Көзге уңышны — югалтуларсыз
Питрәч һәм Кукмара районнары игенчеләре урып-җыю чорында кырдан кайтып керми.
Җылы җәйләрдән соң, адәм баласы әкренләп көзгә аяк басканын сизми дә кала. Август — җәйнең алтын көзгә илтә торган иң серле, иң юмарт, иң мул ае. Бу көннәрдә авыл халкының хуҗалыгына олау-олау мал керә. Җаның ни тели, барысы да бар. Бакчаларда — алма, груша, слива, кишер, чөгендер, суган; урманнарда — гөмбәләр, басуларда арыш һәм бодай өлгерә. Нәкъ шушы айда иген кырлары алтын төсенә керә. Ә аның бәһасе тагын да кыйммәтрәк, чөнки табын түрендәге ипекәйнең язмышы шушы басулардан башлана...
Быел август уртасында республикабыз игенчеләре ике миллион тонна ашлык җыеп алган. Бу — барлык мәйданның яртысында эш төгәлләнгән дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 27 центнер тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда, 10 центнерга кимрәк.
Билгеле булганча, быел һава торышы уңышка шактый зыян салды. Яз ахыры — җәй башы салкын һәм кыраулы килде. Соңыннан эссе һәм корылык булды. Тик шуңа карамастан, күрсәткечләр начар түгеллеген әйтә авыл хуҗалыгы белгечләре.
Басуларда эш тулы куәтенә кайный
Игенчеләрнең эше иртәнге сигездә башлана, кичке унда гына өйләренә кайталар. Комбайннар артта матур салам рәтләре калдыралар. Узган ел август башында урып-җыю эшләренә керешкән генә булсалар, яз иртә килгәнлектән, быел инде ул тәмамланып килә. Үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча келәтләргә урнаштыра баралар.
Питрәч районының авыл хуҗалыгы идарәсе белгече, карендәшебез Виталий Чернов бу елгы уңыш турында түбәндәгеләрне сөйләде:
— Мин Кибәч авылында туып-үстем. Авыл малае буларак, яшьтән үк туган җиргә, иген кырларына, табигатькә сокландым. 1998 елда авыл хуҗалыгы академиясен тәмамладым, 2013 елга кадәр авыл хуҗалыгы системасында эшләдем. 2013-2019 елларда әлеге хезмәтемнән китеп торырга туры килде. Тик, җир үзенә тарта дигәндәй, яңадан үз туган ягыма, үз һөнәремә кайтып тотындым. Хәзерге вакытта районыбызда барлыгы 54 комбайн эшли, шуларның 42се — бөртекле культуралар, ә калганы рапс һәм горчица ура. Бүгенге көндә (15 августка) 55 процент уңыш җыелды. Ул барлык мәйданның 16 мең 380 гектарын тәшкил итә. Суктырылган бөртеклеләр — 48 мең 200 тонна. Бер гектардан уртача 29,4 центнер уңыш алынды.
Киләсе ел уңышына нигез салалар
Көздән чәчеп калдырган уҗымнарның уңышы быел күбрәк, шунлыктан биредәге хуҗалыклар былтыргыга караганда көзге уҗым культураларын күбрәк чәчәргә планлаштырганнар.
«Инде 1 мең 700 гектар чәчелде дә. Барлыгы 11 мең гектар мәйдан тәшкил итәчәк. Елның яңгырсыз булуын исәпкә алып, уңышны начар дип булмый. Игенчеләрне яздан бирле табигать сыный быел, җир коры. 5 майда 25 миллиметр яңгыр яуды, шуннан бирле дымның туфракка тиешенчә кергәне булмады. Культураларны тамырдан һәм яфрактан ясалма тукландыру уңышны саклап калырга булышты. Корылык кына түгел, әле кырау төшүләр дә булды. Алар уҗымнарга нык тәэсир итте, стресс ясадылар дисәк тә буладыр. Басуларда иген тиешенчә үссен өчен, хуҗалыклар җәй буена ике-өч тапкыр кирәкле препаратлар, микроэлементлар комплексы белән тукландырдылар. Шуның нәтиҗәсендә, уңыш әйбәт. Игеннәрне вакытында җыеп алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Техникабыз да, әзерлекле кадрларыбыз да сыната торганнардан түгел. Хәзерге вакытта табигать шартларының да уңай торуы игенчеләребезне эшкә дәртләндерә. Шулай ук, уңышның да гектарына 27-30 центнердан ким булмавы сөендерә», — дип дәвам итте сүзен Виталий Николаевич.
Иң җаваплы чор
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән танышуны «Кукморагрохимсервис» җәмгыятенең «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгында дәвам иттек. Үсемлекчелек хисапчысы Елизавета Федорова 2007 елдан бирле монда эшли: «Сәүдә системасында эшләгәннән соң, шушы хезмәткә тотындым. Бик яратып, туган ягым өчен горурланып эшлим. 2000 елның 21 июнендә оештырылган «Кукморагрохимсервис»- ның генераль директоры — Валерий Тимофеев. Ә «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгы директоры — аның бертуганы Анатолий Тимофеев. Икесе дә үзебезнең керәшен егетләре.
Барлык чәчүлек җире 3 мең 39 гектар, шуның 1 мең 439 гектарында бөртекле культуралар игелә. Хуҗалыгыбыз яхшы, үзебез өчен иң матуры — безнең кырлар. Комбайнчылар һәр сәгатьне түгел, ә һәр минутны кадерләп эшлиләр», — диде дә аларның үзләре белән таныштырды.
Комбайнчы Борис Мамаев: «Игенче хезмәтенә мәхәббәт әтием Николайдан киләдер. Чөнки ул озак еллар механизатор булып эшләде. Мин 4нче класста укыганда ук, әтигә булышып, техникада йөри идем. 2001 елда кыр корабына утырдым, шуннан башлап — игенчелектә. Бүгенге көнгә АКРОС комбайнында 882 тонна ашлык суктырдым. Хәзер авыл хуҗалыгында эшнең иң тыгыз вакыты, көннәр уңай торганда барысына да өлгерергә кирәк. Комбайнчы хезмәте җиңел түгел, әлбәттә, әмма алтыннан кыйммәт ашлыкны җыю үзе зур бәхет, ел саен ашкынып урып-җыюга тотынабыз. Зарланмыйбыз, хезмәтебезгә күрә, вакытында акчасын алабыз», — диде.
Иван Сафаров август уртасына ДОН 1500 комбайнында 682 тонна ашлык суктырган.
«Мин 1979 елдан туган авылым кырларында инде, тракторда эшләдем, 1984 елдан бирле комбайнчы (озакламый юбилей дип, көлеп куйды ул). 1985 елда механиклыкка укырга кердем, биш ел колхоз мастерскоена җитәкчелек иттем. Күп хезмәт куеп үстерелгән ашлыкның бөртеген дә исраф итмичә җыеп алу — авыл хуҗалыгы тармагының иң җаваплы чоры. Аның өчен, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы техникасын алдан әзерләп кую таләп ителә. Быел корылык булганга басулар мул уңыш белән сөендерә алмаячак, дип борчылган идек. Шулай да ашлык елдагыдан күпкә ким булмас, дип өметләнәбез. Безнең алда һәр башакны, һәр бөртекне җыю бурычы тора, һава торышы гына әйбәт булсын», — диде Иван Николаевич.
Игенче хезмәте авыр һәм мактаулы. Хәзерге вакытта илебез иген басуларын кыр корабларында иңләгән һәр игенчегә уңышлар теләп калыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев