән йокыдан уяна. Елга киң, тирән, анда атлар да йөздергәннәр.

Анна үлем белән көрәшә

Анна иртән торып әниләре янына йөгерә. Куенына тыккан ипи, бәрәнге, эле суынмаган. Ачлыктан ябыгып, сулып калган кадерлеләрен күреп, Аннаның йөрәге бер мизгелгә туктаган сыман була. Тамагына килеп терәлгән төерне йотарга тырышып, хәлләрен белешә.

Ольга түти: “Кызым, балаларыңның ризыгын өзеп, монда ризык алып килмә. Мин риза түгел. Хәлем булса, Данил бабаңа барган булыр идем дә бит. Курыктым. Тотсалар харап булырбыз. Анда он, ярма да бар бит безнең, инде юл да өзелергә тора, тырлауга да су төшкән”, – дип уфтанып куя.

Аннаның башында яшен тизлегендә йөз төрле уйлар йөгереп уза. “Данил бабай сатмаган гына булса ярар иде”, –  дип юлга чыга. Әнисенең: “уйлыйсы да түгел, боз өстенә су чыккан, боз кузгалырга тора. Ике балаң турында уйла. Мине авыр кайгыга салма, балам”, – дигәнен дә тыңламый. Кич караңгы төшү белән, чана тартып, елганың, Әче тау итәгенә якынрак, боз калынрак урыннан,  сак кына суны  ерып чыгып, Тегермән Тауга юл тота. Юка резин итек аша салкын үзәккә үтә. Ачы күз яшьләрен йотып, язмыш белән якалашып, бер сәгать тә булмагандыр, ул инде Данил бабай янына җитә. Бабай керосин лампасын яктыртып хәйран карап торгач, Аннаның нигә килгәнен анлый. Дөньяны күп күргән картның күзләренә яшь килә. Кайнар чәй эчерә, аннан Аннаны юлга әзерли. Чанага кар суы тимәслек итеп күтәртеп такталар куя,  такта өстенә  капчык белән он, ярманы ныклап бәйләп авыл чыкканчы озатып килә. Анна юлны кыскартырга уйлап, су баскан тырлауны кистереп чыгып, инешкә якынлаша. Менә бит ул, якын гына икенче яр! Бик күп булса бер аршиндыр дип уйлый ул.  һәм ялгышлык эшли. Инде елгада су арткан, боз күтәрелгән, менә агып китәр төсле тоела Аннага. Нишләргә? Артка чигенергәме? Юк! Ике адым бозга атлауга, боз чайпала башлый. Анна коты очып артка чигенә. Көтмәгәндә башына тәвәккәл  уй килә. Чана бауын биленә нык  бәйләп, түше белән боз өстеннән шуыша башлый. Салкын язгы бозлы су баш миенең күзәнәкләренә кадәр үтеп кереп, аңын томалагандай була, кул-аяклар тартыша. Ул гүя туңмый, ә тәненә инәләр кадала. Каршы якта үрсәләнеп елаган әнисе, сеңелләре аңа көч биргәндәй була. Ике тапкыр таеп боз астына чак китми кала. Юк, бирешми Анна! Ярга чыга ул. Тик ул көннән башлап, Анна урын өстенә егыла. Салкын язгы, бозлы су үз эзләрен калдыра, сулыш юллары ялкынсына, үпкәсе кабара. Сулыш ала алмый җафалана. Өч атнадан артык үлем белән тартыша. Анна акрынап күзләрен ача, аякка баса башлый. Авыр ютәл генә һич тә бетми. Бума ютәл (астма) аңа гомергә кала.

 Ольга түти кече кызы Анастасияне 16 яше тулу белән Василий Атаевка кияүгә бирә. Колхоз биргән, жиргә иңгән салам түбәле кечкенә йортта  кызы Ульяна белән торып кала. Василий белән Анастасиянең яшь аермалар зур булуга карамастан, яратып яши ул хатынын. Тик менә Анастасиягә яратмаган ир белән тору җиңел булмый. “Түз балам, ирең янында яшәү җинелрәк бит, тамагың тук, өстең бөтен. Алга карап яшәргә кирәк”, – дип юата ана. Шул елны, саулыгы нык какшаган Ольга якты донья белән саубуллаша. Ялгыз торып калган сеңлесен Ульянаны Анна үз гаиләсе янына сыендыра.

Чиркәү ябыла

Зур чаңлы олы чиркәве булган Янсуар халкы коллективлашу дәверен авыр кичерә.Чиркәүне ябалар. Киенеп ясанып, ял көннәре иртән чиркәүгә келәүгә йөрү, келәү тыңлау, алар өчен зур изге эш булып санала. Келәүдән соң бер-береңә кереп коймак белән  чәй эчеп чыгу да Янсуар халкының дус-тату яшәвен күрсәткән. Бала туса, аны чумылдырып, чиркәү китабына туган елы, көне теркәлгән. Үлгән кешеләрне дә чиркәүдә укып, соңгы юлга озатканнар, үлгәннәр китабына үлгән елын, көнен теркәгәннәр. Балаларны кечкенәдән, ял көннәре дини белем кертер өчен ата-аналары атнакөн шкулына йөрткәннәр. Олы бәйрәмнәрдә чиркәүдәге чаң тавышы тирә-як авылларга да ишетелгән.

Менә шул чиркәү бинасыннан башлангыч класслар өчен мәктәп ясыйлар. Моңаеп калган авыл халкы зур үзгәрешләрдән соң, бер-берсе белән йөрешүдән тыела башлый. Күршесенә дә сүз катырга курка, шомлана башлый...

1939 елның кышкы көннәрнең берсендә, авылга бер төркем хәрби кешеләр килеп төшә. Урамга чыгып баскан халык, ат чанасына утыртып алып китеп барган ике кешене – Андрей Кирьянов, Василий Матвеевны танып калалар.

Анна да урамда тавыш ишетеп чыгып, жил капкага сөялә. Урамнан юртып кына килгән чанадан: “Анна, сау бул, бәхил булыгыз, мине гаепсезгә алып китәләр, – дигән тавыштан,  бер мизгелдә күз алдыннан әтисенең хәсрәттән иңеп төшкән гәүдәсе, ачыргаланып елаган әнисе, куркудан почмакка сеңгән сеңелләре уза. Кайчандыр әтисенең аягыннан күн итеген  салдырып алырга азапланган Василий бит бу. Усал  Анна, ашыгып кына кигән, инде асты ике жирдән тишелеп, юкарган итеген яшен тизлеге белән аягыннан салып, чанада утырган Василийның башына тондыра. “Күптән вакыт  инде сиңа китәргә, аягың туңганда  киеп йөр, сиңа булсын күн итек”, – дип  пышылдый. Кайнар күз яшьләре тормыш авырлыгыннан иртә сулган йөзеннән агып төшә. 

 

Тормыш дәвам итә. Николай беәен Анна гаиләсендә, аларны шатландырып тагы ике бала Иван, Просковья дөньяга киләләр.

Йортлары кечкенә булуга карамастан, йортта тынычлык.  Балаларын ач итмиләр алар. Әти-әнисен, туган нигезен иртә югалткан, саулыгы нык какшаган Анна, кичләрен ялгыз утырып, ачы язмышны тирги-тирги елый. Шулай да, эшкә уңган гаилә, язмышка башын имәс Анна төшенкелеккә бирелми.

Матвей бабайның олы балалары күптән инде үз куышларын булдырып башка чыгалар. Үзен Егор улы тәрбиягә ала. Кызлары Полина кияүгә чыгып, ире белән Урал якларына чыгып китәләр. Евдокия авыл активисты Яран Борисына кияүгә чыгып авылда кала.

Болганган дөньялар, язгы ташу ярларына утырган кебек, акрынлап жайлана. Николай белән Анна яңа йорт салу нияте белән, колхоз идарәсенә мөрәҗәгать итәләр, тик урманнан агач кисү рөхсәте тиз генә бирелми. Идарә членнары, аларга үзләренең каян чыкканнарын исләренә төшереп, кире кагалар. Ә балалар үсә бара. Олы кызы Лизага да 15 яшь, Александрга да 13 тулган.

Уллары гел әтисе янында. Ат караудан бер дә кайтмый. Колхозда атлар күп, аларны карап бетерергә дә кирәк бит. Мәктәпкә дә йөри.

Сугыш

Гөрләп барган тормышны, тагын аяз көнне яшен суккан күк болыт каплый. Герман сугыш башлаган. Николайны сугышның беренче көннәрндә үк военкоматка чакырып повестка тоттыралар. Анна өчен ин авыр мизгелләрнең берсе – ирен сугышка озату. Соңгы тапкыр муенына сарылып пышылдады ул: “Сау бул, жаным минем, мин көтәрмен”. Дүрт баласы Аннаның юанычы да, шатлыгы да, борчуы да. Ире  урнына ат карарга калган Анна, улы Александр белән иртә таңнан бергә  ат дворына атлый.

1943 ел. Дәхшәтле сугыш, авыл халкын берләштерә. Кичләрен халык авыр эштән талчыгып кайтса да, йортларга җыелып сөйләшеп, инде сугышта үлеп калган ирләрен сагынып, елашып, берсе-берсен юата. Алар өчен килгән кайгы да, сагыш та, шатлык-сөенеч тә уртакка әйләнә. Аннага язмыш тагын бер авыр сынавын әзерли. Ире геройларча һәлак булган дигән кайгылы хатны кулына алганын хәтерли, әммә укып бетерә алмый. Аңын җуеп егыла. Тол хатын, ятим балалар. Ярый әле сеңлесе Ульяна зур терәк. Ул авыл мектәбендә башлангыч классларда белем бирә. Лиза да буй житкән кыз.

Әтисенең кайтмавына Александрның ышанасы килми. Менә аның әтисе кайтып керә, күкрәк тулы орден-медальләр. Әтисен моряк итеп күз алдына китерә. Өстендә бушлат, башында безкозырка. Кочагына Александрны кыса, соклана... Юк шул... Александр мендәргә капланып шыпырт кына елый. Йортта ул иң олы ир-ат булуын беренче тапкыр нык җаваплылык тоя. Нәселдән килгән көчле ихтыярлы, яшенә дә карамастан көчле, акыллы, егет, ничек булса да әнисен сакларга тырыша.  Авыр эшләрне үз өстенә ала.

Өйдә утын кисеп-яру, маллар карау, тагын башка санап бетермәслек эшләр дә аныкы. Александр сүзсез генә кичке ашны ашап әнисе янына килеп утырды. Алар шулай көн саен кич белән җыелып әниләре янында көн буе җыелган яңалыклар, ишеткән сугыш хәбәрләрен сөйләшәләр. Александр кече туганнарының укуларын тикшереп, йортта ни эшләр эшләгәннәрен сораштыра. Икенче көнгә нинди эшләр эшләргә кирәклеген  әйтеп, вазифаларын бүлеп тә куя.

1945 елның язы. Александрга 17 яшь. Сугыш бетәргә таба барса да, әнисенең аның өчен борчылып төннәр йокламый ятканын сизә ул. Сугыш бетмәсә, алга таба аларны ни көтә? Авыл халкы  нишләр? Александрны сугышка алмаслармы дигән борчу әнисен шомландыра. Ни хәтле генә юатса да, әнисе тыныч түгел. Күп югалтулар кичергән, телгәләнгән йөрәк урынында түгел.

Шулай да, көтеп алынган Җиңү көне килә... Акрынлап авылга исән калган ирләр кайта башлый. Ә бер елдан Александрны армия сафларына алалар. Хыялында йөрткән моряк формасын аңа кияргә насыйп була. Ул диңгез флотында, Курил утрауларыннан ерак булмаган хәрби частьта өч елдан артык хезмәт итеп кайта. Ай саен хат язып торса да, әнисе зарыгып, борчылып көтә аны. Дөньялар тынычланып бетмәгән бит.

Александр армиядән төз, нык гәүдәле, горур егет булып кайта. Өч ел эчендә әнисенең нык картаюын күреп, авыр сулап куя. Гәүдәсе тагын да кечерәеп калган.  Тутасы Лизаны район мәгариф оешмасы Айдар авылына укытучы итеп җибәргән, ул шунда укытучы Әхәткә кияүгә чыга, уллары Альберт туа.  Сеңлесе Прасковья  Теләче район үзәгендә тегүче булып эшли. Әнисенең сеңлесе Ульяна сугыштан кайткан Иксуар егете Николайга кияүгә чыгып, алар авылында яшиләр. Укытучы эшен ул ташламый. Әнисе исә кече энесе Иван белән яши.

Тормыш үз җаенда акрын гына агыла. Армия сафларыннан кайтып, өченче көнендә Александрны авыл председателе чакырып алып, бригадир итеп билгели. Егет жиң сызганып колхоз эшенә керешә. Сугыштан соң ирләр аз булганга, колхозда хатын-кызлар белән эшләргә җинел булмый Александрга. Иртә таңнан ярты төнгә чаклы басуда, кырда. Сугыш авыл халкын йончыткан. Ачлы-туклы эшләп йөргән авыл халкы әйтерсең аз гына булса да ял тели. Эшләргә колхозда атлар да азайган.

Беркөнне иртән Балык Бистәсе районына бодай симәнәсенә барырга диләр. Бу эшне оештыру Александрга йөкләнә. Март башы. Ничек барырга? Атлар да җитми. Чана тартып  барырга кемнәрне алырга?  Шулай да унлап кеше, шулар арасында ике ир кеше табып иртә таңнан, чаналар тартып юлга кузгалалар. Акрын гына кичке якка, туры чана юлыннан арып Балык Бистәсенә барып житәләр. Алдан сөйләшеп куелган квартира хуҗасына азрак акча биргәч, ул аларга бәрәңге пешереп, самавыр куя. Һәркем өйдән ризык алып килгән.  Табынга шуларны куеп ашап эчкәннән соң йокларга яталар.

Иртә таңнан торып Ильич колхозына тиешле симәнәне төяп юлга чыгалар. Алдан ике чананы берсе артына берсен бәйләп, йөкне үзенә күбрәк төяп алдан Александр бара. Менә авылга да ерак калмый. Тау менеп җитсәләр...

Кинәт артта калган  Вера түти көчсез тавышы белән: “Мин башка бара алмыйм, мине калдырмагыз инде,” – дип ялвара. Үз чаналарын көчкә тартып баручы хатыннарның кайсының хәле булды икән соң аңа ярдәмгә килергә? Соңгы көчләрен җыеп, язмышны тиргәп, тауга каршы атлаган бер хатын-кыз да туктамады. Әгәр туктаса, башка бара алмаслар кебек тоелды аларга. Александр арттагыларны уздырып, Вера түтинең чанасын тартып китереп үз чанасына бәйли, Вера түтинең үзен жайлап алгы чанага салып алга атлый. Хатыннарны жәлләп тамагына төер тыгыла. Вера түти акрын гына елап, Александрга рәхмәтләрен әйтә. Бу ачы язмышка кем гаепле соң? Авылга алар төн уртасында кайтып житәләр. Вера түтине Александр өйләренә озатып куя.

Язгы кыр эшләрен бетереп, Александрны ике атнага укырга Казанга җибәрәләр. Кайткач та ул агроном булып эшли башлый. Бригадир эшен дә аңа йөклиләр.

Александр күз атып йөргән авылның чибәре Шурликовлар кызы Аннага өйләнә. Ике тәрәзле кечкенә генә йорт, җил капка аларның бәхетенә комачауламый. Усал Анный киленен кызы кебек кабул итә. Кызым да син, киленем дә дип, аркасыннан сөя.

Гаиләдә берсе артыннан берсе балалар дөньяга килә. Эшкә уңган хатынын өзелеп ярата Александр. Анна да ирен эштән кайтканын сагынып көтеп тора. Балалары да бик тере аларның. Уянгач, бишектән, якында торган өстәлгә дә үрмәли башлыйлар. Әбиләре карап кына өлгерсен. Менә шулай язмыш белән якалашып, тырышып эшләп йөргәндә, кыш уртасында йортта янгын чыга.

Яңа төзегән йортта Александр белән Анна бәхетле тормыш итәләр. Зур гаилә – алты бала, әнисе, күпләргә үрнәк булырлык яшиләр. Тормыш нинди генә сынауларын бирсә дә, салкын ачы жилләре йөрәкне өшеткән чаклары күп булса да, авырлыкларны җинеп, сынмыйча, сыгылмыйча, пар канат булып язмыш аларга соңгы елларында миһырбанлы булды. Аларга балаларының җан жылысын тоеп яшәүе рәхәт иде. Картайган көннәрендә ожмахта яшәгәндәй яшәделәр.

Фотода: Өстәге рәттә моряк киеменнән әтинең энесе Иван, уртада сеңелесе Просковья, елмаеп торучы әтием Александр. Икенче рәттә Анна әбинең килендәше Татьяна, Анна әби үзе, Аннаның килене һәм балалары Галя, Николай, Ольга, Лиза.

 

 

     

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев