Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелдеге тарих китабы

Питрәч районының Янсуар авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казанның Яңа Наратлы (Новая Сосновка) бистәсендә гомер итүче Мария Толстованың әнисе ягыннан булган әбисе – Татый һәм бабасы – Алексей, аларның кызлары – Аннаның язмышлары турында сөйләгән истәлекләре.

 

Кереш өлеше

Янында тыныч кына мышнап, я уянып, я йокымсырап яткан,  пар канат булып гомер кичергән тормыш иптәше Александрга күз салып, Анна түти елмаеп куйды.

Салкын кыштан сон, март кояшының беренче нурлары, аларның йокы бүлмәсе тәрәзәсеннән үтәли кереп, әйтеп тә аңлата алмаслык, куңелгә ниндидер сихри шатлык өсти.  Хәлсезләнгән йөрәк,  җилкенеп куя. Сөенечле хисләр, күңелне кытыклап, Анна түтине тагын да елмаерга мәҗбүр итә. 

 -Менә бит, сау кешегә тагын яз килде, җәен дә күрергә насыйп булыр микән... – дип сөйләнеп алды ул. Җәйне бик ярата шул ул. Җәйге сандугачлы таңнарны ярата. Алар яшәгән урамның икенче ягында,  яшеллеккә күмелгән  дачалар урнашкан. Иртә язда дачаларда, яз хәбәрен китереп кошлар  чыркылдашалар. Май айларында үзеклерне өздереп сандугачлар сайрый.

-Тагын бер генә җәйне булса да күрергә насыйп булыр микән, – дип пышылдады Анна түти.

Яше олыгая барса да, яшәүдән  туймады ул.  Әле менә хәзер икән бит тормышның тәмле, татлы мизгелләре. Гомерләренең сонгы елларын, алар шәһәрнен бер зур поселогында, барлык уңайлы шартлары булган үзлеренең олы йортларында яшәп яталар бит! Ишекне ачуга, ишек алдында, йомшак жиргә басулары ни тора. Ике адым атласаң мунчага керәсең, сарай, гараж дисеңме, бары да эшләнгән. Зур яшелчә-җимеш бакчасы. Күршедә генә  кече кызы гаиләсе белән яши.

-Урын-җирем дә бигрәк җылы шул минем, мендәрем дә йомшак, башым тигәч тә йокымсырый башлыйм, одеялым өстә дә юк кебек, җинел,– дип, канәгать кенә кеткелдеп көлеп алды Анна түти.

Янында яраткан малае Николай, килене Нина, әле дә оныклары янда, оныкчыклары өйне тутырып йөгерешеләр. Килеп кызык сүзләр сөйлеп аларны көлдереләр. “Әби-бабай”, –  дип, сөендерелер. Табында гел тәмле, кайнар ризык. Гаилә гел тату. Матур итеп, өч буын бергә, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр.

Алты балалары – биш кыз, бер малай – Александр дәдәй белен Анна түтинең  горурлыклары. Тәртипле, акыллы балалар үстерделәр алар. Балаларына авыл мәктәбен бетергәч тә,  югары уку йортларында  һәр кайсына  белем алырга да булыштылар. Балалар үз тормышларын булдырып, оя корып матур гына яшәп яталар. Килеп хәлләрен белеп торалар. Үзләренә алып кайтып, озак итеп кунак ителәр. Шуннан да зур бехет була аламы соң алар очен.

 – Рәхмәтлемен бер Ходаема, тау итәмен. Хәер-фатиха балаларымның барчасына да. И Ходаем, хәвеф-хәтәрдән  сакла аларны. И Ходаем , берүк мәрхәмәтле була күр аларга. Дөнҗалар тыныч булсын, сугышлар була күрмәсен инде берүк. Сугыш – кайгы хәсрәт, ачлык алып килә бит. Сабыйлар ятим була күрмәсен. Без кургән авырлыкларны берәүгә де күрергә язмасын – дип иреннерен акрын гына кыймылдатып Ходайга инәлде Анна түти. Алар буынына төшкән тормыш сынавын  сөйләп кенә бетерерлек мени соң?!

Шул уйлары  Анна түтине, узе дә сизмәстән,  аның  күңел китабына  уеп язылган  хәтирәләргә, йөрәк турендә генә саклап йөргән, мәңге кабатланмас, бәллүр бишекле бала чагына,  тургайлы авыл болыннары, инеш буенда үскән, ботак очлары суга тиеп торган талларга, гузәл  яшьлек эзләре калган шул инеш буйларына алып китте. Әйтерсең, узган бар гомерне бөртекләп искә төшереп, барлап, яшәү дәверенә нәтиҗә ясап, йомгаклау мизгеллере җиткән диярсең.

Беренче бүлек.

Федор бабайның яраткан оныгы.

Үзенен жиңелдән булмаган тормышын иске төшереп уйланып, мич авызы каршысында махорка тартып утырган Федор бабай янына оныгы Анна килеп утырды. Акыллы аны оныгы. Сөйлешергә бик ярата. Шулай һәр кич  бабасы янына сыенып утырып, үзенең мәктәптә булган хәлләрен сөйли, серләре белән уртаклаша. Китап укырга ярата ул, шуңа да уку җиңел бирелә Аннага.

– Бабай, син миңа  күңел китабыңнан тарих сөйлим дип вәгъдә бирдең, сөйләрсең бит,  – дип, чем кара күзләре белән бабасына тутырып карады. Барын да аңлап бетерә алмаган сабый, түземсезлек белән бабасының куенына сыенды.

Бабасы  бер атна элек “Кызым, минем күңел китабым бар, анда бик күп хәтирәләр язылган. Мин аларны сиңа бер сөйлермен”, дигән иде.  Ә оныгы онытмаган бит, күрче.

– Сөйлермен кызым, – дип  оныгының чәченнән сыйпады.  Бүген бабасы аңа акрын көйгә салып, үз тарихын сөйләүне башлап жибәрде.  Аннук кышкы салкын кичләрде бабасы сөйләгән тирән мәгьнәле тормыш тарихын йотлыгып, тын да алмый тыңлый,  ул да , күңеленә сеңдереп бара.

Федор бабай бер мизгелдә үткәннәргә әйләнеп кайтты.

1903 елның 10 февралендә  Аннаның әтисе – Алексей  дәдәй Шурликовлар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Ләкин ана  назы күреп үсәргә насыйп булмый аңа. Әниләре – Начтук түти көтмәгәндә биш баласын – ике кыз һәм оч малаен калдырып,  якты доньядан китеп бара Алексейга бары ике яшь. Бу авыр хәсрәттән мантый алмас күк тоелган Федор, күңеле белән аңлый,  аңа ничек тә яшәү өчен көч табарга, сынмаска кирәк. Ул да булмаса бу балалар кемгә калыр дип уйлый ул. Берсеннән-берсе кечкенә сабыйларының әтиләре күзенә тутырып караулары бигрәк тә йөрәген әрнетә иде тол калган Федорның. Балалар аналарын юксыналар шул. Ишек ачылгач та өмет белән әниләре килеп керер күк тоела аларга. Олыраклары әниләренең мәңге кайтмас юлга киткәнен аңласалар да, кече сабыйлары өметленеп ишеккә карап гел әниләрен илерен көтәләр. Көчле ихтыярлы, нык гәүдәле  ир, ачы  язмыш белән якалашып, тормыш йөгенә җигелеп алга атлый. Авыр  аңа ялгызы. Бигрәк тә кичләрен, мал-туар карап, балаларны ашатып, алар йоклап киткәч ялгызлык сиздерә иде. Тиз арада шомырт кара чәчләренә көмеш йөгерде, вакытсыз маңгайга тирән булып буразналар ятты. Ут янып торган  ирнең матур йөзе кырысланды, шулай да тормышыннан зарланмады ул. Яңадан өйләнмәде Федор. Хәер, нинди хатын килсен инде биш бала өстенә. Якыннары авылда тол калып, ялгыз гына яшәп яткан Угепей түтине димләп тә карадылар. Угепей түти:

-Сәке өстендә генә утырып торып яшәргә мин  риза, Федорга шул чакта   чыгар идем – дип жавап бирде. Федор сүз кайтармады, Угепейнен өй  ишеген нык ябып үз йортына юл тотты.  Еллар уза торды. Балалар бер-бер артлы үсеп буйга житте. Олы кызы – Әүдекей  күрше Сәрдә авылы егетенә  кияүгә чыгып уз тормышын булдырды. Әтисенә килеп авыр тормышыннан бер кайчан да зарланмады. Икенче кызы Угепей дә Үри авылы егетенә кияүгә чыгып, Донбасс якларына ире белән бәхет эзләп чыгып киттеләр. Малайларын да  өйләндерергә насыйп булды Федорга. Аларга карап хәзер  күңеле сөенә вакытсыз вафат булган тормыш иптәшен Начтукны искә алып, эчтән йөрәге сыза. Эх, күрә алмады шул аларның үскәннәрен...

Бигрәк тә Алексей әнисен хетерләтә.  Койган да куйган әнисе. Аңа унсигез тула... Федор бабай акрын гына сөйләвен тәмам итеп, куенына сеңгән оныгына күз салды.

-Балам, әллә йокларга ятарсын? Иртән иртүк мәктәпкә җыенасың да бар бит дип, – аркасыннан сөеп куйды.

-Иртәгә тагын сөйләрсең бит бабай күңел тарихын?, – дип сорады йокыга киткәче сабый. Барын да анлап бетермәсә дә  хикәя тыңлау  кызык иде Аннага.

– Сөйләрмен балам,– дип Федор оныгын аркасыннан сөйде.

Менә шулай көннән-кон, кышкы салкын кичләрдә, кече өйдә, җылы мич каршында бабай акрын гына тирбәндереп күңелдәге тарих китабыннан хатирәләр бушата, ә сабый үз күңленә тагын бер тарих китабы иттереп тутыра тора.барлыкка киле.

 

Икенче бүлек.

Алексей дәдәй.

Аннаның әти-әнисе – Алексей белән Татый 18 яшьләре тулар тулмас кавышалар. Татый күрше Мирәтәк авылыннан. Ул Шурликовларның ишле гаиләсенә кече килен булып төшә. Шул көннән әйтерсең лә Шурликовларның зур гаиләсенә шатлык нурлары сибелә, өйгеә ямь керә. 17яшьлек җитез килен, ут күк бөтерелә, барына да өлгерә. Аннан олырак килендәшләре белән дә тиз уртак тел табып, тату гына яши башлый. Шат куңелле, шаян Татый, кырыс Федорның йөрәгенә дә юл таба. “Әтекәй, монсын шулай, тегесен болай эшләсә”, дип киңәшләшеп, сорашып гел чуала. Керләрен агартып юа, казанда тәмле ашларын да пешереп куя. Татый килененең йомшак сүзләреннән, еллар катыландырган бәгыре акрынлап эреп, ирен кырыйларында үзенә дә хас булмаган елмаюлар барлыкка килә Федор бабайның. Эшләп үскәнТатый йорттагы бер эштән дә курыкмый, сыдырып эшли. Кичләрен яраткан ирен эштән кайтуын өзелеп, сагынып көтә.

– Татый миңа бер күрүдә гашыйк булды, ике дә уйламастан су буеннан качып кына, миңа ияреп тә кайтты, – дип гел шаярып сөйли Алексей. Яратмаслык мени! Олы гәүдәле, типсә тимер өзәрлек егет. Төскә әнисенә охшаган. Матур итеп елмая, борын эченнән генә ниндидер җыру да җырлап куя үзе. Җырга бик оста.

(Фотода: Алексей бабай белән Татый әби)

Олы йортта шулай итеп бер-бер артлы өйленәшкән өч малай, гаиләләре белән бергә өч ел яшәделәр. Эшкә уңган, көчле рухлы ата акрынлап малайларына йорт житкерергә булышып, аларны башка чыгара башлый. Төпчек бала – Алексей гаиләсе, әтисе янында, төп йортта кала. Алексей эшке уңган кеше. Ул авылда данлыклы балта остасына эверелә. Пич чыгару, өй түбәсе җыю, тәрәзә рамнарын матурлап эшләүе, барысын да булдыра.

Эш арасында матур, көчле тавышы белән яңгыратып җырлап та ала:

Йөгереп китердәй булам ла, кайтып житердәй булам.

Көзге ачы жилләр дә дей,туган-үскән җирләргә шул...

 

Татый тути дә иреннен калышмый. Кояш күтәрелгәнче йортта эшләрне бетереп, басуда да эшләп кайта.

Еллар үтә тора. Бер-бер артлы дөньяга балалар туа. Олы кызлары Ленага өч яшь тирәсендә, 1931елның чатнамаса салкын көнендә – кышкы Микулада икенче кызлары – Анна дөньяга килә. Бу вакытта туган балалар көчле, чыдамлы булалар. Нык бала булыр Ходай боерса, озын гомерле, бәхетле, пар канатлы булсын дип теләк тели Федор бабасы Аннага. Оныгын үзенә ошата сөенә ул.

Анна үзе турында сөйләгәнне тын да алмый тыңлый. Шулай йоклап та китә, бабасы йомшак тушәккә күчергәнне дә, өстенә тун япканны да.

 

Татый түти урак өстендә кечкенә Аннаны ире ясап биргән арбасына салып үзе белән йөртә. Бер көнне Федор бабай түзми, басуга менеп Аннаны алып китә.

– Нигэ тилмертәсен баланы шундый челләдә,- ди Федор.Җиде айлык Аннаны Федор көн саен алып кала башлый. Сөт эчәргә өйрәтә, имезлек салып бишектә йоклата. Олы оныгы Лена да бабасы яныннан китми. Аннага ике яшь тулганчы энесе Иван дөньяга килә.

Биш яшьлек Анна шаян, шук балага эәерелә. Кара чәчләрен туздырып, карават башыннан төшми. Әтисеннән откан җырларны җырлый, биеп тә ала.

-Ылина, теге әти җыллый толган җылны җыллыйбызмы , – дип янып торган пич каршына, арты белән басып  торган Лена тутасына дәште. Кинәт кене тутасы шыр кычкыра башлады. Караса, аркада кулмәккә ут кабарга маташа.  Төтенли башлаган. Аннук кечкенә булуга карамастан,  тиз ара чиләктән чүмеч белән салкын су ала да Лена тутасы өстенә тондыра. Әнигә ни жавап бирергә? Куркып калган ике балага Федор бабай ярдәмгә килә. Янган кулмәк шул ара каядыр юкка да чыга. Кулмәк тарихын берәү дә белми кала.

Еллар уза. Иван белен Анна яшь аралары аз булгангамы  бик тату булалар. уйнаганда да гел бергә алар. Тырыш гаиләдә мохтаҗлык юк. Татый түти тегү эшен белгәнгә балаларга кием тегүне авырлыкка санамый. Кызларына матур күлмәкләрне тегеп кигезә тора. Тегү генәме сон, җон эрләү, киндер сугу, итеккә олтан салырга да аптырап тормас,  уңган хатын – Татый түти.  Ни генә эшләсә дә кайнатасыннан узмый, анын сүзеннән чыкмый. Ялгыш кына да каршы дәшми. Ашарга  әзер булгач, кайнатасы утырмыйча балаларын табын янына утыртмый. Федор уңган киленен бик ярата.

 

Өченче бүлек.

 Җитди колхозлашу   чоры  Шурликовлар гаиләсен  дә урап  узмый. Соңрак кына булса да, Алексей дәдәй гариза язып колхозга керергә мәҗбүр була. Бөртекләп, таңны таңга ялгап авырлыклар белән эшләп тапкан бар гаилә хәзинәсен алып барып колхозга тапшыру аңа җиңел булмый. Үз кулы белән атын, тайчыгын, чанасын, арбасын, эшләп алган бурадагы игенен барысын да колхозга тапшыра. Дүрт  бала, кайсы сәкегә, кайсы сәндерәгә утырып карап торалар. Аларның күңеле ниндидер авырлык туганны сизенә. Йортта әйтеп аңлатып та  булмый торган тойгы урнаша. Алексей дәдәйнең сиздерми генә төнлә үксеп елаган чагы да күп була. Катлаулы авыр еллар. Тырышып тырмашып аякка басып килгәндә, тормыш тез астына суга. Алай да Алексей дәдәй бирешә торганнардан түгел. Нык неселле кеше ул. Тормыш дәвам итә. Көндез колхозда эшләсә, төннәрен таңга чаклы кешелергә тәрәзә рамнары ясап, пич чыгарып тормышны өстери. Татый түти дә гел аның янында чуала, кул эшләре эшли, иренә җинел булсын дип йорт эшләрен башкара. Ире бик тә акыллы, ялгыш кына да авыр сүз әйтми, сүгенми, күп вакыт әйтәсе килгән сүзен, яратуын да җырга сала. Тормыштан да зарланмый.

 – Минем ходай биргән олы бәхетем шул ул. – дип сөенеп яши Татый түти. Нинди балалар  үстерәләр алар. Федор бабасына охшаган, кара тутлы, кыйгач кашлы, кара калын озын толымлы Анна кызлары  бигрәк тә чая булып үсеп килә.

 

Федор бабай шунда туктап, махоркасын соңгы тапкыр суырды да, төпчеген кече учакка ташлады.

 – Менә кызым, күңелдеге  тарих китабым тәмам. Син бит минем акыллы оныгым, вакыт житкәч син аны дәвам итәрсң, – дип кабат оныгының шомырттай кара чәчләреннән сыйпады.

Әйе, әлбәттә дәвам итәр Анна, ләкин ул инде, аның  сикәлтәле, бормалы, әрнү, югалтулар аша узган гомеренең күңел китабына язылган үз тарихы булыр.   

 

Дүртенче бүлек

Анна түти килене Нина дәшеп ашарга дәшүеннән  күзләрен ачты.

Менә бит, төшке аш вакыты да җиткән. Торып кул-битләрен юып ире Александр белән кухняга юнәлделәр.

– Әни, хәлең авыраймагандыр бит?, – дип Нина килене борчылып сорап куйды.

 – И балам, без бит инде хәзер көзге көн кебек. Я болыт каплый, я кояш чыга, дип елмайды Анна түти. Озаклап табын артында чөкердәшеп ашадылар. Аннан бүлмәләрендә өстәлгә  куелган радиодан соңгы яңалыклар, татарча җырлар тыңлап арып китеп Александр бабай шунда ук йоклап та китте. Ә Анна түтигә йокы керми, ул үзенең күңел китабындагы хәтирәләрне барлый...

 

   Кичләрен әтисе җырлый-жырлый орчык, агач кашыклар сырлап-сырлап  җон кабалары ясый, Анна ара-тирә я, бабасы Федор тирәсендә бөтерелә, я әтисе янына килеп, йөз дә бер сорау биреп йөдәтә, сәкегә утырып кушылып җырлап та ала. Әтисенең эше беткәнен көтеп,  шунда мышнап йоклап та китә. Бабасы килеп башыннан сыйпап өстенә үзенңн җылы кайры тунын каплап куя. Тугыз яшь кенә булса да, Лена тутасы белән, йортта әнисенә, бик булышалар алар. Инештән ташып, малларга су чыгарып, идән-сәке юып тору алар өстендә. Бер көнне ашка бәрәңге чистартканда пычак тиеп Анна бармагын җәрәхәтли. Әрнеп елаган тавышка бабасы чыга. Канаган бармактагы ярага ул тиз генә морҗадан корым алып сылап, чүпрәк белән бәйләп куя. Анна тынычланып күз яшьләрен сөртә- сөртә сәкегә менеп утыра. Ә бабасы бик аптырап тормыйча бәрәңгене әрчемичә, юып кына, эре кисәкләргә турап ашка салып та җибәрә.

 – Кызым, шулай да тәмле була ул, - дип мыек астыннан мут елмаеп куя. сөртә

     Еллар авырлыгына карамастан балачакның матур вакытлары да күп. Алар онытылмый, татлы балачак мәңге тарих булып күңел китабына языла бара. Кышлар нинди генә салкын булмасын, бабасы салып биргән пичтәге ашны, яңа пешкән ипи белән ялтыратып ашап куйгач, тиз генә йорттагы   эшләрен башкаргач, киенеп Анна белән Иван тау башына йөгерәләр. Иң яхшы чана аларда, әтиләре ясап биргән. Аны җыйнаулашып таудан тартып менәләр дә, иптешләре белен төялеп кычкырып таудан түбән очалар. Олтан сапкан итек аслары бозланып, бияләйләр юешленеп беткәнче дөньяларын онытып караңгы тошкәнче уйныйлар. Күрше  Семен Манук, Укук Ольга, Санка, Дарья аның ин якын иптәш кызлары. Алар аерылмаслык дуслар, мәктәпкә дә бергә йөриләр алар, бер класста укыйлар. Аларга күрше малайлары да кушыла. Идай (Иван), Бәчук, Микулай алардан яшькә кечерек булсалар да буйга  кызлардан калышмыйча  алар белен сугыша-сугыша мәш килеп уйныйлар.

 

Кышкы салкыннарын артта калдырып табигать җир өстенә язның беренче нурларын сибә, кояш  нурларларыннан тубәдә кар эреп боз сөңгеләре барлыкка килә. Алардан көндез тып-тып тамчылар тама, яз кошлары чыркылдаша. Март аеның соңгы көннәре. Авыл халкы җиң сызганып язгы кыр эшләренә әзерленә. Алексей дәдәй балта остасы булганлыктан, колхозда ат арбасы төзеклеге, тырма, сәнәк саплары ясау, балта саплау бар да аның өстендә. Авылда җирдә дым беткәнче рәшә күтәрелү белән җир сөреп,  чәчүгә керешәләр. Чәчү бетүгә хуҗалыкта бәрәңге утырту башлана. Колхозның яшелчә бакчасы бар. Анда да авыл хатын-кызлары, балалар  кишер, чөгендер, кебестә, кыяр утырту белән мәш килә.

 Ун яшьлек Анна  букчасын кулында уйната-уйната,  иптәшләре белән шаярышып мәктәптән өйгә юл тота. Дүртенчене яхшы билгеләргә тәмамлап бишенчегә күчте ул. Сөенече эченә сыймый, кайткач бабасы Федорны да шатландырыр. Энекәшен дә  үзеннен  калдырмый . Ара-тирә артына борылып карап гел барлап тора.  Иван икенче классны бетерде.

Җәен йортта эш бик күп. Әниләре бүлеп биргән бакча чүпләрен чистарту, су сибү бала-чага эше. Таңнан торып баш күтәрми кичкә тикле эшләп йөргән ата-ананы  балалар күрми дә диялек. Челләдә балалалар чыр-чу килеп су буенда ята, инеш киң, агым су бик җылы. Ә кичләрен алар урам тутырып көтүдән кайткан мал-туарны барлый, каз-үрдәкне судан алып кайта. Әби-бабайлар капка төбенә чыгып каршы ала. Авыл гөрли.  Басудан эшләрен төгәлләп олылар кайта. Алар олы йортларда сыер савып, абзарларны ябып, йорт эшен бетереп өйгә керәләр. Казанда тәмле хуш исләр чыгарып  итле шулпа пешә. Шурликовлар гаиләсендә Федор бабай табынга  утырмыйча өстәл янына бер кеше дә килми, гадәте шундый. Татый түти шулай тәртипкә өйрәтә балаларын. Олыларга хөрмәт зур бу йортта. Анна Федор бабасы янына шыпырт кына кереп утыра, ашаганда да бергә алар. Кичке аш гаиләне берләштерә. Табында итле аш, пичтә пешкән ипи, каймак, сөт. Савытта әре шакмаклы шикәр. Берәү дә тәртипсезләнми, шулай  тыйнак кына, сүзсез, ашыкмыйча кичке ашны ашыйлар. Соңрак балалар урамга йөгерә, әле уйнап туелмаган. Ирләр капка төбенә җыелып рәшәткә буендагы бүрәнәдә утырып, авыл яңалыкларын уртаклашып, кемнедер сүгеп, я мактап  урамны яңгыратып көлешәләр.  Махорка тарталар. Караңгы төшкәч таралалар. Йортларда акрынлап утлар сүнә,  ә авыл төнге йокыга тала.

Яңа көн авыл халкына яңа мәшәкатьләр, ыгы-зыгы, кемгәдер борчу, я шатлык, сөенеч алып килә. Язгы кыр эшләреннән соң гөрләтеп симек бәйреме уздырыла. Сарсаз болынында  халык гөрләп тора. Уен, жыр-бию, шатлыклы тавышлар соңга хәтле яңгырый. Кичен яшьләр су буенда түгәрәк уены оештыра.

 

Аклы яулык бәйлә, дустым

Аклы яулык килешә

Аклы яулык бәйләгәннәр

Теләгенә ирешә.

Алыйк әле сарысын.

Сөйгәнеңә барырсың.

Сөеп-сөеп кавышмасаң,

Укенечкә калырсың.

 

 

Бишенче бүлек

Сугыш.

1941нче ел,  22 июнь. Авыл халкы гадәттәгечә кояш белән күтәрелеп, йорт эшләрен тәмамлап, кемдер  болынга  печән чабарга, кемдер фермага йөгерде. Шурликовлар гаиләсе дә колхозга эшкә китте. Анна уянып, бабасы янына килде дә, күзләрендә борчылу күреп  битеннән сыйпады:

 – Элле авырыйсыңмы бабай?

 – Бүген нигәдер  төн тынгысыз үтте. Күңел тыныч түгел, борчылам. Әбиең Начтук гомер булмаганны төшкә кереп йөдәтте. Бер уяндым, бер йокымсырадым. Миңа да якты дөнья белән саубуллашу вакыты җиттеме икән, – дип акрын гына сөйләнде. Аннаның күңеленә шом салды  Федор бабасы. 80яшен тутырганнан соң, еш ятып тора. Аның гомер буе авыр эштән талчыккан йөзе, ябыгып калган гәүдәсе ял сорыйдыр кебек. Аяк-кул буыннары сызлап интектерә. Федор тизрәк оныгын юатып:

– Кызым, кичә мңна әтәч төчкерде,  хәзер торып та булмый, – дип шаярды.

Аннага шул житә калды чыркылдап көлә-көлә бабасын чәй эчәргә чакырды. Тутасы Лена күптән иптәшләре белән чүп утарга киткән. Энекәше Иван сәкедә тәмләп йоклый.  Анна стенада эленгән көзгегә карап чәчләрен тарап үрде. Шомырт кара чәчле, кыйгач кашлы кызчык карап тора. Анна көязләнеп елмаеп куйды. Яңадан бабасы янына килеп утырды.

 Федор бабай да торып утырды. Бабасының җыерчыклы йөзендә борчылу.

 – Тиздән кадерлем Начтук янында булырмын ахры, –  дип тагын сөйләнеп алды. – Мин кызым гомеремдә үз бурычымны үтәдем. Биш балам сау сәламәт,   аякка басып, тормыш итәләр. Үги ана кулына да бирмәдем. Инде озак яшәдем  бу дөньяда, мәңгелек дөньяга китсәм дә ярый.

Анна бабасына сыенды да, кысып кочаклады.

 Әлле җәйге эсседәнме, әллә инде халык болынга китеп беткәнгәме, бүген авыл урамында гадәти булмаган тынычлык... Анна да урамга чыгарга ашыкмый.

Бабасы белән самовар эченә тезеп пешергән йомырка ашап, шикәрләп чәй эчтеләр. Бабасы үз урынына барып яткач, Анна күңелсезләнеп тәрәзә кырыена килеп утырды. Урамда ниндидер тынгызызлык белән ыгы-зыгы башланган кебек булды.  Ат арбасы җиккән Әндрей дәдәй нәрсәдер кычкырып узып китте. Нәрсә бу? Уяу Анна  тәрәзә төбеннен сикереп төшеп бабасы янына йөгерде. Федор инде торып ишеккә юнәлгән иде. Берер йорт янмый торгандыр ич, бигрәк тә кызу бит, Алла сакласын, – дип сөйләнде ул.

Шул ара капкадан ут капкандай  тыны бетеп Татый түти килеп керде. Керә керешкә:

 – Әтекей,  сугыш! Герман буген безге каршы сугыш башлаган, – дип өзгәләнеп кычкырды. Кузләреннән ачы  яшьләр тәгәрәде. Үзенә каршы йөгереп килгән кызы – Аннаны кочагына алды. Бишекте җиде айлык улы Метрей  тыныч кына йоклый бирде.

Анна сугышның ни икәнен аңлап бетермәде, әнисенең күз яшьләрен күреп иреннәре калтыранды. Ниндидер коточкыч хәл булганын сизде сабый йөреге. Капкадан тыннары бетеп Лена белән Иван  йөгереп кайтып керделәр.

 – Сугыш башланган, Герман безгә каршы сугыш башлаган!

 -– Нишләрбез инде әтекей! – дип Татый сәкегә утырды.

Күпне күргән Федор карт каушап төшмәде.

– Дөрес микән, тынычлан әле син, Татый. Алексей кайтсын әле, – диде.

Капкадан Алексей күренде. Йөзе житди. Өйге керүгә ул инде барын да аңлады.

-Борчылмагыз,  озакка бара торган сугыш булмас, тиз арада җиңәрбез, –  дип гаиләсен тынычландырырга тырышты.

Шул көннән илдә мәшхәр башланды. Немец бик тиз басып бара  дигән хәбәр гел килеп торды. Авылдан сугышка ирләрне көн дә озата тордылар. Колхозлашу елларын кичереп, акрынлап җайга салына барган авыл тормышы бер мизгелдә туктап калган күк булды. Көз көне Аннаның әтисен – Алексей дәдәйне дә военкоматка чакырып повестка тоттырдылар.

 – Борчылмагыз, бурада он күп, балалар ач булмас. Сугыш беткәнче җитәргә тиеш, – диде тынычландырыр өчен Алексей дәдәй.

Федор бабай бирешмескә тырышса да, күзләреннен яшь бөртекләре агып чыкты. Әле ике ай элек олы малае Ананийны озатканнар иде бит.  Йөрәге кысып куйды.

Татый түти төн утырып үксеп елап  иренә юл капчыгы әзерләде. Күлмәк-ыштан, бәйләгән йон оекбашлар, бияләй, ипи, шикәр, аз гына булса да дунгыз ите куйды.

Таң аткач кузгалалар. Анна әйтерсең лә тиз арада олыгаеп китте. Әтисе белән аерылышуны күз алдына да китерә алмады ул. Озакка китәрме әтисе, алар нишләрләр икән аннан башка? Ник әнисе шулай елый инде? Яраткан Федор бабасы ничек башын игән? Шул борчулы уйлар белен Анна йоклап китте.

Алексей дәдәй гаиләсе белән саубуллашты, йоклаган балаларын кочты. Сизгер  Анна уянып әтисен кочып алды да, үксеп елап  мендәргә капланды. Алексей дедей авылдан берничә ир-егет белән Арчага юл тоттылар, шунда военкомат, тимер юл станциясе.

Авыл бушап калды. Ирләр башкара торган эшләр колхозда хатын кыз, карт коры, бала-чага өстенә күчте. Ачы сугыш сабыйларның бәхетле балачагын алды.

 

 Алтынчы бүлек.

Анна түти күзләрен ачып тәрәзәгә күз салды.

Көн кичкә авышкан. Тагын уйларга, бетмәс хатирәләргә чумды...

Нинди генә авыр булса да, тормыш дәвам итә. Сугыш авыл халкын берләштерә. Кич талчыгып, арып кайткан хатын-кызлар, кичләрен күршеләрендә җыелып, сугыш хәбәрләрен тыңлыйлар. Авылга кайгылы, сугышта һәлак булганнар турында хатлар килә тора. Хәсрәт Шурликовлар гаиләсен дә урап узмый, 1943 елның көзендә, Федор бабайның уртанчы улы Ананийның батырларча һәләк булуы турында хат килеп төшә. Авыр кайгыдан Федор бабай  мантый алмый. Өч ай урын остендә авырып ятканнан сон, дөнья куя. Беренче тапкыр үлем күргән Аннага бу бик авыр була. Федор бабайны җирләп күп тә үтми, авылга тиф хастасы килеп керә. Якындагы Урыс Казысы больницасына озатылган авыручылар аннан  кире кайта алмый...

 Татый түти иртәнге малларны карап кергәч тә, үзен бик начар хис иткәнен сиздермәскә тырыша. Ул авыр чир йокканын сизенә. Башына мең дә бер уй: балалар нишләр? кемгә калыр?

Башкасын ул бик хәтерләми. Бары тик тиз арада килгән фельдшер Никулай дәдәйгә инәлеп ялварганы истә калган:

 – Никулай, Алла хакы өчен мине озатма бульнискә. Өйдә үлсәм, зиратта  каберемне белерләр ичмасам, – дип инәлә. Никулай дәдәй, эндәшми генә булган даруларны калдырды да, башын иеп ишеккә юнәлә.

12 яшьлек Анна, тутасы Лена белән мал туар карый, пичкә бәрәңге тәгәрәтеп, үзләреннән   кечкенә ике энесен ашаталар. Татый түти аңга килә алмый, аның хәле бик авыр. Күршеләре Сандруш әби белән Настук түти кичкә аны сакларга керәләр.

 – Булмас инде, терелә алмас инде. Әнә бит тырнаклары да күгәрә башлады. Балаларны кая куярлар икән?, – дип сөйләнәләр. Уяу Анна куркып елап:

 – Әни үлми, ул терелә! Ник алай сөйлисез дип, – ачыргалана. Никулай бабасынын:

 – Гел кайнар чәй эчерергә кирәк, – дигән сүзләрен  исенә төшереп, самавырга барып ябыша. Су салып, шакмак тутырып, чәй кайната. Әнисе кышка әзерләгән мәтрүшкәнең кая икәнен белә ул. Нәзек куллары белән олы чәйнектә чәй пешерә. Йокы кача. Төн буе әнисе янында була. Әнисенең авызына  кашыктан гел  мәтрүшкәле чәй салып тора. Тирләгән киемен тутасы белән гел алмаштырып торалар. Икенче көнне кичкә, бер атна аңсыз яткан Татый түти ыңгырашып таң алдыннан күзләрен ача. Аннанын сөенече эченә сыймый.

Бик авырлыклар белән, ун көннән соң, Татый түти акрынлап ишек алларына чыгып йөри башлый. Йортка акрынлап ямь керә.

  Сугыш  халыкка хәсрәт кенә түгел, ачлык та китерә.

 – Идайга гел-гел ипи бирәләр, миңа бирмисез – дип елаган кече улы Метрейнең сүзләре, Татый түтинең йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра булып  уелып кала.

  Идайнын энисе колхозга ипи сала шул......

Күп югалтулар, кайгы хәсрәтләр китергән сугыш 1945 елда туктаса да, Алексей дәдәй тиз генә кайта алмый, ул Казанда алты ай хәрби складлар саклый. Татый түти айга ике тапкыр иренә ашарга, кулмәк-ыштан, йон оекбашлар кирәк-яраклар алып бара. 35 чакрым Арчага тикле җәяү, аннан поезд белән Казанга юл тота.

 Авырлыклар белән булса да акрынлап тормыш алга атлый. Сугыштан исән кайткан ир- атларга ял булмый, алар  колхозда эшлиләр. Ильич исемендеге колхоз зур, биш  авылны: Янсуар, Талкыш, Тегермән тауы, Түбән авыл, Раевканы  берләштерә. Янсуар  төп авыл. Анда  унеллык мәктәп, клуб, фельдшер бүлеге, авыл советы, колхоз идәрәсе, бар да шунда.

Сарык, сыер фермалары, яшелчә бакчалары, ындыр табагы, складлар.

Алексей дәдәй дә гаиләсе янына кайта. Йортта җимерелгән абзар-кура, рәшәткәләрне азрак рәтләгәч, колхозга керә. Сугыштан кырысланган йөрәге акрынлап эри бара, балаларның шатлыклары эчләренә сыймый. Әтиләре исән-имин кайткан. Нинди зур шатлык. Олы тутасы Лена да тормышка чыга, ире  сугыш герое – Динис Әлексей.

   Аннага  да 15 яшь. Күз явын алырлык матур: кара күзле, кыйгач кашлары, биленнән дә узган озын толым чәчләре. Нәфис гәүдәсе, җитезлеге, уңганлыгы бар кешене дә сокландырырлык.

 Җиденче булек

Анна түти шул мизгелдә яшьлегенә кайткандай булды. Елмаеп эченнән генә күңеле омсынды...

18 яшь тулар тулмас колхоз авыл яшьләрен  юл төзү, урман кисү эшләренә йөртә башлады. 19 яшьлек Анна да кичтән әзерләп куйган юл капчыгын күтәреп юлга чыга. Авыл яшьләре белән 17 чакрымдагы  Колбагыш, Үри, Тәмте авылларыннан ерак булмаган урманнарда алар агач кисәләр. Квартирга кереп, иртәнге таңда торып, көн озын арып, кайтып егылалар. Әле ашарга да пешерергә кирәк. Яшьлек үзенекен итә. Клубка да чыгасы килә. Анда уен-көлке, гармунга җыр-бию күңелдән китми:

Җыр башлаулары кыен.

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,

Күңелле булсын уен.

Биек тау үзәннәре

Авылларны ямьләндерә

Башка авыл гъзәлләре.

Аякларыңда итек

Урталарга чыгасың да

Торасың матур итеп.

 

Аннан китә егетләр белән җыр атышу:

Төягән дегет икән,

Чәчең үрләргә сибелгән

Мировой егет икән.

Яктыдыр электры

Менә шушы була инде

Кызларнын директоры.

...Ферма әтәчләренә.

Кызыкмагыз егетләрнең

Майлаган чәчләренә.

 

Еллар уза. Аннаның ирләргә дә авыр булган эштә җигелеп эшләвенә әтисенең йөрәге сыза. Буйга да бик нәфис, тал чыбыгы кебек.

 

Беркөнне Анна кичке уенга җыена. Көзгегә күз сала. Матур итеп үреп салган ике калын толым чәчләре, кызыл озын кулмәге ничек килешеп тора. Аягында матур итеп үргән яңа чабата. Матур моңлы тавыш белән борын эченнән җырлап та ала.

Су буенда инде гармун тавышлары ишетелә. Энесе Иван оста гармунчы.

Иптәш кызлары белән Анна су буена юл тота.

Сигезенче булек

Анна түти гомеренең иң гүзәл мизгелләрен күз алдына китерә.

 Өч ел диңгез флотында хезмәт итеп яңа гына кайткан куркәм, чибәр  егет Александр  су буенда ут күк бөтерелеп, җырлап-биегән  Аннага күз салды. Энҗе кебек тигез, ак тешләрен җемелдәтеп Александр Аннага  елмайды. Күзләр очраштылар...

Озак та үтми, җәйге матур көннәрнең берсендә Анна Чокырлар нигезенә килен булып төшә. Кайнанасы – Анный түти, Шүрлекләр белән кодалашуына бик куана. Авылда  Усал Анный дигән  даны чыкса да, төпле, акыллы хатын егерме яше тулар тулмас киленен мендергә бастырып, якты  йөз белән каршы ала.

Ике тәрәзәле кечерәк йортта берсе артыннан берсе сабыйлар туа. Дөньяга  дүрт бала: Галя, Лиза, Николай, Ольга туа. Анный түти оныкларына куана. Оныклары берсеннән- берсе тере.

– Туа торсыннар, сау-сәламәт була күрсеннәр, саннары тигез булсын. Үз бәхетләре белән булсыннар, – дип тели Анный түти. Киленен бер кемнән дә рәнҗеттерми, сүз дә әйттерми. Ул аны үз баласы кебек кабул итә. Уңган шул килене: тегү, эрләү бәйләү, киндер дә суга белә. Тик бик аз сөйләшә. Аралашырга яраткан кайнана, бик аптырамый, Татый кодагыен гел чәйгә чакырып сәгатьләр буе гәпләшәләр.

   Аннаныж ире Александр колхозда бригадир булып эшли. Шул арада Теләче район үзәгендә халык судында “антлы утырышчы” да булып тора.

Сугыштан соң колхозда ирләр аз. Хатын-кызлар белән эшләве җиңел түгел. Иртә таңнан төнгә чаклы гел басуда, кырда. Яшь кенә яңа килгән колхоз җитәкчесе Гәрәй Исламович  белән алар бер- берсен аңлап, тату эшлиләр.

   Һәрбер заманның уз законнары. Бигрәк тә сугыштан соң чорлар кырыс. Хаталар кичерелми. Сак булуны тәлап итә... Кеше берсе өстеннән берсе әләкләү дисеңме, аноним хатлар язумы, эштә аяк чалулармы, барысы да була.  Тырышып эшләп йөргән көчле ихтыярлы, акыллы Александрга да авылда  партком хезмәткәрләре белән уртак тел табу авырлаша. Туры сүзле, хак сөйләве, усаллыгы, кырыслыгы да бар. Әсүк Иван белән утырышта  сүзләшеп китә алар. Имеш “колхозда урлау башланган, колхоз печәнен дә арба төбенә салып кайтучылар бар икән”.

Тикшерергә кирәк дигән карар чыгаралар.

 Ә менә кемнәрдән башларга?

 1959 елның 30 декабрь кичендә Чокырларга өй ишеген каты шакылдатып, партком членнары, Әсүк Иван белән бергә тикшерү керә. Имеш ат белэн печән кайтарганнар...

Алар абзарга юл тота. Тезмәгә менеп бөртекләп, һәрбер почмакны тикшерәләр. Кемдер тезмәдә караңгы дип   шырпы сыза башлый. Ерак та тормаган колхоз председателе килеп җиткән иде:

Әй егетләр, сез ни эшлисез, шырпы белән тезмәдә шаярырга ярыймы? – дип каты шелтәләп ала.

  Тикшерергә кергән халык берни тапмый башын иеп чыгып китә.

Төн уртасы.

Урамда  ачыргаланып:

 – Янасыз бит! – дигән тавышка Анный түти, Александр, Анна куркынып уяналар. Ут абзардан чыгып, тиз арада  өйгә күчә, ишекне капларга өлгерә. Александр  урындык белән тәрәзәләрне бәреп ватып, балаларны килә башлаган халыкка бирә. Көч-хәл белән өйдән чыгып өлгергән гаилә, кышкы салкында өйдән энә дә ала алмыйча, урамда кала.

Абзарда буаз сыер, мал-туар, бар да яна. Котычкыч фаҗига.

Гаилә җыелып Аннаның туган йорты – Шурликовларга күченә.

Күпне күргән, авырлыкларга бирешмәс Анный түти икенче көнне колхоз председателе бүлмәсенә юл тота. Ут чыгуның сәбәбен барысы аңласалар да, бер кеше дә партком членнарына гаеп ташламый.

Яз соңга калып килсә дә Александр Борчаклы Яз урманчылыгыннан агач яздырып кайта.

Йорт салырга колхоз булышам дип ашыгып тормый. Алексей бабай кызы Аннаны кызганып йөрәге әрни. Нишлисен, бала бит. Ул булышмаса, кем аларга булышыр?!

Аннаның әтисе Алексей  дәдәй, кайтаркан агачлардан язлыкта җиң сызганып бура эшләргә керешә. Энесе  Иван да балта остасы. Өмә ясап бураны кутәрәләр. Тәҗрибәле бабай өйнең нигезен, үзе генә белә торган серләе белән эшли. Балалар туңмасын, кыш көне идән җылы булсын дип тырыша. Анна өй салганда авыр күтәреп кан коелып урынга егыла. Янында олы кызы Галяның, җылап сыенганына, аңына килгән Анна  иң беренче килгән уе: “Бирешмәскә, ничек булса да аякка басырга, балалар ятим булырга тиеш түгел. Мин бирешмәячәкмен, – дип тормышның итәгенә ябыша.

Уйнап йөргән алтын чәчле яшел күзле Ольганы кочагына алып кысасы килә. Хәлсез кулларын сузып сабыен үзене чакыра. Балалары берсеннән-берсе матур.

 Тугызынчы булек

Килен булып йөргән, яшь чакларын искә алган, олыгаеп килүче Анна уйларыннан арынып  ире Александрга дәште:

– Йоклыйсынмы әле?

 – Юк, узган гомерне уйлап ятам. Гомер бик тиз узса да заяга узмады, әйеме Аннук, матур гомер кичердек синең белән. Сикәлтәле булса да, сынмадык, сынатмадык.

Ул хатынына яратып шулай Аннук дип дәшә.

 

Әйе. Тормыш сынауларын алар бергә кичерделәр. Ире Александр ныклы терәк булып яшәде.

Көзгә йортны җиткереп керделәр. Зур, биек итеп салынган йортка бәхет иңде. Гөрләтеп  өй туе уздырдылар. Тагын ике кызлары – Лена һәм Марияне алып кайттылар. Тормыш җайга салына башлады. Авылларга электр утлары тартылды. Фермаларда, мал-туар үрчеде. Илич колхозы елдан-ел кутәрелә, халык мул тормышта яши. Хәр кайсы матур итеп йорт сала. Янсуар тирә-якта данлыклы авылларның берсенә әйләнә. Яңа клуб, медпункт, яңа идәрә йорты, фермалар төзелә. Кырларда яңа техника эшли. Өч йөзгэ якын йорт авылда.  Әйтүе ни  тора!

Александр  белән Аннаның балалары мәктәпне тәмамлап шәһәргэ китә башлыйлар. Анный әби авырып урын өстенә кала. Киленен бик яратты ул. Эч серләрен дә Аннага гына сөйли иде. Алты ай, аны  килене карады, балалары булышты, урын-җирен чиста тотты, тәмле ризыклардан өзмәде.

 – Кызым да син, киленем дә син булдың, мин  мең бәхил дип – дип аркасыннан сөя торган булды. Алты оныгын да бик яратып, карап үстерешергә булышты. Аннук әби үпкә өянәге(астма) белән яшьтән җафаланды. Җитмеш яше тулар тулмас якты дөньяны калдырып китеп барды. Ә тормыш дәвам итә.

Олы кызлары тормышка чыгып, Казанда Нагорный бистәсенә үзлеренә йорт төзеп урнашалар. Ире Илья белен өч кыз үстерәләр. Икенче кызлары – Лиза Казанда укып, экономист булып эшли Яшьли яратып йөреп, өйләнешкән Ринат белән ике ул тәрбияләделәр. Ольга да Казанда укып технолог профессиясе алып Йошкар-Ола шәёәрендә ике ел эшлщп кайткч, үз тормышын булдырды. Алар да гаиләсе – ире Петр һәм ике кызлары белән Нагорный бистәсендә яшиләр. Лена кызлары тегүче профессиясе алды. Ире Павел белән, тырышып йорт җиткезеп, Нагорный бистәсендә гомер итәләр, кызлары бар. Кече кызлары мин – Мария дә үземә ошаган профессия алып, комбинатта технолог булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Тормыш иптәшем Алексей белән ике кыз үстердек.

Уллары Николай, армия сафларында хезмәт итеп кайткач та, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап,  авылда инҗенер булып эшли. Өйләнеп, тормыш иптәше Нина белән авылда яшиләр, балалар үстерәләр.

 

Шулай җайга салынган илдә, көтмәгәндә кискен үзгәрешләр башлана. Илдәге вакыйгалар халык тормышын нык катлауландыра. Колхозлар акрынлап бетә. Яшәү шартлары, халыкка эш кими, эше булганның хезмәт хаклары  яртышар ел бирелми.

Озак киңәшләшкәннен соң, уллары Николай гаиләсен авылда калдырып, Казан шәһәренә китә. Җинел булмаган чорда, уллары Николай  Яңа Наратлык бистәсендә җир алып,  йорт җиткерә. Авылдагы йортны да ташламый.

 

 

2006 елның көзендә авылдагы йортны ябып, Николай, әти-әнине, тормыш иптәше Нинаны  Казанга яңа җиткергән зур  йортка  җыеп алып килә. Балалары уку йортларына укырга керә.

 

Ахыры.

(Фотода: Александр һәм Анна)

Әнием Анна белән әтием Александрга язмыш тагын бер сынау бирә. Җинел булмый аларга туган газиз нигезләрен калдырып, шәһәргә китүләре. Беренче елларда ямансулаудан йөрәкләр  сыкрый. Сиздерми генә елаган чаклар күп булгандыр. Киленнәре Нина белән тату яшиләр. Ул гел юата. Бакча башында гына без яшибез. Аларга көн дә диярлек кереп йөрибез. Матур көннердә бакчада утырабыз. Чәй янында әниебез үзенең бик тә матур моңлы тавышы белән җырлар җырлый:

 – Әйт авылым, кайда соң моң,

Моң кайда соң, әйт, урам.

Аулак өйле һәм гармунлы

Яшьлегемне сагынам.

Җәйге коннәрдә,  елга бер тапкыр алар авылга зират цстенә кайтып киләләр. Үзләре яшәгән йортка да туктыйлар. Хәзер  анда башка кешеләр яши. Шулай да туган нигезгә карагач күңел сөенә. Йорт ташланмаган, карап торалар. Тыштан буялган, рәшәткәләр дә нинди матур. Тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк ата.

Еллар узган саен ияләшә бардылар. Тик бу дөнья мәңгелек түгел шул. Әти белән әни бергә алтмыш җиде ел гомер кичерделәр. Әти 92 яшендә, ә әни 87дә мәңгелеккә күчтеләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев