Кр. Баран авылыннан Елена Скворцованың якыннары турында язган истәлекләре
Алексеевск районының Кр. Баран авылыннан Елена Скворцова якыннары турында күп истәлекләр язган. Үзе язган шигырьләре дә бар аның.
Кулак җырак бабай.
Кыңгыраулы пар атларда
Бабам баргандыр туйларга.
Кулак булып сөреләсе булгач,
Белмәгәндер нәрсә уйларга.
Әниемнең әтисе безгә җырак бабай була. Мин аның турында язарга булдым. Безнең бабай бик тә зирәк, тырыш, уңган кеше булган. Туйларда, Нардуганнарда матур итеп җырлаган. Җырак әби 12 бала тапкан, шуның 1се – малай, калганнары – кыз. Ул малай да 14 яшендә, ат йөздергән вакытта, суга батып үлгән. Бабай кызлар белән генә торып калган. Алай да сынмаган, сыгылмаган. Бер ялчы да тотмаган, үз көнен үзе күргән. Өй җитештергән. Яңа өйгә керәбез генә дигәндә, әбинең энесе (сельсовет председателе) килеп, “Кулаклар исемлегендә сез дә бар, иртәгә сөргенгә озаталар сезне”, – дигән. Ничек тә төнлә ычкынырга кирәклеген аңлаткан. Әби белән бабай, 12 яшьлек кызларын алып, Нижний Новгородка киткәннәр, ә аларның олы кызлары тутай белән җизнәсе янына барып сыеналар. Авылда, иртәгесен килеп, әби белән бабайны таптыралар. Әни авылда калган була, аңа тимәсләр дип уйлыйлар. Аңа ул вакытта 14 яшь була. “Әти-әниең кайда?”дип, әнине мылтык белән куркытып сельсоветка алып төшеп ябалар. Шуннан китә талау, йорттан бары стена гына кала, бөтен әйберне ташып бетерәләр. Ике көн тоткач, әнине чыгаралар. Кая барып сыенырлыгы да булмый аның. Бабайларның кая икәнен белми. Күпмедер вакыттан, Мәскәүдәге чыбык очы туганнары алып китә. Хатыны Кремльдә эшли. Ире авырый торган була, әнине нәнкә итеп тоталар. Начар яшәми ул анда. Муса Җәлил белән төшкән гаилә фотолары да саклана иде. Җәлил аларга килеп йөргән.
Әтиләре авылга кайткач, әни дә кайткан. Кияүгә чыккан. Юклык чоры... Әти урманда тирләп эшләп, җиргә ятып торган да, чир эләктергән, шуннан айный алмаган. 1941 елны үлеп киткән. Әни өч бала белән торып калган. Бер кашык оны да, бәрәңгесе дә булмаган. Шуннан бабай белән әби әнине үзләренә сыйдырганнар. Бабай колхозга кермәгән, 15 сутый бакчасында, күп төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстергән.
Елена Скворцованың каенанасы турындагы язмасы.
Сугыш башланганда әнинең 6 баласы була. Каенатамны сугышка алып китәләр Укый-яза да, русча да бер сүз белми. Авылда ачлык-ялангачлык хөкем сөрә.
Бер көнне авыл хатыннары урманга себерке әзерләргә китәләр. Алар каршысына сакал-мыек баскан мужиклар килеп чыга. Бер хатынны эләктереп калалар, калганнары качып өлгерә, соңрак ул да котыла. Милицияләр, авылның нәчәлникләре хатыннарны җыеп сорау алалар. Калучы хатын, бу кешеләрдән берсенең Шәрәп Александрына охшаганлыгын хәбәр итә. Шуннан әнигә тынычлык бетә, көн саен чакыртып сорау алалар, ирең кайтып йөрмиме, янәсе. Үзегезне дә төрмәгә ябабыз дип, базга, идән асларына салып газаплыйлар. Көне-төне сак астында яшиләр. “Кырда эшләгән кешеләр, иген башагын уып булса да ашадылар, ә минем балалар ач булды, – дип сөйли иде каенанам – Балаларга да тынычлык булмады, төн уртасында уятып, сорау ала иделәр. Әтиегезнең кайтып йөрүен әйтмәсәгез, үзегезне алып китәбез, дип куркыттылар”.
Ачлыкның шундый чигенә җитәләр, берсендә олы уллары крис тотып керә (күсе), үләннәр белән бергә шуны да салып пешер әле, ди нәнәсенә. “Ачка үлсәк тә, аны ашамыйбыз”, – дип җавап бирә әни. Газапланып берничә ел яшиләр алар. Авылда Бәчкә исемле комиссар була. Ул сугыш барганда каенатам белән очраша, шуннан соң авылга “Александр дезертир түгел,ул – сугыш кырында, Аннаны тынычлыкта калдырыгыз”, – дип хат яза.
Авылыма
Яшәдек без шушы авылда,
Балалар да үстердек.
Яхшысын да, яманын да,
Шушы авылда күрдек.
Оныта алмыйм бер генә дә,
Лагерь буйларын,
Әрәмәдә матур итеп
Кошлар сайравын.
Оныта алмыйм җәйгә чыккач,
Яңгыр яуганын.
Яңгырдан соң йөгерә-йөгерә,
Гөмбә җыйганым.
Июль җиткәч китә идек,
Печән чабарга,
Кайсы тирәләргә барып,
Печән табарга?
Сентябрь җиткәч тотынабыз,
Бәрәңге алабыз,
Балаларны булышырга көтеп алабыз.
Иртән эшкә чыгып китә идек,
Салкын буранда.
Балаларыбыз чыгып туңмас микән,
Зәхмәт урамда.
Белмим, кабул булгандырмы, безнең теләкләр.
Резинка итегенә ябышып,
Ката иде аяклар.
Кагылып та, сугылып та, үскән җирем, яшим әле.
Чирләрдән шиңгән җилкәмне,
Бераз турайтам әле.
Ташланды бит лагерь урыны,
Агачлар үсә...
Шул агачларга карап,
Гомерләр бик тиз үтә.
Аня кызыма
Ходай миңа бер кыз
Бала бүләк итте.
Кызым җаным, балам,
Минем бердәнберем,
Тормышыңда балаларың,
Белсен кадерең.
Тәтәңнең дә син яраткан кызы идең,
Безнең өчен күз өстендә кашлар идең.
Тәрәзә төбем гөл генә,
Су сиптем үзем генә.
Гөлләр үсәр, тормыш дәвам итәр,
Сагынып саргаермын мин генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев